Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Озак яшәүнең сере...

    Бөек Ватан сугышы тәмамлануга да инде бик күп еллар үтте. Шушы авыр еллар турында көнне-төнгә ялгап эшләгән, тылда һәм фронтта Бөек Җиңүне якынайту өчен чын батырлык күрсәткән, кырыс заман сынауларын үткән кешеләр генә сөйли ала.

    Ирина Телицына.
    "НЖ".
    Никольскида яшәүче Екатерина Никитична Филимоновага шушы көннәрдә 94 яшь тулды. Олы яшьтә булуына карамастан, аның хәтере яхшы, ул сугыш еллары, авылдашлары, сугыштан соңгы авыр еллар турында бик озак сөйли ала.
    Ул тумышы белән Ширбәт авылыннан. Иртә ятим кала. Әнисе ягыннан апасы аны үз гаиләсенә сыендыра һәм ул апасының балаларын карап тора. Нужа дигән нәрсә бик иртә эшли башларга мәҗбүр иткәнлектән, мәктәптә өч кенә ел укып кала.
    Аннары тормышка чыга. Ире белән икесе дә хуҗалыкта тырышып эшлиләр, ике балалары туа, ләкин ул ире белән өч ел гына яшәп кала.
    1939 елда аны армия хезмәтенә алалар, шуннан сугышка китә. Иренең фронттан язган ике генә хаты килә, шуннан хәбәрсез югала. Ул тормышта бик эшчән, булдыклы кеше була. Балалары да, үзе дә аны бик сагынып яшиләр.
    Башкалар кебек, Екатерина Никитична сугыш еллары авырлыгын күп күрә. Окоп казу, урман кисүләрне искә төшергәндә әле дә тыныч кына сөйли алмый. Хатын-кызлар кеше чыдамаслык салкыннарда эшлиләр. Түзә алмыйча качып китүчеләр дә була, ә бит моның өчен төрмәгә утыртканнар.
    Ниһаять, күптән көткән Җиңү көне дә килеп җитә. Сугыштан соң да кешеләр авырлыкларны күп күрәләр. Ул колхозда тырышып эшли.
    Акрынлап балалары да аякка баса. Екатерина Никитична ялгыз хатын җилкәсенә төшкән бөтен кыенлыкларны үз башыннан кичерә. Бер ялгызы терлекләргә кыш чыгарлык печән әзерләү үзе генә дә ни тора... Бервакыт печән төяп кайтканда улы дилбегәне сорап алып, атны үзе алып кайтмакчы була. Бер урында арба янтаеп китә дә, печәне белән җиргә ава. Күпме азапланып эшләгән эш юкка чыга, арбаны бушатып, яңадан төяргә туры килә.
    Озакламый ул Вожидан туган авылы Ширбәткә күчеп яши башлый, монда сыер савучы булып эшли. Үзенекеләрдән башка, туганының биш баласын да карап үстерә. Бу үзе генә дә зур батырлык бит. Эш сөючән, киң күңелле Екатерина Никитична гомере буе җыр-бию, такмаклар ярата, шуңа күрә һәр бәйрәмдә аның урыны табын түрендә була.
    Дөнья мәшәкате белән балаларның үсеп җиткәне сизелми дә кала, тиздән оныклары дөньяга килә. Монда да аның ярдәме кирәк була. Оныгы Наташаны да үзе карап үстерә. Бергәләшеп сыерын да савалар, өйне дә җыештыралар. Наташаның яшьли фаҗигале үлүе әбисе өчен гомерлек яра була. Улының үлемен дә Екатерина Никитична бик авыр кичерә. Хәзер оныкларының балаларын, әниләреннән кечкенә калган Екатерина белән Татьянага ярдәм итә.
    Ширбәттән халык күпләп китә башлагач, алар Никольскига күченәләр. Җитмәсә, янгын чыгып, Екатерина Никитичнаның йорты янып бетә, күчәргә бәлки шул да сәбәп булгандыр. Ул яңа урынга бик тиз ияләшә. Дөрес, өендә уңайлылыклар юк, ләкин авыл кешесенең аңа бик исе китми.
    Ул әле дә хәрәкәттә. Яз җитүгә бакчада эшләр башлана. Яше шактый булып, куллары сызласа да, бакчага чыгарга җыена. Җирне үзем казый алмасам, гомеремдә беренче тапкыр кеше яллап булса да, казытам ди.
    Унынчы дистәне ваклап килүче бу ветеран сирәк булса да, кибеткә чыгып керә. Даими рәвештә социаль хезмәткәр килеп, эшләрендә булыша, күршеләре Новиковлар атна саен мунчага чакыралар. Дөрес, аны шәһәрдәге туганнары да чакыра, уңайлы фатирда рәхәтләнеп яши алыр иде. Ләкин хәзергә үз йортыннан беркая да китәсе килми.
    ...Ачык йөзле, кунакчыл Екатерина Никитичнадан аерыла алмыйча озак сөйләшеп утырдык. Үз гомерендә күпне күргән, күпне кичергән булса да, киң күңеле булып калган, аннан ниндидер бер җылылык бөркелә кебек тоелды миңа. Андый кешеләр һәрвакыт үзләренә тартып торалар. Озак яшәүнең сере дә шул түгелме икән?

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: