Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Язмышлар

Һәр яңа көн шатлык китерсен

Шәһәрдә яшәүче Тамара Леонтьеваның энергиясенә һәм җитезлегенә сокланмый мөмкин түгел. Инде күптән лаеклы ялга чыккан булса да, әле дә актив тормыш белән яши. Вакытны беркайчан бушка уздырмый, һаман нидер эшли. Маринә ЗАЙЦЕВА - Әйдәгез, узыгыз. Бүлмәләрне җыештыра идем әле. Кичә генә Төмәннән кайттым, өч ай өйдә булмадым, - дип каршылады...

Шәһәрдә яшәүче Тамара Леонтьеваның энергиясенә һәм җитезлегенә сокланмый мөмкин түгел. Инде күптән лаеклы ялга чыккан булса да, әле дә актив тормыш белән яши. Вакытны беркайчан бушка уздырмый, һаман нидер эшли.
Маринә ЗАЙЦЕВА
- Әйдәгез, узыгыз. Бүлмәләрне җыештыра идем әле. Кичә генә Төмәннән кайттым, өч ай өйдә булмадым, - дип каршылады мине Тамара Сергеевна.
Болгар белән Төмән арасында күпме чакрымнар ятуын күз алдына китереп, гаҗәпләнеп тә куйдым: тәүлек ярым поездда, аннары өч сәгать буе таксида утырып кайтып ару-талу дигән нәрсәне белмичә өен тәртипкә китерергә керешкән. Идәннәрне дә ялт иттереп юып чыгарган, тәрәзә пәрдәләрен дә юып элгән, оста чакыртып, су кранын да төзәттерергә өлгергән булып чыкты. Әле тагын тегесен эшләдем, монысын рәтләп куйдым дип тә өстәде.
Тамара Сергеевна элек-электән шат күңеле, хезмәт сөючәнлеге белән аерылып торган. Язмыш сынауларын да бик яшьли татыган. Әтисе Кемерово өлкәсендә шахта шартлау нәтиҗәсендә һәлак булган. Әнисе икенчегә кияүгә чыккач, гаиләсе белән аның туган ягына - Танкеевкага күченеп кайта. Җиде яшьлек Тамараны Танкеевкадагы балалар йортына тапшыралар. Биредә ул алтынчы класска укырга кергәнчегә кадәр тәрбияләнә, өенә бары тик ял көннәрендә генә кайтырга рөхсәт итәләр. Гаиләләрендә тагын дүрт бала - Николай, Татьяна, Люба һәм Ирина туа. Әлбәттә инде, әнисенә дүрт баланы карау җиңел булмагандыр. Әле бит йортта башка мәшәкатьләр дә җитәрлек. Шуннан соң Тамараны балалар йортыннан кире алып кайталар...
Әйтергә кирәк, балалар йорты Тамараның характерын формалаштыруда әйтеп бетергесез зур роль уйнаган. Ул бик иртә мөстәкыйль эш итәргә өйрәнә, һәр нәрсәгә зур җаваплылык белән карый, үз алдына куйган максатка ирешергә тырыша. Төп мәктәпне бары тик бишле билгеләренә генә тәмамлаганнан соң ул Казандагы учет-кредит техникумына керә. Биредә дә гел тырышып укый, шуңа күрә Тамарага эш урынын мөстәкыйль сайларга рөхсәт итәләр. Ул Себер якларын сайлый һәм Төмәндәге саклык банкының берсенә эшкә җибәрелә.
Өстенә җиңел пәлтә кигән һәм кулына китаплар тутырылган чемоданны күтәреп үзенең перроннан ничек чыгуын әле дә хәтерли. Тирә-якка әйләнеп карау белән аның күңелен төрле шөбһәле хисләр биләп ала. Әнә, башка пассажирларны каршыларга килүчеләр байтак, тик аның гына каршылаучы беркеме дә юк. Таныш булмаган шәһәргә аяк басуы җиңел түгел шул. Узгынчылардан сораштыра торгач, үзенә кирәкле банкны да эзләп таба. Тамарага социаль найм килешүе нигезендә бер бүлмәле фатир, шактый суммада подъемный акча бирәләр, банкның әйдәүче экономисты итеп эшкә билгелиләр. Ул елларда яшь белгечләргә Себердә генә түгел, илнең башка почмакларында да кадер-хөрмәт зур булган. Гомумән, кулында диплом булган кешене һәр оешмада һәм учреждениедә кочак җәеп каршы алганнар...
Төмәндә яши һәм эшли башлау белән Тамарага иң әүвәл биредәге кырыс табигать шартларына ияләшергә туры килә. Кышларын биредәге суыклар илле градуска кадәр җитә. Ә менә җәен исә бик тә эссе - температура кырыктан артып китә. Ул елларда урамнардагы йортлар да авыл йортларыннан бер ягы белән дә аерылып тормаган. Бәлки менә шуңа халык арасында Төмәнне «авыллар башкаласы» дип йөртәләр. Шәһәр үзенең күп кенә яклары белән авылны хәтерләтсә дә, биредә, авылдан аермалы буларак, эшчеләргә хезмәт хакын мул итеп түләгәннәр, кибетләрдә азык-төлеккә беркайчан кытлык сизелмәгән, халык эшсезлектән аптырамаган, фатирны да бушлай биргәннәр. Дүрт елдан соң Тамара Сергеевнаны банкның баш бухгалтеры итеп күчерәләр. Омскида экономика институтын тәмамлап (әйтергә кирәк, кызыл дипломга) югары белемгә ия була. Банкта эшләгәндә кияүгә чыга, институт бетергәндә ире Владимир Иванович белән ике бала - Ирина һәм Сергейны үстергәннәр.Тормышы түгәрәк, һәр яктан җитешле булса да, нидер җитешми кебек тоела. Эш-мәшәкатьләре ташып торса да, ул үзенә өстәмә шөгыль эзли. Мәсәлән, балалары укыган мәктәптә берничә ел буе ата-аналар комитеты белән җитәкчелек итә, үз оешмасының профсоюз комитеты рәисе була, район Советына депутат итеп тә сайлыйлар. Тамара Сергеевна боларның барысына да өлгерә, тырышлыгы, уңганлыгы өчен рәхмәт һәм мактау сүзләре дә күп ишетә.
Кызы авырып хастаханәгә эләккәч, Тамара Сергеевна моннан соң гел кан тапшырачакмын, дип үз-үзенә сүз бирә. Сүзендә тора, ул "Россиянең мактаулы доноры" билгесенә лаек була.
Аның сәяхәт итәргә яратуына күп нәрсәләр белән кызыксынуы һәм күпне белергә омтылуы этәргеч бирә. Гаилә альбомын актарып утырганда, Тамара Сергеевна ире һәм балалары белән кай якларга барып чыгулары турында да сөйләде. Сәмәрканд, Көнгердәге (Пермь өлкәсе) тау куышлары, Киев, Одесса, Мәскәү, Санкт-Петербург, Салехард, Пурпе... Молдова, Белоруссия, Таҗикстанда булганнар. Европа илләрендә генә була алмаган, бәлки әле җаен табып ул якларга да барып кайта алыр.
Леонтьевлар гаиләсе тормышында Төмәндә үзләре өчен йорт төзү тарихы да аерым бер сәхифә биләп тора. 36 сутый җирне сатып алып тиешенчә рәсмиләштергәннән соң, ир белән хатын төзелеш эшенә керешә. Ике ел дигәндә бик зур йорт җиткерәләр алар, кунак бүлмәсенең мәйданы гына да ким дигәндә 48 квадрат метр тәшкил иткән. Бакчаларының зурлыгына да күпләрнең исе киткән. Леонтьевлар биредә тугыз алмагач, унике төп карлыган, элиталы сортлы чия, җиләк һәм башка җиләк-җимеш утыртканнар.
Барысына да шат һәм риза булып сөенеп яшәргә генә дә бит. Әмма тормыш гел син дигәнчә генә бармый икән. Көтмәгәндә йөрәк өянәгеннән ире үлеп китә. Тамара Леонтьевна бу кайгыны бик авыр кичерә, көчле стресс нәтиҗәсе буларак, шикәр авыруы килеп чыга. Ире үлгәннән соң зур йорты бөтенләй бушап кала. Балалары никадәр генә үгетләп карасалар да, хуҗабикә Болгарга, үзенең туган якларына күчеп кайтырга җыена башлый. Тормышында нәрсәнедер үзгәртәсе килү теләге көчлерәк булган күрәсең. Безнең шәһәрдә кечерәк бер йорт сатып алгач ул җиң сызганып эшкә керешә. Берничә ай эчендә йортын танымаслык итеп үзгәртә, искереп карала башлаган тәрәзәләрне җылытылган пластик тәрәзәләргә алмаштыра, йортны тышлаган агач "вагонка"ны ялтырап торырлык буяу белән буяп куя. Бакчага махсус блоклардан мунча төзеткән. Өй эчендәге бүлмәләрдәге матурлыкка да игътибар итми мөмкин түгел, һәркайсында гөлләр чәчәк атып утыра.
Болгарга кайтып яши башлагач, Тамара Сергеевна яңадан үзенә яңа шөгыль эзләргә керешә. "Болгар чишмәсе" хорына йөри, "Олимп" спорт залы каршында пенсионерлар өчен махсус эшләүче спорт секциясенә барып языла. Организмын чыныктыруга да игътибар бирә: көн саен өстенә салкын су белән коена....
Стеналардагы матур рәсемнәргә дә игътибар иттем.
- Болар барысы да минем эшләрем. Чигәргә яратам, - ди Тамара Сергеевна.
Ниндидер бәйрәм уңаеннан дуслары аңа төрле төстәге җепләр һәм карап чигү өчен рәсем үрнәкләре бүләк иткән булган. Озын кичләрнең берсендә кулына җеп һәм энәләрен алып, чигү эшенә ничек керешкәнен әле дә хәтерли. Түземлек таләп итә торган мәшәкатьле шөгыль булса да, күңелне тынычландыручы әлеге шөгыльдән ул инде аерыла да алмый. "Маки", "Пасха йомыркасы", "Кәрҗиндәге чәчәкләр" паннолары - аның беренче иҗат җимеше. Шулай да, атлас тукымага сәйлән белән чигелгән Изге ана иконасын иң уңышлы килеп чыккан кул эшләренең берсе дип саный. Тамара Сергеевна бу иконаны пыяла кысага беркеткән һәм ул өйдәге бүлмәләрнең берсендә үзенең лаеклы урынын биләп тора. Ул әле тагын китапларны да бик ярата.
Вячеслав Шишковның "Угрюм-река", Михаил Шолоховның "Тихий Дон" китаплары өстәлендә тора. Күптән түгел борынгы кәгазь һәм тимер акчалары җыя башлаган, НЛО белән кызыксына. Тәмле итеп таба ашлары пешерәсе килү теләге зур булганга, Тамара Сергеевна шәһәрдәге кафеларның берсенә барып үзенчә стажировка да үтеп кайта. Ике ай буе камыр ашлары пешерергә өйрәнә.
Гел яңалыкка, нәрсәдер уйлап табып, үзен генә түгел, ә башкаларны да сокландырырга омтылучы бу кеше турында күп сөйләргә була. Кызганыч, бүгенге чор яшьләрендә мондый сыйфатларны күреп булмый. Моның сере нәрсәдә икән, Тамара Сергеевна?
- Тормышны яратырга кирәк. Кеше һәр яңа туган көнне сөенеп каршыларга тиеш. Шунда гына максатка ирешергә була....
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев