Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Сүрелмәгән йөрәк җылысы...

    Антоновка авылында яшәүче Мария Петровна Ануфриева сиксән сигезенче яше белән барса да, тормыш авырлыгына беркайчан зарланмый. Сигез бала тәрбияләп үстергән ана Җиңү көнен якынайтуга үзеннән зур өлеш керткән.

    Ирина ТЕЛИЦЫНА
    Мария кечкенәдән тәртипкә өйрәнеп үскән. Хәзер дә, олы яшьтә булуына карамастан, бик җыйнак. Иртән торуга чәчләрен үреп куя, аксыл төстәге муенсасын тага. Матур булсын өчен генә түгел, еллар дәвамында шулай гадәткә кергән инде.
    Өендә һәрчак җылы, якты. Заманча пластик тәрәзәләрдән өй эченә кояш нурлары бөркелеп тора, өй эчен радиаторлы батареялар җылыта. Кухняның бер почмагын бүлеп ванна бүлмәсе һәм туалет ясаттырган. Туганнары, таныш-белешләре белән сөйләшү өчен телефон керттергән. Кыскасы, бөтен шартлар һәм уңайлыклар тудырылган, Мария Петровна моңа шатланып бетә алмый. Йорт стенасын тутырып элеп куйган фоторәсемнәргә дә игътибар итми мөмкин түгел. Еллар үтү белән саргая башлаган шушы фоторәсемнәргә күтәрелеп караган саен, Мария Петровна үткәннәрне күз алдына китерә...
    Ул 1926 елда Антоновкада туган. Гаиләләре зур булганга күрә, тамагы туйганчы ашаганын бер дә хәтерләми. Өскә кияргә юньле кием дә юк. Шулай да булганына шөкер итеп яшиләр. Көтмәгәндә башланган сугыш барысының да уй-хыялларын челпәрәмә китерә, кайгы утына сала. Зурлар белән бергә балалар да эш арбасына җигелә. Мариянең әтисен армиягә алалар. Балалар арасында олысы булганлыктан (аның тагын дүрт энесе булган) мәшәкатьләр күбрәк аның өлешенә туры килә. Шулай да сигез классны тәмамларга өлгерә. Басуда бәрәңге, кәбестә, башка яшелчә культураларын җыюларын хәтерли. Санитарка һәм повар да булырга туры килгән. Гомумән, бер эштән дә курыкмаган. Әле кышкы суыкларда яшьтәшләре белән үгез җигеп урманнан утын да ташыганнар. Мария Петровна бер очракны әле дә онытмый. Караңгы төшеп килгәндә аларны күрше авыл егетләре туктата һәм пычкыларын алып калмакчы булалар. Тик Мария бер дә каушап калмый, үзенчә хәйлә кора. Янәсе, алар урманга бригадир белән килгәннәр, һәм ул кычкырып шуны ярдәмгә чакыра башлый. Егетләр тиз генә бу тирәдән китеп бару ягын карыйлар...
    - Сугыш елларында күргән кыенлыклар турында сөйли башласаң, әллә нишләп китәм, - ди Мария Петровна. - Ындыр табагыннан алып кайткан бер уч ашлык өчен төрмәгә утырттылар. Ирләрне дә, хатын-кызларны да кызганып тормадылар. Үтереп ашыйсы килә, өстәвенә кышкы салкыннар үзәккә үтә...
    Әтиләренең фронттан исән кайту шатлыгын әйтеп бетерә торган булмый, сугыш тәмамланган көнне кешеләр кичергән уй-хисләрне сүз белән генә аңлатырлык түгел. Озакламый Мария фронттан кайткан Николай Тимофеевич Ануфриевка кияүгә чыга. Өч кыз һәм биш малай тәрбияләп үстерәләр алар. Дөрес, малайларның берсе тугыз яшендә фаҗигале рәвештә вафат булган.
    Ануфриевлар бәхет эзләп Казан якларына да китеп карыйлар. Әмма ике елдан соң яңадан Антоновкага кайтып төпләнәләр. Николай белән Марияга авылда эш бетеп тормый, балалар да үстерәләр, күп итеп мал-туар асрыйлар. Мич ягып өйне җылыту һәм ашарга пешерү өчен икесенә дә, кем әйтмешли, йокыдан таң белән уянырга туры килә. Әле бит хуҗалык эшенә дә өлгерергә кирәк. Шунысын әйтергә кирәк, әти-әниләре кебек үк, балалары да яшьтән хезмәткә өйрәнеп үсәләр, мәктәптә дә тырышып белем алалар. Людмила белән Нина Казандагы елга техникумын тәмамлаган, Владимир белән Николай Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында укып агроном белгечлеге алган, Валентина бухгалтер булган, егетләр исә механизатор һөнәрен сайлаган. Тормышта да үз урыннарын тапканнар. Кайберләре Ульяновскида, Березникида, Иваново шәһәрләрендә үз гаиләләре белән чөкердәшеп яшиләр. Нина, мәсәлән, техникум юлламасы белән Надымга китеп, биредә утыз ел эшләгән, әле күптән түгел генә Болгарга күчеп кайткан, Виктор Кимда төпләнеп калган. Гаиләдәге төпчек уллары Александр гына туган авылында калган. Ялгыз яшәүче әнисенең көн дә килеп хәлен белешеп тора ул.
    - Тормышта барысын да күрергә туры килде, - ди Мария Петровна, - кайгысын да, шатлыгын да кичердек, рәхәтләнеп күңел ачарга, ял итәргә дә өлгердек...
    Яшь чагында барысы бергә җырлаган җырларны да хәтерли ул. Такмаклар ярата. Телевизордан күрсәтелүче "Уйна, гармун!" тапшыруын көтеп ала. Мария Петровнаның хәтере әле дә әйбәт. Мәсәлән, балаларының кәрәзле телефон номерларын яттан белә. Унҗиде оныгы һәм унөч оныкчыгының исемнәрен дә бутамыйча әйтеп бирә ала.
    Олы яшьтә булуына карамастан, Мария Петровна Ануфриева әле дә үзенең энергиясе, җор телле булуы белән күпләрне сокландыра. Олы җанлы бу кешенең йөрәк җылысы әле дә балаларына, оныклары һәм оныкчыкларына җитәрлек.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: