Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Спас районыннан Шамаевлар гаиләсе: Шатлыгы да, кайгысы – уртак...

Антоновкадан Анатолий белән Татьяна Шамаевларның гаилә корып яши башлауларына илле ел тулды.

Илле ел иңне-иңгә терәп гомер иткән юбилярлар өч бала үстергән, өч оныклары һәм бер оныкчыклары бар. Аларның гаилә тарихы узган гасырның җитмешенче еллар башына барып тоташа. Шул вакыттан бирле пар күгәрченнәр кебек яшиләр.

Татьяна

Татьяна – кызларның олысы. Энесе белән бергә өч сеңелесен үстерергә булышканнар, бераз үсә төшкәч, йорт эшләрендә ярдәм итә башлаганнар. Көтүдән кайтучы мал-туарны каршылаганнар, кош-корт караганнар, бакча эшләренә дә өлгергәннәр. Мәктәптә дә гел тырышып укыган, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан, җырларга, биергә яраткан, спорт белән яратып шөгыльләнгән, чаңгы ярышларында гел призлы урыннарга лаек булган. Унынчы классны тәмамлагач Таня балалар бакчасына урнашкан, аннары фермага эшкә күчкән.

Бер елдан соң инде хезмәттә ирешкән уәышлары өчен аны районның авыл хуҗалыгы алдынгылары слетына делегат итеп сайлыйлар. Бүләккә мактау грамотасы белән көнкүреш техникасы тапшырганнар. Слетта аның күкрәгенә өченче дәрәҗә Хезмәт даны орденын такканнар. Гади эшче өчен моннан да зуррак бүләк бармы икән?

Анатолий

Анатолийны әнисе ялгызы гына үстергән. Гаиләдә акча җитешмәгәч, яшүсмер алтынчы класстан соң ук фермада терлекче булып эшли башлаган. Мәктәптә бүтән укырга туры килмәгән. Берничә елдан соң Анатолийны армия сафларына чакырганнар. Хәрби хезмәт чорында разведчиклар мәктәбендә укыган ул, старшина дәрәҗәсенә лаек булган. Сугышчан һәм сәяси әзерлектә яхшы нәтиҗәләргә ирешкәне, башка хезмәттәшләренә үрнәк күрсәткәне өчен старшина Анатолий Шамаевны хәрби частьның Мактау китабына керткәннәр. Намус белән ике ел хезмәт иткәннән соң ул туган ягына кайткан.

Туй

Беркадәр очрашып йөргәннән соң Анатолий белән Татьяна авыл Советына барып язылыша. Моннан илле ел элек зур туйлар уздыру турында уйлап та карамаганнар. Хәзерге кебек кыйммәтле күлмәкләр дә кимәгәннәр. Күлмәкме соң, әле шампан шәрабе дә булмаган. Дөрес, бар шартын туры китереп өч көн бәйрәм итүен иткәннәр анысы. Туйда иртәдән кичкә кадәр гармун, җыр тавышлары тынып тормаган. Кияү белән киленне атларга утыртып урам әйләндергәннәр. Ул бәхетле көннәрне Шамаевлар әле дә әйбәт хәтерли.

Гомергә – бергә

Реклама

Шамаевлар яңа гаилә тормышын иренең әнисе йортында башлап җибәргән.

– Ул елларда мактанырлык байлыгыбыз булмады, – дип искә ала Татьяна. – Утырып ашарга бер өстәлебез, тимер карават һәм иске диван гына бар иде. Туйда җыелган 68 сум акчаны йортны страховать иткән өчен түләдек. Бүтән бер тиен акчабыз калмады. Яңа тормышка әнә шулай аяк бастык.

Әмма яшьләрне тормыш кыенлыклары бер дә куркытмый. Кече яшьтән хезмәткә өйрәнеп үскән яшьләр совхоз фермасында үрнәк күрсәтеп эшли, әле үз хуҗалыкларында да мал-туар асрыйлар, бакчаларында яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр. Шамаевлар бер эштән дә куркып тормаган, өстәлдә ит, сөт, бәрәңге, башка ризыклар гел булып торсын өчен иртәдән кичкә кадәр тырышкан. Хәер, ул шулай булырга да тиеш, мул, җитешле тормышта яшәү өчен көчеңне кызганмаска кирәк. Шамаевларның өч баласы мәктәпне тәмамлап белгечлек алгач, әти-әниләре кебек туган авылда калган. Олысы Галина авыл мәктәбендә рус теле һәм әдәбияттан укыта. Ирина – сатучы. Сергей армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, әтисе кебек үк, терлекчелек тармагын сайлаган. Хәзер ул фермер.

Шатлыгы да, кайгысы – уртак

Гомер аккан сулар кебек тиз үтә, диләр. Ул чыннан да шулай. Инде менә Шамаевларның да гаилә корып яши башлауларына төгәл илле ел тулган. Илле ел, дип әйтергә генә җиңел. Ярты гасырга сузылган юлда шатлыгы да, кайгысы да булмый тормагандыр.

– Шатлыгын да, кайгысын да уртак иттек, – ди гаилә башлыгы. – Тормыш юлын кулга-кул тотышып узганда гына кыенлыкларны җиңәргә була.

Анатолий Васильевич белән Татьяна Сергеевна лаеклы ялга чыкса да, кул кушырып утырмыйлар. Алар элеккечә үк бергәләшеп яшелчәсен үстерә, урманга барырга яраталар. Аларны кунакчыл, ачык йөзле булганнары өчен авылдашлары да ихтирам итә. Бәйрәмнәрдә, туган көннәрне билгеләп үткәндә Шамаевларның зур гаиләсе бергә җыела. Әлбәттә инде, мондый чакларда балалар әти-әниләре белән чын-чынлап горурланалар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев