Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

«Пулялар яңгыр яуган кебек оча...»

Александра Зайцева сугышта һәлак булган әтисе Иван Сергеевичның фронттан язган хатындагы кайбер юлларны әле дә хәтерли.

Никольск авылында яшәүче хезмәт ветераны ул авыр елларны моңсу хисләр белән искә ала.

Мин – гаиләдәге дүртенче бала. Сугыш башланганда биш яшь тулган иде. Кырык икенче елда әтием Иван Антонович фронтка китте. Аны хәрби комиссариатка озату өчен өйгә иртәдән үк барча туганнар, авыл кешеләре җыелды. Өстәл янында башта бераз сөйләшеп утырдылар, аннары әти хәтәр юлга җыена башлады. Барысы белән саубуллашканнан соң минем яныма килеп тезләнде дә мөлдерәмә тулы күзләре белән күтәрелеп карады. Аның  күзләре сагыш һәм моң белән тулган иде. Әти мине кысып кочаклады да берара җибәрми торды, битләремнән үпте. Мин аның ике кул арасыннан тартылып чыгарга маташам, ә ул һаман саен ныграк кыса... Бу әтинең минем белән шулай саубуллашуы булган икән. Моны бераз соңрак аңладым. Шуннан соң әтине башка бер дә күрмәдем. Ул 1944 елның 9 апрелендә каты яраланган һәм вафат булган. Соңыннан аның үлгәннән соң “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнүе турында белдек.
Әтинең фронттан язган хатларын абыйларым Сергей белән Владимир кычкырып укыды. Әтинең хатындагы «Пулялар яңгыр яуган кебек оча, башны күтәрерлек тә түгел, шулкадәр куркыныч...», дигән юлларны әле дә искә алам. Сугыш инде азагына якынлашып килә иде, без түземсезлек белән әтинең кайтуын көттек. Әмма насыйп булмаган икән. 1944 елның апрелендә тәрәзәне шакыдылар. Авыл Советында дежур торучы  «әтиегезне үтергәннәр» дигән кайгылы хәбәр китерде. Чоланда нидер эшләп йөргән әни чак кына егылып китмәде. Көчкә генә урындыкка утырды да елап җибәрде. Аңа карап Катя белән мин дә елый башладым...
Сугыш елларындагы авырлыклар кешеләрнең үзәгенә үтте. Безнең әни сыер асрады. Җәйләрен барыбыз бергәләшеп печән әзерләдек. Болын-тугайлар аз иде, шуңа күрә печәнне кайдан туры килсә, шуннан чабарга туры килде. Безгә әтинең туганы – урманчы булып эшләүче Афанасийның булышканын хәтерлим. Әни иртәдән урмандагы ул күрсәткән болынлыкларны барып чапты, бераз кипшенгән печәнне арба белән ташыдык. Әнигә абыйларның ярдәме күбрәк тиде, соңыннан аларны да фронтка алдылар. Бөтен авырлыклар Катя апа җилкәсенә төште, әби белән миңа өйдә күбрәк эшләргә туры килде. Гомумән, ул елларда беребез дә кул кушырып утырмадык. Бозау көттем, чебешләр ашаттым, бакчада чүп утадым, яшелчәләргә су сиптем. Без әле тагын урманга ат кузгалагы җыярга йөрдек. Капчыкка төяп кайткан кузгалактан аш пешердек, кыздырып ашадык, бераз гына он кушып, бәйрәмнәрдә кабартма да пешергәләдек. Ипи булмады, шуңа күрә күп итеп бәрәңге утырттык. Әмма егерме биш сутыйдан казып алганы да җитмәде. Кул тегермәнендә тарттырган бодайдан (башакны качып-посып кырдан җыйдык) пешерелгән ботка тәмен әле дә онытмадым. Кычыткан ашын бераз сөт кушып ашадык. Әмма барыбер тамак туймады. Аеруча олы абыем Сережаның ашыйсы килүдән ничек өзгәләнүен күру бигрәк авыр булды. Колхозда эшләде ул. Бервакыт төшке ашка алданрак кайтты, әни бернәрсә дә пешерергә өлгермәгән иде. Җәй көнне утынны экономияләү өчен мичкә сирәгрәк яктык, ризыкны ишегалдында казан асып әзерләргә дә туры килде. Ашыйсы килгән абыйның утырып елаганы бүгенгедәй күз алдында тора. Мин аны бик кызгандым. Бераздан аны армиягә алдылар, махсус частьта өйрәнү узганнан соң Тын океан флотында хезмәт итә башлады. Бу вакытта инде сугыш тәмамланып килә иде. Хатларында һәрвакыт «безне яхшы ашаталар, әнине дә монда китереп, туйганчы бер ашатасы иде» дип язды.
Без бик фәкыйрь яшәдек. Өскә, аякка кияргә берни булмады, чөнки акча юк иде. Колхозда эшләгән өчен бер тиен дә түләмәделәр. Урамда гел яланаяак йөрергә туры килде. Кием булмагач, мәктәпкә дә яшьтәшләремнән бер ел соңга калып укырга кердем. Адым саен чабудан тарткан нужа, ачлык-ялангачлык бөтенесенең үзәгенә үтте. Әмма шуңа да карамастан, авылда тормыш дәвам итте. Кеше үзенең җан сыкравын, әрнү-газапларын җыр-моң белән басты. Кичләрен урамда кызлар җыры ишетелеп торды. Мин үзем дә җырларга яраттым. Хәтерем яхшы булганга күрә, җырларны, аеруча такмакларны тиз отып алдым. Кайвакыт әби белән бабай янына килгәч, ишекне ачып керүгә үк: «Мич башына менәм дә, җылы оеклар бәйлим, ә көндезләрен әле колхозга эшкә йөрим...» дип җырлап җибәрәм. Алар туйганчы көлә... Ул елларда җыр азга гына да булса кешеләрнең кайгыларын оныттырды, күңелләрендә өмет уты кабызды.
Бераз үсә төшкәч, мин дә дус кызларым белән урамга чыга башладым. Кич белән өй янында өеп куйган бүрәнә өстенә утырабыз да җырлыйбыз. Ул чакта безне, йокларга ирек бирмисез, дип берәү дә әрләмәде. Киресенчә, иртән эшкә баргач, матур җырлыйсыз, дип мактыйлар иде. Җыр минем гомерлек юлдашым булды. Никольск авылы Мәдәният йортында уза торган бәйрәм концертларында еш чыгыш ясадым, үзешчән сәнгатьтә актив катнаштым, коллектив белән фестивальләргә, төрле бәйрәмнәргә даими чакырып тордылар.
Әле дә, моңсуланган чакларда, күңелне җыр белән юатам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев