Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Һәр гаиләнең үз батыры бар...

Һәр гаиләнең үз тамырлары, үз тарихы һәм геройлары бар. Аларны беркайчан да онытмыйлар, алар белән горурланып, үрнәк алып яшиләр.

Карина Кострулёва,
шәһәрдәге 2нче урта мәктәпнең 8нче Б класс 
укучысы.
Мин еш кына гаилә альбомын кулыма алып, әби-бабаларымның, туганнарымның фотосурәтләренә  карыйм. Үзем күргәнем булмаса да, өлкәннәрнең алар турында сөйләгәнен тыңларга яратам. Чөнки һәр сурәт, һәр хатирәдә гаиләбезнең генә түгел, илебезнең, республиканың тарихы чагыла...
Гаилә альбомнарының берсендә борынгы кызыклы фотолар бар. Аларда я тынлы оркестр, я биючеләр төркеме, я баянчылар төшерелгән. Алар арасында дәү әтием – бабамның әтисе Георгий Николаевич Кострулёвны бик тиз танып алам. Ул озын  буйлы, төз гәүдәле, чын интеллигент булган, музыканы күңеле белән тоя белгән, яраткан. Ни гаҗәп, гаилә архивында аның тормышы турында сөйләүче шактый документ та сакланган. Менә Георгий Николаевич дәфтәр битенә язган, инде кырыйлары таушалып беткән автобиография. Үзе турында ул болай дип яза:
“Мин музыка белән кечкенәдән мавыктым, музыка сәнгатен оркестрда эшли башлагач тирәнтен өйрәнә башладым. 1922 елда ук мин инде хәрби комиссариат спортклубы каршындагы оркестр белән җитәкчелек иттем”. Ул тумышы белән Орел губернасыннан булса да, сүз инде Спас шәһәре турында бара.
Аның бөтен гомере чын мәгънәсендә музыка белән бәйле булган. 1933 елдан башлап, ул Спас педучилищесында музыка дәресләрен укыта башлый. Сугыш башлангач, ул да башка ирләр белән бергә сугышка китә. Бабам белем биргән бер укучысының хатирәләре буенча, китәр алдыннан ул аңа барлык музыка уен коралларын күз карасы кебек сакларга кушкан, чөнки музыкадан башка гомерен күз алдына да китерә алмаган.
Бабам 2нче гвардия Тацинский танк корпусы составында Ельня, Смоленск, Орша, Минск, Каунас, Кенигсберг һәм башка шәһәрләр өчен барган сугышларда катнаша. Хәтта авыр сугыш елларында да үзешчән сәнгать турында онытмый. Кызыл Армия җырлары смотрында үз программасын бик әйбәт башкаруы өчен 1945 елның 3 апрелендә тапшырылган Мактау кәгазе әлегә кадәр гаилә архивында саклана. Дәү әтием “Кенигсбергны алган өчен”, “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен”, “Батырлык өчен” медальләре белән бүләкләнгән. 
Сугыштан соң ул яңадан туган шәһәренә әйләнеп кайтып, яраткан эше белән шөгыльләнүен дәвам итә. Җырга-моңга мәхәббәт уяткан, музыка уен коралларында уйнарга өйрәткән остазын элеккеге студентлары әле дә сагынып искә алалар.
Фоторәсемнәрдән һәм документлардан тыш, Георгий Николаевичтан тагын бер истәлек – немец кашыгы калган. Нигәдер ул аны үзе белән алып кайткан, бәлки, якыннарына күрсәтергә теләгәндер. Бу кашык әлегә кадәр сакланып, дәһшәтле сугыш еллары, сугыш бозган язмышлар турында искәртеп тора кебек. Чынлап та, кашыкның бит хуҗасы булган, аннары ул минем дәү әтиемә килеп эләккән. Мин чын күңелдән ышанам, аларның икесе дә сугыш булуын теләмәгәннәр. Шулай да тынычлыкны, Ватаныбыз бәйсезлеген саклап калу, дөньяны фашист илбасарларыннан азат итү өчен музыкантка да кулына корал алырга туры килгән...
Георгий Николаевич бик яшьли вафат була. Моңа күпмедер дәрәҗәдә сугыш та гаепледер. Бабам китсә дә, үзе турында якты хатирәләр генә калдырган. Ә без, аның варислары, бу хатирәләрне кадерләп саклап, буыннан-буынга тапшырырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев