Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Үрнәк фельдшеры Мөсәвәрә Акҗегетова: «Ярты гасыр сизелми дә үтеп киткән»

Быел Мөсәвәрә Акҗегетованых фотрәсеме районның Мактау тактасына кертелде.

Район алдынгыларының традицион слетында Үрнәк авылы фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Мөсәвәрә Акҗегетовага күп еллык намуслы хезмәте өчен район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырдылар. Хезмәт ветеранының фоторәсеме Мактау Тактасына да кертелде.

Моңа гаҗәпләнәсе юк, чөнки 30 мартта Мөсәвәрә Габдрахман кызының авыл кешеләре сәламәтлеге сагында торуына төгәл 50 ел тула. Ярты гасырдан бирле Үрнәктәге фельдшер-акушерлык пунктында эшли ул. Яшьлек елларында яратып сайлаган һөнәренә гомере буе тугры калган.

Эшкә бирсәң чын күңел

Авыл фельдшерының эш көне сигез сәгатьттән дә артып киткәли. Кайчак төнлә дә, кичен дә шалтыраталар. Кар явамы анда, яңгырмы, Мөсәвәрә Габдрахман кызы һәркайсына ярдәмгә ашыга, диагнозны да шунда ук үзе куя, таләп ителсә, пациентларны тиз арада хастаханәгә илтеп куя.

– Шәфкать туташы һөнәрен очраклы гына сайламадым, – ди ул. – Мәктәпне тәмамларга җыенганда гына дус кызымның әнисе үлде. Бала тудырганда. Җиденче баласы иде. Сабыйны коткарып калдылар, әнисен – юк. Җиде бала ятим калды. Бу бик авыр тәэсир итте. Шул чакта берәр төрле медицина уку йортына барып керәчәкмен, дигән ныклы карарга килдем. Вакытында ярдәм күрсәтеп өлгерсәң, кешене үлемнән коткарып калырга була. Чистайдагы медицина училищесын тәмамлагач, мине юллама буенча Үрнәккә җибәрделәр. Авылны беренче күрүдә үк яраттым. 1972 елда биредә 365 кеше яшәде. Гаиләдә 5-6 бала үстерүчеләр булды. Үрнәк – “Өчкүл” хуҗалыгы бүлекчәсе иде ул елларда, өч еллык мәктәп эшләде, соңрак балалар бакчасы ачтылар. Башта миңа медпунктта санитарка ярдәм итеп торды. Аннары бу штатны бетерделәр. Яшь булгач, моңа артык көенмәдем, барысына үзем өлгердем. Ирем дә килеп булышты. Укырга, командировкага яки район хастаханәсенә барырга туры килсә, балаларны кемгә калдырыйм икән, дип беркайчан борчылмадым. Иремнең әти-әнисе дә әйбәт кешеләр булдылар.

Яңа елны юлда каршылаган

– Хәтердә калган берничә очракны әле дә елмаеп искә алам. Ул чакта бер дә елмаеп торасы килмәде. 80-90 елларда юллар бик начар булды. Авыл кешеләрендәге машина саны да 1-2дән артмады кебек. Сырхавы көчәеп киткән пациентларны хастаханәгә ат белән илттек. Әче кышларның берсендә шалтыраталар: бер яшь хатын бала табарга җыена, хәле соңгы чиккә җитә бугай... Ирем тиз генә чыгып ат җикте, чанага утырттык та, тизрәк атны куаларга тотындык. Чак кына барып өлгердек. Ике-өч минуттан бүлектән акушерка килеп чыкты. Кызыгыз бар, дип сөендерде бу. Тагын 10 минуттан соң янә кош тоткандай атылып чыкты. Малаегыз туды, ди бу күзләрен зур итеп ачып. Игезәкләр булган икән! И, ул чакта ничек сөенгәнне белсәгез! Карынында ике бала йөрткән ич!. Әле УЗИлар да булмады ул заманда, тикшереп тормадылар. Берсендә Яңа елны каршыларга җыенабыз: матур киенеп табын артына утырдык кына – тәрәзә шакыйлар. Бер авылдашның ашказанындагы җәрәхәте ачылган, тизрәк врачка алып барырга кирәк! Машина эзләп чыгып йөгердем. Харис Хәйретдинов алып барырга ризалашты. Хәзер инде ул юк, вафатына күп еллар үтте. Хастаханәдә Геннадий Шеронов көтеп тора икән. Тиз арада операция өстәленә салдылар. Шөкер, үлемнән алып калдык авылдашыбызны. Машинага утырып авылга кайтык киттек. Заправка янында беразга туктап алдык. Менә-менә курантлар тавышы ишетелергә тиеш. Машинаны йөрткән Харис каяндыр ярты шешә шәраб тартып чыгарды. Әйдәгез, хет монда булса да Яңа елны каршы алыйк, дип миңа клиндер белән шәраб сузды. Менә шундый вакытлар бар иде. Кызык инде, гел искә алгалыйм.

Су – юк, Интернет – бар

Мөсәвәрә Акҗегетованың буш вакытлары сирәк була. Җае чыкканда детективлар, тарихи әдәбият укырга ярата, күп бәйли – яшь чагында өйрәнгән. Үрнәк – табигатьнең матур бер почмагында урнашкан, янәшә генә Идел елгасы җәйрәп ята. Урман-болыннарга чыгып гөмбә, җиләк, мәтрүшкә җыярга, урмандагы бер-берсен уздырып сайрый торган кошлар тавышын тыңларга, саф һава сулап йөрергә ярата ул. Йортларында асраган ике сыерга һәм сарыкларга печәнне дә ире белән бергәләп Үрнәк болыннарыннан, чәчәкле тугайларыннан чабалар.

Шулай да, аның өчен беренче урында – яраткан эше. Кешеләр сәламәтлеге турында чын күңелен-нән кайгырта. Тик менә үзе турында гына бик үк кайгыртып бетермиләр кебек. Егерме елдан артык инде фельдшерлык пунктында су юк. Ире канистрларга тутырып ташып тора. Дәвалау учреждениесендә юынтык суны түгү системасы да юк. Иң гаҗәбе – ул җылытылмый. Дөрес, ике камин кабызып куялар. Югыйсә, канистрлардагы су ката. Су булмаса да, ФАПка Интернет керткәннәр. Менә бит нинди хәл.

– Учреждениегә су кертү, җылыту системасы ясап кую кирәклеге турындагы мәсьәләне авыл җыеннарында, район башкарма комитетында да күп тапкырлар кузгатып карадык. Су кертергә вәгъдә биргәннәр иде. Көтәбез әле, – ди фельдшер.

Биш баласы – биш шатлыгы

Сөйләшеп торган арада Мөсәвәрә Габдрахман кызы берничә тапкыр “Иремнән шулкадәр уңдым!” дип кабатлады. Ире Сәгыйть абый белән яши башлауларына да инде 50 елдан артык вакыт узган. Үзләренең өч баласы: Айрат, Миләүшә һәм Алмазны һәм тәрбиягә алган Мария белән Александрны тәрбияләп үстергәннәр.

Саша белән Машаны балалар йортыннан уллары Айрат белән киленнәре Татьяна алган. Җәен Үрнәктә яшәүче әти-әнисенә алып кайтканнар. Янәсе, авыл һавасын сулап, җиләк-җимеш ашап үссеннәр. Үзләре яңадан калага юл тоткан.

– Балалар Саша белән Машаны алырга кайткач, нигәдер безнең бу ике сабыйны үзебезнең яннан җибәрәсебез килмәде, – ди күп бала анасы. – Бергә кайнашкач, тормышыбызга үзенчә ямь өстәгән кебек булдылар бит. Улыма да, киленгә дә, бу ике баланы әллә бездә калдырасызмы, дидек. Әнә шулай ризалаштык. Балалар безнең янда – авылда калды.

Сүз дә юк, биш бала үстерү – җиңел эш түгел. Никадәр йокысыз төннәр, сабыйлар өчен кайгыру – боларны ана кеше үзе генә белә.

– Берсендә Сашаны урамда кыерсытканнар, – дип сөйли Мөсәвәрә апа. – Ни әйтергә дә белми, баскан да елап тора. Тынычландырмакчы да булам үзен, юк, үксепме үкси. Балалар да үзләренең ятим үсүен аңлый икән шул...

Акҗегетовларның балалары инде зурлар. Кайберләре якында гына яши. Саша Мәскәүгә китеп барган. Инде әби булгач та, Мөсәвәрә Габдрахман кызы әле  дә булса балалары өчен кайгыра. Әниләр гел шулай инде алар.

– Хәзер менә үткәннәргә борылып карыйм да, тормышны яңадан башларга туры килсә, ничек башлаган булыр идем, дип уйланам. Башкача яшәсәм, дөньяның кызыгы да калмас иде әле. Мин гаҗәеп матур урында яшим, бер дигән ирем, балаларым, яраткан эшем бар. Башкалар да тормыштан шулай тәм табып яшәсен иде, – ди  хезмәт ветераны, фельдшер Мөсәвәрә Акҗегетова.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев