Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Репинның яраткан укучысы

    Иске Спас шәһәренең ташландык зиратында хәзерге вакытта берничә кабер ташы һәм һәйкәл сакланып калган. Җәй башында, Казанның ТНВ телеканалы вәкилләре белән шунда баргач, мин бер кабер ташында чак кына беленеп торган таныш фамилияне укыдым: Чахровъ Андрей, 1911 елда вафат. Бу хәзерге вакытта онытылган рәссам Яков Андреевич Чахровның әтисе кабере. Яков...

    Николай Марянин,

    туган як тарихчысы.

    Яков Андреевич Чахров 1875 елда Казан губернасының өяз шәһәре Спаста туа. Спас шәһәр училищесында уку елларында ук рәссам таланты, күрәсең, рәсем һәм сызым дәресләрендә ачык чагылгандыр. 18 яшьлек егеткә өяз шәһәреннән Санкт-Петербургка Император Сәнгать академиясенә укырга китү өчен чиктән тыш талантлы булырга кирәк. Яков Чахров 1893 елда Спастан башкалага китә. Ул шау-шулы Петербург урамнарына һәм мәйданнарына гаҗәпләнә һәм икенче көнне үк Эрмитажга бара. Монда бала чактан үзенә таныш картиналарны күреп шакката. Биредә ул картиналарның күчермәләрен ясаучы яшь рәссам Константин Вещилов белән таныша һәм имтиханнарга әзерләнергә, дигән катгый карарга килә. Ул буяулар һәм аларны салып йөртү өчен тартма сатып ала, аннары Сәнгать академиясенә гариза яза һәм аны сынау өчен рәсем ясарга кушалар. Академиянең сынау бирә торган Тициан залына сынлы сәнгать профессоры Илья Ефимович Репин берничә тапкыр килеп китә.

    "Мин аңа шаккатып каравымны яхшы хәтерлим, аның әйткән һәр сүзен йотлыгып тыңлап торам, аны күрүгә әйтеп бетерә алмаслык бәхет кичерә идем, - дип искә ала соңрак Яков Чахров. - Тәнәфес вакытларында тәҗрибәлерәк иптәшләрнең ничек рәсем ясауларын карап йөрим һәм үземнең бөтенесеннән дә начар ясавымны аңладым; дөрес, анда начар ясалган тагын бер рәсем бар иде. Аны Репинның улы Юрий ясаган булып чыкты; ул да имтихан тотарга бернинди әзерлексез килгән. Аннары без аның белән дуслашып киттек..."

    Бу 1894 ел була. Имтиханны тапшыра алмаучылар, шул исәптән Чахров та, югалып калалар, алар академиянең озын коридоры буйлап нишләргә белмичә йөриләр. Шунда аның башына Репинның үзе янына кереп, ярдәм сорарга дигән уй килә. Илья Ефимович үтенеч белән килүчеләрне кабул итә һәм икенче көнне үк мәсьәләне хәл итә. Аның укучысы княжна Тенишева үз утарына кайтып китә, мастерскоен академиянең булачак студентларын укыту өчен бирә. Ә бу мастерскойга җитәкчелек итүне Репин үз өстенә ала. «Безнең сөенечебезнең чиге булмады, - дип искә ала Яков Андреевич,- шатлыктан бер-беребезне үбәргә әзер идек».

    Мастерскойны ачуга ук Чахровны староста - укучылар белән профессор Репин арасында арадашлык итүче итеп куялар. Ул Илья Ефимович белән бик тиз якыная, аның яраткан укучысына әйләнә һәм Репиннар гаиләсендә үз кеше булып китә. Яшь рәссам шактый бәйрәмнәрне аларда үткәрә. Тенишева мастерскоен Илья Ефимович академиянекенә караганда да якын күрә. Биредә ул яшь рәссамнар белән еш кына әңгәмә-кичәләр үткәрә, үзенең иҗади планнары белән таныштыра, тәэсирләре белән уртаклаша, чит ил рәссамнары турында сөйли. Аларның мораль рухын күтәрү өчен рәсем ясаучы Фортунинны мисал итеп китерә: ул академиядә укымыйча да, элеккеге кабакта урнашкан мастерскойда эшләп, рәсем ясауда искиткеч камиллекә ирешә. Андый кичәләрдә Репин үзе дә катнаша һәм укучыларын тапкырлыгы белән шаккатыра. Яшь рәссамнарны берничә тапкыр Эрмитажга алып бара, аларга үзенең иң яраткан художникларын, шул исәптән Рембрандтның да картиналарын күрсәтеп йөри. Укучыларның иң яхшы эшләрен бүләк рәвешендә княжна Тенишева сатып ала яки үрнәк итеп аларны мастерскойда элеп куялар.

    1898 елның мартында, иртән Илья Ефимович мастерскойга килеп үзенең иптәше-пейзаж ясау остасы Иван Иванович Шишкинның вафаты турында хәбәр итә. "Тенишевчылар"ның барысы да атаклы рус рәссамы белән хушлашырга теләк белдерә һәм Репин белән бергә мәрхүмне озату өчен Сәнгать академиясенә баралар. Ул вакытта Чахров, мөгәен, Шишкинның аның туган җиренә Спас өязенә килеп, монда рәсемнәр ясавы турында белмәгәндер дә. " 1861 елда ул "Бөек Болгар хәрабәләренә бара һәм анда байтак кына рәсемнәр ясый, язып та калдыра" (пейзажистның туганы А.Т. Комарова бу хакта әнә шулай искә ала). "Борынгы Болгар архитектура һәйкәлләре" дигән рәсемнәр сериясе әнә шулай туа. Соңрак Шишкинның "Болгар хәрабәләре. Ак пулат" һәм "Хан төрбәсе хәрабәләре. Болгардагы Кече манара" этюдлары безнең якташыбыз, коллекционер А.Ф.Лихачевның картиналар коллекциясенә эләгә (хәзерге вакытта алар Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музеенда сакланалар).

    Ә Яков Андреевич Шишкинны җирләүне болай искә ала: "Смоленск зиратында мәрхүмне күмгәч, җыелган кешеләр чыгыш ясаучыларны көттеләр. Ләкин ораторлар күренмәде, без Илья Ефимовичтан сөйләвен үтендек. Безнең үтенечкә мәрхүмнең хатыны һәм кызы да кушылды. Илья Ефимович риза булды. Ул сүзен Шишкинны искә алудан башлады, аның нинди кеше һәм иптәш булуы турында сөйләде, аннары иҗатына күчте. Шишкин, диде Илья Ефимович, пейзаж ясау сәнгатенең соклангыч остасы иде, урманны аннан да матур ясаучы булмады, ул аның бөтен нечкәлекләрен, агачларны гына түгел, хәтта аның ботакларына кадәр оста белүче иде. Табигатьнең бөтен нечкәлекләрен аңлаган Шишкинның Алла биргән талантына гаҗәпләнми мөмкин түгел, ул бөтен бер корабль рощасын хәтердән ясый белә иде. Мондый белем, осталык агачларның пластик "анатомиясен" бик яхшы өйрәнгән кешедә генә була. Ләкин аның виртуоз техникасы сәнгатьчә тонга һәм сәнгатьчә кабул итүгә зыян китерде... Илья Ефимович сүзен тәмамлагач, килгән халык аның сүзне әйбәт кенә башлап, ахырын уңышсыз тәмамлавын аңладылар". Аннан соң чыгыш ясаган академия мастерское укучысы М.Иванов Шишкинның "гаҗәеп якты һәм бөек художник булуын" һәм аның ту- рындагы якты истәлек бервакытта да онытылмас, дип, укытучысы чыгышына җанлылык өстәде.

    1898 елда Репинны Сәнгать академиясе ректоры итеп билгелиләр. Яков Чахров аның киңәше белән яңадан әлеге уку йортына керергә җыена. Бу юлы инде ул имтиханнарны җиңел тапшыра. Гомуми классларны тәмамлаганнан соң ул Репинның академия мастерскоена күчә. Бу юлы да аны староста итеп сайлыйлар. 1903 елда Илья Ефимович Чахровка укучылар белән бергә күмәкләшеп 2,13х1,55 метрлы «Установка модели в академической мастерской» картинасын ясауны йөкли. Ул чор өчен бу шактый үзенчәлекле һәм эпатажлы картиналарның берсе була. Аның моделе полотно үзәгендәге беркадәр калкулыкта ялангач кыз рәсеменнән гыйбарәт. Әлеге кыз янәшәсендә Репин мастерскоеның 20дән артык рәссамы, шул исәптән профессор үзе дә баскан. Профессор аларга натураны ничек ясарга кирәклеген аңлата. Шунысын әйтергә кирәк, картинада рәссамнарга бер-берсен сурәткә төшерергә туры килә. Барыннан да бигрәк Борис Кустодиев тырыша: Репин белән бергә ул картинаның эскизын ясый, Хейлин белән натурщицаны һәм мөстәкыйль рәвештә академиядә бергә укучы алты иптәшен ясый. Мурашко Репинны ясый, Хейлик - Кустодиевны, Титов - Хейликны, Бучкури - Вещиловны, Богословский - Чахровны, Чахров - Любицкийны. Картинаны мавыгып һәм зур күтәренкелек белән иҗат итәләр, яшь рәссамнар үзләренең остазлары янәшәсенә басып, аның талантына һәм осталыгына карап сокланалар.

    1903 елда тагын бер вакыйга була - Репинның Сәнгать академиясендә профессорлык эшчәнлегенә 10 ел тула. Җәй көне Илья Ефимович Чахров белән әлеге юбилейны ничек уздыру турында сөйләшә. Репин элекке һәм бүгенге укучыларының картиналарыннан күргәзмә эшләүне үзенең педагоглык эшчәнлегенә биреләчәк зур бәя, дип саный. Әлеге күргәзмәне әзерләүне ул Яков Чахровка йөкли. Әмма бу күргәзмәгә рәссамнарны җәлеп итү бер дә җиңел булмый. "Кайберәүләр, әйтик, Малявин һәм Сомов кебекләр, әлеге күргәзмәне оештыруга бөтенләй каршы төште, - дип искә ала Чахров. - Шмаров, кайбер эшләрен бирсә дә, башка иптәшләре моңа ничек карар, дип бераз сагая. Кустодиевны Илья Ефимович аеруча мактап телгә алса да (ул аны "Государственный Совет" картинасын ясауда катнашырга чакырган), үзенең иң яхшы саналган картиналарын нигәдер бирми. Репинның элекке шәкертләренең дә әлеге күргәзмәгә карата мөнәсәбәте бик җылы булмый. Шуннан соң мастерскойда шөгыльләнеп, әле тиешенчә ныгып, танылу да алырга өлгермәгән рәссамнар көче белән генә юбилей күргәзмәсен оештырып булмаячак, бу күргәзмәнең исеме җисеменә туры килмәячәк, дигән уй туа…" Бу үз чиратында Репинга да нык тәэсир итә, ул борчыла, үз укучыларын аңлап бетерә алмый. Чахров исә моның сәбәпләрен болайрак аңлата: Репин дәресләр вакытында үзенең әңгәмәдәшенә төрле кирәкмәгән сүзләрне уйламыйча әйтә торган булган. Тыңлаучы-рәссамнарның күпчелеге үзләрен нык хөрмәт итүче яшьләр, шуңа күрә профессорның әйткән сүзләрен бик авыр кабул итәләр. Алай гына да түгел, профессор аларның хәтерен калдырган.

    Чахров укуын тәмамлаганнан соң академия остаханәсе эшләре буенча Репин янына еш сугыла. Илья Ефимович укучысына үзенең соңгы эшләрен күрсәтә, уй-планнары белән уртаклаша, аның да хәлләре белән кызыксына. Репин кичләрен беркайда да озак утырырга яратмаган, иртән яраткан эшенә күтәренке күңел белән керешү өчен аның иркенләп ял итәсе килгән. Моңа өстәп тагын бер нәрсә турында әйтергә кирәк, Репин үзенең остаханәсендә өч метрлы йокы бүлмәсе әмәлләп куйган. Бик арыган вакытларында, аннан соң юлда вакыт уздырмас өчен ул кышын шунда мех капчыкта гына йоклаган. Мастерскойның ачык тәрәзәсеннән салкын җил өргән, әле кайчак аның өстенә кар явып китә торган булган. "Репин үз укучыларын бик якын күрде, алар турында чын йөрәгеннән кайгыртты, - дип искә алган Чахров. -Дустым Н.Борисовның ашарга-эчәргә кесәсендә акчасы булмагач, Илья Ефимович аны бик кызганды һәм үз фатирына яшәргә чакырды". Чахров Репинның хатыны Вера Алексеевнадан бик еш кына Тенишева остаханәсен академия остаханәсенә караганда да күбрәк яратасың, дип әйткән сүзләрен ишеткән. Үзенең укучылары арасыннан аеруча конкурска "Сожжение протопопа Аввакума" картинасын иҗат иткән П.Мясоедовны, Ф.Малявин, П.Шмаров, М.Иванов, И.Куликов, Б.Кустодиевны аерым билгеләп үтә.

    1904 елда Яков Чахров академияне тәмамлый һәм 1 ноябрьдә "Повстречались" картинасы өчен художник исеме ала. Ул Санкт-Петербургта сәнгать студиясе ача, рәсем, композиция, сәнгать буенча практик дәресләр бирә, теорияне өйрәнүне кертә, экскурсия һәм музейларга экскурсияләр оештырып, студиядә укучыларны танылган рәссамнарның классик әсәрләре белән таныштыра. И.Е.Репин исемендәге, А.И. Куинджи исемендәге рәссамнар берләшмәләре, "Союз русских художников" берләшмәсе әгъзасы була. Чахров 1917 елга кадәр Репинның Фин култыгы буендагы Пенат утарына бик еш кунакка килә. Инкыйлабтан соң Ленин бер дә уйлап тормыйча Финляндиягә мөстәкыйльлек бирә һәм Петроградтан нибары 50 километрда гына яшәгән Репин көтмәгәндә-уйламаганда чит илдә кала. Чахров инде башка аның янына бара алмый. 1922 елда, педагог булып эшләгәндә, ул Сәнгать академиясе чардагында күпләр онытып бетергән "Установка модели в академической мастерской" картинасын табып ала. Картина төрелгән, бераз бөкләнгән була. Чахров администрациягә мөрәҗәгать итеп, картинаны Куинджи исемендәге берләшмәгә күчерергә рөхсәт ала. Соңрак Сәнгать академиясе ректоры Эссен картинаны кире ала, әмма аннан соңгы ректор Маслов академия музейларын таркатканда картинаны Рус музеена тапшыра. Бары тик 1944 елда гына картинаны яңадан оештырылган Сәнгать академиясе музена кире кайтаралар.

    1930нчы елларда, Илья Репин үлгәннән соң, Советлар Союзында бөек рус рәссамының иҗатына тиешле бәя бирелә башлый. Шуннан файдаланып Яков Чахров үзенең укытучысы турында "Воспоминание о И.Е.Репине", "Репин и его ученики в работе над коллективной картиной" очеркларын яза. Шул ук вакытта яшь рәссамнарны укытуын дәвам итә, совет рәссамнарының Ленинград берлеге әгъзасы була. Сугыш башлангач, 66 яшьлек Яков Чахров Ленинград блокадасында кала һәм 1942 елның 1 гыйнварында ачтан үлә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: