Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Сокланырлык гомер

    Олы яшьтәге кешеләр белән аралашу һәрвакыт күңелдә тирән эз калдыра. Зур сынаулар үтеп тә, замана авырлыкларына бирешмичә, бөтен кыенлыкларны үз җилкәсендә күтәргән бу кешеләрнең түземлелегенә гаҗәпләнеп бетә алмыйсың.

    Ирина ТЕЛИЦЫНА.
    "НЖ".
    Соңгы араларда миңа олы яшьтәге кешеләр янында еш кунакта булырга туры килде. Күптән түгел, мәсәлән, Екатерина Ефремовна Михайлова, Анна Харитоновна Романова һәм Анна Якимовна Некрасова үзләренең туксан яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр. Аларның тормышы авылда совет властен ныгыту, күмәк хуҗалыкларны үстерү, Бөек Ватан сугышы, җимерелгән хуҗалыкларны торгызу еллары белән аерылгысыз бәйле. Алар ачлыгын да, зәмһәрир суыкларны да кичергән, окоп та казыганнар, урманын да кискәннәр. Ул вакытта черек бәрәңгедән дә тәмлерәк ризык булмады, дип сөйлиләр. Тыңлап торасың да, тәннәр чымырдап куя…
    Бу хатын-кызларның язмышлары да бер-берсенә охшаш. Мәсәлән, Екатерина Ефремовна белән Анна Якимовнаның ирләре Бөек Ватан сугышында да, финнарга каршы сугышта да катнашканнар. Ә менә Михайловлар һәм Романовлар гаиләсе Болгарга (ул вакытта Куйбышев) бер вакытта күчеп килгәннәр һәм биредә калганнар.
    Күпме еллар үтсә дә, алар бу вакыйгаларны кичә генә булган кебек искә алып сөйлиләр. Хәтта үзләренең туй көнен дә, сугыш тәмамлануы турындагы шатлыклы хәбәр килеп ирешкән көнне дә, сугыштан соңгы коточкыч авыр елларны да аермачык хәтерлиләр…
    Екатерина Ефремовна - биш бала анасы, аның тугыз оныгы һәм тугыз оныкчыгы бар. Хәзер инде оныкчыкларының да өч баласы бар.
    Анна Якимовна Некрасова дүрт бала үстергән. Оныклары һәм оныкчыкларына сөенеп яши. Ә менә Анна Харитоновна Романованың сәламәтлеге начар булганлыктан, баласы булмаган. Шуңа күрә бөтен күңел назын туганының балаларына биргән.
    Әйе, башкалар кебек үк, бу хатын-кызларга күпне кичерергә туры килгән. Сугыш елларындагы авырлыклар турында әйтеп тә торасы юк.
    Колхоз эшен җигелеп тартканнар, җирен дә сөргәннәр, чәчүен дә чәчкәннәр, утын да әзерләгәннәр. Бусы бигрәк тә авыр булган. Чөнки урман шактый ерак, аны бит әле рөхсәтсез кисәргә дә ярамаган. Шуңа күрә чапкан печәнне киптереп, шуннан тыгыз көлтә бәйләргә туры килгән.
    Мичне шуның белән якканнар, җылысы начар булса да, ипиен дә пешергәннәр. Кыш буе ягып чыгу өчен мондый көлтәләрнең күпме кирәк булуын чамалавы читен түгел...
    Тылда эшләүчеләр фидакарь хезмәтләре белән Җиңү көнен якынайтуга үзләреннән чиксез зур өлеш кертәләр. Ачлыгына да, ялангачлыгына да түзәләр.
    Ниһаять, авылга Җиңү хәбәрен алып кайталар. Ул вакытта халыкның шатлануын сүз белән генә әйтеп аңлата торган булмый. Тиздән фронттан ирләр кайта башлый. Сугыш елларында җимерелгән хуҗалыкны бергәләп торгызырга тотыналар. Көндәлек мәшәкатьләр белән еллар үтүе дә сизелми кала. Бер-бер артлы балалар да үсеп җитә.
    Сугыштан соң да тормыш йөген алар ирләр белән бертигез тарталар. Кая кушсалар, шунда эшлиләр, көч җитми дип тормыйлар. Туйганчы ипи ашый башлагач, алардан да бәхетле кеше булмый. Менә шулай алар булганына шөкер кылып, гомер итәләр, балалар үстерәләр
    Екатерина Ефремовна бүген кызы Галина белән бөтен уңайлылыклары булган яңа йортта яши. Анна Харитоновна сугышта катнашучының тол хатыны буларак, бер бүлмәле фатир алган. Аны оныгының хатыны Надежда Кузьмичева карый. Картлык көнендә ул моңа сөенеп бетә алмый.
    Ә менә Анна Якимовна күптән түгел генә Кожаевкадагы улы янына күчеп яши башлый. Алар барысы да тормышларыннан канәгать. Бу хезмәт ветераннары моңа чын-чынлап лаек кешеләр. Туксан ел гомер дәверендә никадәр кыенлыклар күреп тә күңел төшенкелегенә бирелмичә, киләчәк көннәргә өмет белән караган бу хатын-кызларның сабырлыгына сокланырлык.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: