Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Почтальон – иң кирәкле кеше!

Вожи авылы почта бүлеге җитәкчесе Светлана Грошеваны быел Болгарда узган алдынгылар слетында хөрмәтләделәр: фоторәсемен район Мактау тактасына урнаштырдылар.

Грошеваның хезмәт стажы гына да кырык елдан артып китә. Авылдагы почта бүлегендә ул мәктәпне тәмамлагач эшли башлаган.

Алдан белеп торган

– Почтальон булачагымны белеп тордым. Әҗмәрдә урта мәктәп тәмамлагач почтага эшкә урнаштым. Читтән торып Казандагы элемтә техникумына кердем. Укып эшләргә туры килде. Аннары кияүгә чыктым, ирем белән Вожида яши башладык. Эшкә Әҗмәргә йөрдем. Ике авыл арасы – 7 чакрым. Һава шартларының нинди булуына карамастан, җәяү бардым һәм кайттым. Атка яки машинага утыртып баручылар да очрады. Аннары велосипед сатып алдым. Бер авылдан икенчесенә йөреп эшләү читен булып күренергә мөмкин. Эшемне яратам, шуңа күрә зарланганым юк, – ди Светлана Викторовна.

Грошевлар гаиләсен шатландырып уллары һәм кызлары туа. Башка авылдашлары кебек, хуҗалыкта мал-туар асрый башлыйлар, бакчада яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр. Светлана барысына да өлгерә. Хәтта декрет ялында да иркенләп утыра алмый. Эшкә вакытыннан алданрак чакыралар. Алмашка кеше таба алмаганнар.

– Кырык ел буе бер тапкыр да отпускага чыкканым булмады, – ди ул. – Берничә көн генә ял иттем дә, яңадан эшкә чыктым.

Заман сулышы

– Сиксәненче елларда (мин 1983 елда почтага урнаштым) бөтенләй башкача эшләдек. Кешеләр әле ул вакытта бер-берләренә хатлар язып, посылкалар җибәреп тордылар. Корреспонденцияләр генә дә ике-өч капчыклап җыелды. Кыш көннәрендә халыкка таратырга, дип чанага салып чыктык. Ул елларда газета-журналларга язылучылар бик күп булды. Укытучыларга кочак-кочак килде, – ди Светлана Викторовна. Заман һәм фәнни-техник прогресс почтальоннар эшенә күп төзәтмәләр кертте. Хәзер инде хат язучылар бик сирәк, бетте, дияргә була. Ә менә почтада посылкалар азаймады: Интернеттан актив файдаланучылар челтәрдәге кибетләрдән үсемлек орлыгыннан башлап электр приборларына кадәр яздырып алалар. Почта бүлеге халыкка төрле хезмәтләр күрсәтә: коммуналь һәм башка хезмәтләргә түләргә, акча күчерергә, хәтта әле азык-төлек әйберләре, кайбер товарларны да сатып алырга була. Хәзер һәр почта бүлегендә кечерәк бер кибет бар. Халыкка кирәкле товарлар саталар. Почта җитәкчеләренә товар сату һәм хезмәт күрсәтү буенча план да җиткерелә.

Моннан тыш, почтальоннар ай саен халыкка пенсия акчасы тарата. Бу аларга зур җаваплылык өсти.

– Почта эшләгәндә күп нәрсәгә өйрәндек, – ди Светлана Викторовна. – Компьютерны әйбәт беләм, бөтен операцияләрне шуның ярдәмендә башкарып чыгабыз.

Яңа көнгә – «Яңа тормыш» белән

– Халык газета-журналларга языламы?

– Язылмый калганнары юк. Аеруча олы яшьтәгеләр газета-журналларны көтеп ала. Дөрес, элеккегә караганда азрак язылалар. Бездә, мәсәлән, Республика Татарстан”, “Татарстан яшьләре”, “Казанские ведомости”, “Яңа тормыш”, “Новая жизнь”ны һәр йортта яратып укыйлар, – дип горурланып сөйли Светлана Викторовна.

Ни кызганыч, авылларда соңгы елларда халык саны сизелерлек кимеде. Светлана Грошева яши торган Вожида да шул ук хәл күзәтелә. Яшьләрнең авылда каласы килми, мәктәпне тәмамлауга калага китеп бару ягын карыйлар. Халык азайгач, матбугатка язылучылар саны да кимү ягына таба бара.

Барысына да өлгерә

Светлана Викторовнага халыкка хезмәт күрсәтү белән бергә, әле тагын өстәмә вазыйфалар да йөкләнгән. Почта бүлекчәсе бинасының идәннәрен юа, кышын себереп тутырган карны көри, су ташый. Узган елга кадәр әле бинаны мичкә ягып җылытырга туры килгән. Былтыр, ниһаять, электр  җылыткычы куйганнар. Инде кыш буе күтәреп утын ташып йөрү мәшәкатеннән котылган.

– Мин әле тагын Кожаевкада да пенсия таратам, – ди Светлана Викторовна. – Анда сигез айдан бирле почтальон юк.

– Авылдагы почта бүлегендә эшләүчеләргә бик читен түгелме?

– Болай юк кебек. Эшемне яратам. Дөрес, кайчак урам буйлап газета-журналлар таратканда бераз куркыныч булып китә. Кайберәүләр бәйдә торган этләрен чыгарып җибәрә. Ташланырга гына торалар. Болай алганда, авылда яшәү өчен шартлар җитәрлек. Кибеттә кирәкле ризыкны саталар, кичләрен урамнар яктыртыла, кардан даими чистартып торалар.

Уңганнар бик күп бездә

– Безнең почтада уңган, тырыш хезмәткәрләр аз түгел. Бер оешмада, минем кебек, ким дигәндә 30-40 ел хезмәт куйган кешеләр бар! Мисал өчен, Никольскидан Марина Крапивина, Красная Слободадан Люба Феоктистова, Кимнан Валя Репьева – әнә шундыйлардан. Элеккеге җитәкчеләребез Галина Генадьевна Каргина белән Татьяна Алексеевна Плаксинаны әле дә булса җылы хисләр белән искә алам. Һәрчак бер-беребезгә булышып, кирәк чакта ярдәм кулы сузып яшәдек. Кайгысын да, шатлыгын да бергә уртаклаштык. Кызганыч, соңгы елларда сирәк күрешә башладык шул, – ди әңгәмәдәшем.

Үзе турында сөйләгәндә, Светлана Грошева инде пенсиягә чыгарга да аз гына вакыт калып бара, дип искәртеп куйды. Дөрес, почтальонның әле лаеклы ялга китәргә исәбе юк.

– Өйдә дә эшләр аз түгел – диде ул. – Хуҗалыкта ирем белән ике сыер, ике бозау, кош-корт асрыйбыз, бакчабыз зур. Кыскасы, мәшәкатьләр җитәрлек. Эшсез дә торасы килми. Кырык елга якын почтада эшләү мине күп нәрсәгә өйрәтте. Исәнлек булганда, әле тагын эшлисе килеп кенә тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев