Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Порфировкада туган Социалистик Хезмәт Герое Евдокия Грехова

    Хезмәт герое сыерларның күп сөт бирә торган яңа токымын булдыруда катнашкан.

    Совет чорында илебез тормышында җи-тәкчеләр, хәрбиләр, галимнәр белән бергә шәһәрдә һәм авылда яшәгән гади кешеләр дә үзләреннән якты эз калдырган.

    Шундыйлар арасында ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое Евдокия Исаевна Грехова да бар.

    Узган гасыр урталарында ул хезмәттәшләре белән бергә терлекчелек тармагында революция ясаган, дип әйтергә була.

    Елына һәр сыердан 16 мең литрдан артык сөт савып алуга ирешкән ул. Бу – рекордлы күрсәткеч! Моның өчен аңа 1937 елда беренче Ленин орденын тапшырганнар.

    Порфировка – Геройлар авылы

    Евдокия Порфировкада туган. Революциягә кадәр үк инде Спас өязеннән читтә дә яхшы билгеле булган бу авылга алпавыт Молоствов нигез салган. Матур табигате белән бу авыл күпләрне сокландырган, чиркәвенә тирә-күрше авыллардан гыйбадәт кылырга агылганнар.

    Үзгәртеп кору елларында бу чиркәү материалларын район үзәгендә калкып чыккан Болгар чиркәвен төзүдә кулланганнар.

    Революциядән соң авыл даны республикадан читкә тарала. Үзенең батыр ул-кызлары белән яхшы билгеле булган авыл бу.

    Әмма, кем әйтмешли, тормышта батырлык кылу өчен һәркемгә дә урын җитәрлек.

    Петр Тимофеевич кыюлык үрнәге күрсәтеп, Бөек Ватан сугышы елларында батырларча һәлак булган. Бер биеклекне саклаганда патроннары беткәч, ул полкташларын кул сугышына күтәргән. Бер солдат та әсирлеккә төшмәгән, барысы да һәлак булган. Петр Лихачевка үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелгән.

    Якташыбызга Болгарда һәм аның һәлак булган урынында бюст куелган.

    Евдокия исә башка юл белән киткән. Ул авыл хезмәтен сайлаган. Ватан аның тырышлыгын югары бәяләгән. Сугыштан соң берничә ел узгач, Грехова бригадасындагы һәр сыер уртача алты мең килограмм сөт биргән.

    Ирешкән зур казанышлары өчен ул 1948 елда Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган. Шунысын әйтергә кирәк, аның группасында савым арта бара һәм елына җиде мең килограммга җитә. 1951 ел азагында Евдокия Грехова икенче тапкыр Социалистик Хезмәт Герое була. Моннан тыш, тырышып, намус белән эшләгәне өчен аңа биш Ленин ордены тапшырганнар.

    Хезмәттәге батырлык

    Хезмәттә ирешкән казанышлары өчен Евдокия Исаевна Кострома өлкәсендәге “Караваево” нәсел заводында тупланган уңган терлекчеләр коллективына рәхмәтле. Күп балалы Исай Грехов гаиләсе егерменче еллар азагында, тормыш итү кыенлашкач, бәхет эзләп Кострома якларына чыгып киткән.

    Туган авылында аның атын, сыерын колхозга тартып алганнар. Авылда малсыз ничек яшәргә? Порфировкалыларның күбесе Дзержинск якларына чыгып киткән. Греховларны бер танышы Караваевога чакырган.

    Биредәге нәсел заводы 1920 елда оешкан, хуҗалыкта күп сөт бирә торган нәселле терлек үрчетү белән шөгыльләнгәннәр. Ун ел дигәндә “Кострома” токымлы сыерлар үстерә башлаганнар. Шуннан соң һәр сыерның сөте 2300 литрдан 6000 литрга кадәр күтәрелгән.

    Евдокия группасындагы бер сыер, мәсәлән, 16 мең литр сөт биргән. Шуның өчен аның күкрәгенә беренче Ленин орденын такканнар.

    Бу ил буенча алганда да иң зур күрсәткечка саналган.

    Әлбәттә инде, продукция җитештерүне арттыру өчен сыерларны ашатуга зур игътибар бирелгән. Төрле азыкны график буенча чиратлаштырып биргәннәр. Савымчылар малларга азык таратып йөрмәгән, алар бары сыер гына сауган.

    Егерме ел эчендә фермада бер генә нәселле бозауның да үлү очрагы теркәлмәгән. Бозауларны “салкында үстерү ысулы” киң кулланылган – ягылмый торган биналарда асраганнар. Күп нәрсәнең мал асраучыларга бәйле булуын да әйтергә кирәк.

    Кострома терлекчеләренең эш тәҗрибәсен ил буенча өйрәнә башлаганнар. Грехова бригадасындагы сигез сыер савучының алтысы Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган.

    1954 елда оештырылган Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә Кострома терлекчеләре чыгарган малларны махсус павильоннарда күрсәткәннәр.

    ВДНХ территориясендәге павильоннарның берсенә сыер һәм үгез скульптурасын да ясап куйганнар.

    Истәлекләр мәңге онытылмас

    Быел Социалистик Хезмәт Герое исеме булдырылуга 70 ел тула. СССР Югары Советы Президиумы Указы нигезендә, ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган кешегә “хезмәттәге батырлыгы өчен аның туган җирендә исеме язылган бюст куела”.

    Кызганыч, Евдокия Исаевнаның туган авылы инде юкка чыккан. Порфировка авылы бетерелүгә байтак еллар узып бара. Авыл урынында котырып үлән үсеп утыра хәзер.

    Ил күләмендә танылган сыер савучының исемен туган авылында мәңгеләштереп булмаса, бу мәсьәләне район дәрәҗәсендә хәл итәсе иде. Аның тормышы һәркемгә дә үрнәк булырлык.

    Герой исемен Болгардагы бер урамга бирергә яки алдынгы савымчылар өчен аның исемендәге премияне булдырырга да мөмкин.

    Батыр якташыбызның исеме онытылырга тиеш түгел.

    –Тормышымнан бер дә зарланмадым, – дигән ул биргән интервьюларның берсендә. – Эшем авыр, әмма минем өчен кызыклы булды. Күп сөт бирә торган сыерларны без чыгардык бит инде. Әле дә булса фермада эшләгән елларны сагынып искә алам – дип уртаклашкан Евдокия Исаевна Грехова әҗгәмәләрнең берсендә.

     

     

    Безнең социаль челтәрләр:

    ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

    Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: