Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Рәсемнәрдә – төсләр балкышы

Красная Слобода авылында яшәүче үзешчән рәссам Владимир Галәветдинов иҗаты белән безнең районнан читтә яшәүчеләр дә яхшы таныш. Аның эшләре һәркемдә соклану уята.

Марина ЗАЙЦЕВА

Владимир Габбассовичның рәсем сәнгатенә булган осталыгы узган гасырның сиксәненче елларында армиядә хезмәт иткәндә ачык күренә башлый. Ул елларда солдатлар арасында дембель фотоальбомнары ясау модага керә. Һәр кеше альбом битләрен башкаларныкына караганда матуррак итеп бизәргә тырыша. Хезмәттәшләре никадәр генә омтылып караса да, рәсем ясау буенча осталыкта Галәветдиновны уздыра алмый.

Армиядә хезмәт иткәндә фанерга картина төшерү техникасын үзләштерә. Ул бик гади: карандаш белән рәсем ясыйсың да ипләп кенә кисәсең. Әзер "полотно"га кара агач төсе керсен өчен гади хлор яки марганцовка эремәсе белән эшкәртәсең. Тырыша торгач, шактый кызыклы эшләр килеп чыга.

Дөрес, туган авылына кайткач, рәсем ясауны бераз онытып торырга туры килә. Эшкә урнаша, бераздан өйләнә, бер-бер артлы балалары туа, хуҗалык, йорт мәшәкатьләре арта, буш вакыты калмый. Әмма нишләсәң дә, белгән нәрсә онытылмый. Кешедәге талант җай чыгу белән барыбер үзен сиздерә…

Ул яңадан кулына карандашны кочегаркада ала. Элегрәк Галәветдиновлар ташкүмер белән ягып җылытылучы күпфатирлы йортта яшәгәннәр. Төннәрен күршесе белән чиратлашып дежур торырга туры килгән. Владимир бу эшне хатынына яки улларына кушарга теләмәгән, эштән соң (җирле хуҗалыкта шофер булып эшләгән) үзе кочегаркага киткән. Вакыт тизрәк үтсен өчен төннәрен рәсем ясарга тотынган…

Башта кул астына нинди кәгазь килеп керсә, шуңарга карандаш белән әллә нинди сын-бизәкләр ясаган. Аннары акварельгә күчкән. Майлы буяуларны тиз генә табуы читен булган ул елларда. Өстәвенә, мондый буяулар шактый кыйммәт торган. Туган көненә рәсем ясау өчен махсус буяулар бүләк итә башлагач, Владимир бик сөенгән.

Бер буяуны икенчесенә ничек кушарга, аны полотнога ничегрәк төшерергә - боларның барысына да үз тырышлыгы белән өйрәнә ул. Баштарак, ялгышып буяу төсләрен дә ярыйсы гына боза. Ә менә киндерне әзерләү ысулына районның танылган рәссамы Валериан Киргизин өйрәтә. Ниндидер эш белән Красная Слобода мәктәбенә килә ул, шунда хуҗалык эшләре мөдире булып эшләүче Владимир Габбасович белән очраша. Сүз иярә сүз чыгып сөйләшеп китәләр, аннары дуслашалар. Дөрес, киңәш сорап Владимир аңа бик сирәк мөрәҗәгать итә, күбесенчә үзе белгәнчә ясарга, иҗат итәргә тырыша. Рәсем сәнгатен бераз чамалаучы танышы Владимирның картиналарын күргәннән соң бернәрсәне дә алыштырмаска, шул ук техника һәм стильне киләчәктә дә төгәл сакларга киңәш бирә. Шул чакта гына картиналарың бер-берсен кабатламас, ди.

"Падение Камелота"сын җитди картиналарның берсе, дияргә була. Әлеге картинада урта гасырлардагы Европа шәһәре тирәсендәге рыцарьлар сугышы сурәтләнгән. Ул аны авылның Мәдәният йортына бүләк иткән. Ул әле дә шунда тирә-якка ямь өстәп эленеп тора. Рәссам үзенең бу картинасында төп игътибарны тарихи көрәшкә караганда да күбрәк күк йөзен тасвирлауга биргән. Офыклар артына төшеп баеп баручы кояшның куе болытлар арасыннан сузылган кызыл нурлары ирексездән игътибарны үзенә җәлеп итә. Картинадагы төсләр бөтен чынбарлыкны ачык чагылдыра. Мондый әсәрне табигать дөньясына җаны-тәне белән гашыйк булган, хәтта җил исүенең үзенчәлекле матурлыгын күңеле аша үткәрә алган кеше генә иҗат итә аладыр.

Владимир Галәветдинов моның шулай булуын үзе дә яшерми. Шуңа күрә киндердә күбрәк пейзаж - урман-кырлар, елга буйлары, болыннарны чагылдыра. Үзешчән рәссамның төсләр гаммасын төгәл чагылдырып бирерлек фантазиясе бик бай.

Шунысын әйтергә кирәк, аның һәр картинасында кешеләрне күрергә була. Рәссам фикеренчә, кеше белән табигать арасында бәйләнеш бар, шул бәйләнешне тоеп иҗат итү пейзажга үзенчә нур, җылылык өсти. Владимир Габбасович фәкать үзенә һәм бүләк итеп бирү өчен картиналарда диңгезне күп ясаган. Диңгез дигәннән, Бакуда хезмәт иткән ул. Каспий диңгезендә байтак су коенырга туры килгән. Диңгезнең матурлыгы турында әле дә искә алып сөйли.

Бөек рәссамнардан Владимир Галәветдиновка аеруча Иван Айвазовский иҗаты якын. Аның картиналарына чын күңеленнән гашыйк. Эрмитаждагы танылган "Девятый вал"ның оригиналын, исемнәре дөнья күләмендә билгеле булган башка рәссамнарның диңгезне сурәтләгән картиналарын барып күрү турында хыяллана. Энциклопедияне күп укый, репродукцияләрнең берсен дә калдырмыйча карап бара.

Берничә ел эчендә сиксәнгә якын картина иҗат иткән, шуларның барысын да диярлек таныш-белешләренә һәм туганнарына бүләк иткән. Заказ буенча да эшләгән. Портрет һәм натюрмортлар ясавын үтенеп тә еш мөрәҗәгать итәләр. Владимир Габбасович барысын да бертигез осталык белән иҗат итә. Карандашны күбрәк кич белән, күңеленә илһам килгәндә ала. Берәүгә дә комачауламас өчен верандада үзенә кечерәк бүлмә ясап куйган. Ике ел элек аны сүтеп зур кухня төзегән һәм шунда үзенә диван куйган.

Владимир Галәветдинов авылдашы Николай Ляплинны да акрынлап иҗат эшенә тарткан. Николайның да рәсем ясауга таланты бар.

Владимир үзенең төп эшендә дә ихтирам казанган. Хатыны Валентина Анатольевна белән элек-электән мал-туар асраганнар. Әле бүген дә сыер, бозау, төрле кош-корт тоталар. Бакчада җиләк-җимеш, күп итеп бәрәңге үстерәләр. Ит, сөт, үзләре җитештергән башка продукцияне сатудан шактый табыш алалар. Галәветдиновларның гаиләсе зур - биш бала, барысы да малайлар!

Александр гаиләсе белән Болгарда яши, "Болгар Арыш" җәмгыятендә сак хезмәте башлыгы, Алексей - Казандагы авиация заводында производство участогы җитәкчесе. Игезәкләр Дмитрий белән Виктор да (берсе - йөк ташу фирмасында менеджер, икенчесе - аквапарк хезмәткәре) Казанда яшиләр.

Ә Сергей әле мәктәптә генә укый. Аны балалар йортыннан тәрбиягә алганнар. Ятимнәргә түләнә торган акча өчен түгел, ә өйдәге бушлыкны тутырыр, күңелгә бер юаныч булыр дип алганнар. Сережа бүген гаиләнең төп ярдәмчесе, бер эштән дә куркып тормый. Галәветдиновлар аны хәлләреннән килгән кадәр тәрбияләргә тырышалар.

Владимир Габбасович балаларының рәсем ясау белән кызыксынмауларына борчылуын белдерде. Дөрес, Дмитрийда иҗат эшенә беркадәр омтылыш сизелә. Белеп булмый, бәлки киләчәктә кулына пумала алып үзе өчен генә булса да картиналар иҗат итә башлар әле…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев