Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • “Сугыш кына була күрмәсен...”

    Кибет ишеген ачып керүгә, йөзеннән нур бөркелеп торучы олы яшьтәге бу ханым иң әүвәл ипи сата торган бүлеккә юнәлә. Җәүһәрия апа өчен бу якты дөньяда ипидән дә кадерле нәрсә юк. Балачак елларында Ленинград блокадасын, кешеләрнең үзәгенә үткән ачлык газапларын кичереп тә исән калуын могҗиза дими, тагын ни дисең. Шуңа күрә...

    Нинель САДРИЕВА
    Җәүһәрия Җиһаншинаны Татар Такталы һәм Ямбакты авылларында яшәүчеләр әле дә әйбәт хәтерли торгандыр. Чөнки ул ире Тәлгат Хәсият улы белән шушы авылларда яшәгән һәм мәктәптә балаларга тарих, география, ботаника, зоологиядән белем биргән. Эшен яраткан укытучыны бар да хөрмәт иткән. Әмма тормыш гел син дигәнчә генә бармый. Ире үлгәннән соң, Җәүһәрия апага Казанда яшәүче балалары янына күчеп китәргә туры килә. Шулай да үзе өчен якын һәм кадерле як белән элемтәләрне өзми. Балачак һәм авыр сугыш белән бәйле хатирәләргә караганда, мәктәптә балаларга белем биргән еллар турындагы истәлекләр аның күңеленә аеруча кадерле…
    Җәүһәрия апа 1932 елда Чистай районының Кутлушкино авылында туган. Гаиләләре Ленинградка күченеп киткәндә аңа нибары дүрт кенә яшь булган. Сугыш башлану белән әтисен һәм абыйсы Зиннурны фронтка алалар. Әнисе ике бала белән ачлыкка дучар ителгән Ленинградта кала. Кечкенә булса да, коточкыч сугыш чоры кыенлыклары аның хәтеренә берничек тә югалмаслык булып уелып калган.
    Җәүһәрия апа әле дә бомбага тотар алдыннан колакларны тондырып улаган сирена тавышын, аннан шуңа кушылып ут яудыручы немец самолетлары гүелдәвен оныта алмый. Хәрби киемле кешеләрнең фатирдан-фатирга йөреп, тәрәзәләрне яхшырак томаларга кушуларын еш күз алдына китерә.
    Җәүһәрия апа сөйләвенчә, ленинградлылар яндыргыч бомбаларны сүндерү өчен йорт түбәләрендә чиратлашып дежур торган. Аларның йорт ишегалдында окоп казып куйганнар, урамның икенче ягында бомбоубежище булган. Бомбалар ерактарак шартласа, шул окопка төшеп качканнар, ә инде шартлау тавышлары якында гына ишетелсә, тиз арада бомбоубежищега йөгергәннәр. Бервакыт, әниләре дежур торганда, Зиннәтулла да аның янында булган. Янәшәдә генә төшеп шартлаган бомба күршедәге йортны бөтенләй җимерә. Әллә инде куркудан, әллә көчле шартлаудан Зиннәтулланың колагы саңгыраулана һәм ул сөйләшми башлый.
    Шәһәрдә азык-төлек җитешми башлагач, карточка системасы кертелә. Көненә бер кешегә нибары 150 грамм ипи бирәләр - бу бик аз… Ачлык кешеләрне моңарчы уйда да булмаган төрле адымнарга этәрә. Ипигә йөргән Җәүһәрияне дә талыйлар: кемдер арттан килеп, ипиен тартып алып кача…
    1942 елның 5 сентябрендә булган хәлне һич онытасы юк. Иртәдән үк килеп чиратка баса ул. Ачлыктан аяк-куллары калтырый, күз аллары караңгылана. Ә чират озын, төрле яктан этәләр-төртәләр. Шулчак аның янына таныш түгел бер кыз килә һәм кибеттә минем әни эшли, сиңа ипине чиратсыз алып бирәм, ди. Җәүһәрия ике дә уйлап тормыйча карточкасын әлеге кызның кулына тоттыра. Тегесе исә беркая китмә, шушында гына көтеп тор, дип күздән югала…
    Кичкә кадәр көттем, дип искә ала Җәүһәрия апа. Шунда кибетне җыештыручы чыга һәм ни өчен өеңә кайтмыйсың, дип сорый. Кыз аңа барысын да аңлатып бирә. "Сине алдаганнар…" ди аңа әлеге хатын. Юл буе елап кайта ул, ай буена ипи алырга бирелгән карточканы югалту уен эш түгел. Әнисе белән энесе күзенә ничек карар? Ни булганын белүгә әнисе елап җибәрә, энесе нишләргә белми. Күршеләре дә керә, әмма алар ничек ярдәм итә алсын? Берәр киңәш бирсәләр генә инде…
    Икенче көнне тагын карточка бирмәсләрме, дип тиешле учреждениегә дә баралар, әмма аларның сүзләренә берсенең дә ышанасы килми. Гаиләне ач үлем көтә. Шулчак он тарттыру заводында эшләүче күршеләре ярдәмгә килә. Заводта ашлык калдыгыннан жмых ясаганнар икән. "Жмых брикетыннан безгә дә бераз өлеш чыгардылар, - дип сөйли Җәүһәрия апа. - Әни жмыхны суда пешерде, әмма үзе ашаганын күрмәдек, барысын да безгә бирә иде. Бераздан әни гел ятып кына тора башлады, сөйләшмәде дә. Берничә көн узгач, иртән безнең тавышка да эндәшмәде. Тотып караганда куллары боз кебек каткан иде…"
    Әнә шулай алар әнисез калалар. Бу кайгыны аеруча Җәүһәрия бик авыр кичерә, карточканы югалтканга күрә, әнисенең үлемендә үзен гаепле саный. Күршеләрендә яшәүче Шакир абзый аларны бик кызгана һәм 1943 елның язында Татарстанга алып кайтырга уйлый. Казан вокзалына кайтып җиткәч, хәле бетеп егыла, картны хастаханәгә алып китәләр. Инде нишлик, кая барыйк, дип торганда, изге күңелле кешеләр табылып, аларны балалар йортына озаталар. Җәүһәрияне - Татар Талкышына, кечкенә Зиннәтулланы исә Яшел Үзәнгә җибәрәләр.
    Сугыштан соң Зиннур абыйлары аларны эзләргә тотына. Ул үзе Чистайга кайтып төпләнә: эшкә урнаша, гаилә кора, тик Ленинградта калган энесе белән сеңлесе турындагы уй тынгылык бирми. Туганнарын 1947 елда гына эзләп таба һәм әнисенең үлүе турында ишетә. Соңыннан әтиләренең дә 1942 елда Ленинград госпиталендә яралардан үлүе билгеле була. Нишләтәсең, үлгән артыннан үлеп булмый, ничек тә яшәргә, сеңлесе белән энесен аякка бастырырга, кеше итәргә кирәк.
    1949 елда Җәүһәрия Крупская исемендәге Куйбышев педагогия училищесына укырга керә, булачак ире белән дә шунда таныша. Тәлгат Хәсият улы училищены бер елга алданрак тәмамлый һәм Татар Такталы авылына кайтып эшкә урнаша. Кулына диплом алгач Җәүһәрияне дә шунда алып кайта. 1967 елда аны туган авылы Ямбактыда мәктәп директоры итеп билгелиләр. Ул елларда Җиһаншиннар коллективта зур ихтирам казана. Балаларны яраткан Җәүһәрия әле җәмәгать тормышында да актив катнаша. Бик еш концертларда башлап йөри, сәхнәгә чыгып мандолинада уйный. Аның чыгышларын авылдашлары һәрчак көтеп алалар. Мәктәптә төрле түгәрәкләр оештыра, авыл тарихы музеен төзүдә дә аның өлеше бик зур. Әле бит гаилә мәшәкатьләре дә җитәрлек - өч кызын һәм улын үстерергә кирәк. Әмма ул барысына да өлгерә. Байтак еллардан соң Җиһаншиннар яңадан Татар Такталы авылына кайталар. Ире белән 35 ел тату гомер кичерәләр. Кызганыч, аның вафатына инде байтак еллар үткән.
    Җәүһәрия апа хәзер туганнары һәм якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп яши. Җиде оныгы, сигез оныкчыгы бар, аларның барысын да бик ярата. Барысы бергә җыелышканда "Сугыш кына булмасын иде…" дип кат-кат кабатлый. Аның балачак елларында күргән михнәт-газапларны Ходай берәүгә дә күрсәтмәсен иде. Күптән түгел генә аңа сиксән ике яшь тулган. Һәр яңа көн туган саен Ходайга ялварып, җирдә тынычлык һәм имин тормыш булсын иде, дип сорый. Җәүһәрия апа бик күп Мактау грамоталары, "Хезмәт ветераны" медале белән бүләкләнгән.
    …Кибеттәге сатучылар Җәүһәрия апаның көн саен кереп "Ипи бармы?" дип соравын яхшы беләләр. Ленинград блокадасы елларыннан бирле күңелен биләп алган курку хисе әле дә булса йөрәгенә тынгылык бирми. Шуңа күрә ипи кадерен башкаларга караганда да күбрәк белә ул…

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: