Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Осталыгы белән сокландыра

Лаеклы ялга чыккач Антоновка авылында яшәүче Лидия Бурмистрованың яраткан кул эше белән ныклап шөгыльләнү өчен мөмкинлеге тагын да арткан. Ул гади генә әйберләргә “җан” өрергә сәләтле, үзешчән сәнгатьттә актив катнаша.

Ирина ТЕЛИЦЫНА

Бурмистровлар хуҗалыгының йорт яны территориясе ерактан ук игътибарны үзенә җәлеп итә. Йорт каршындагы бакча янәшәсендә урамның шактый бер өлешен оригиналь эшләнмәләр биләп тора. Аларны зур осталык белән һәм матур итеп ясаганнар, төрле ачык төсләргә буяганнар. Бу эшләнмәләр бер-берсен тагын да тулыландыра, композицияне тагын да үзенчәлеклерәк итә сыман...
Бу кабатланмас почмак ел дәвамында йорт хуҗаларын гына түгел, бу тирәдән узучыларны да һәрвакыт сокландыра. Азга гына булса да туктап барысын да игътибар белән карап чыгасы, Бурмистровларның иҗатына бәя бирәсе килә. Теләк булганда, авыл кешеләре чүплеккә чыгарып ташлый торган әйберләрне җыеп, урамны бизәргә була икән бит. Фантазияң генә җитсен, үзең яши торган урамны яки йорт яны тирәсен ташландыктан табып алган төрле әйберләрне кулланып  ямьләү, матурлык өләшүче почмак итү өчен күп акча да кирәк түгел.
Төрле зурлыктагы пластик шешәләр, искергән таз, кәстрүл, автомобиль камерасы һәм покрышкалары һәм башка әйберләргә Лидия Сергеевна белән Александр Григорьевич Бурмистровлар “җан өрә”. Урамдагы могҗизалар утравында кое бурасы да күренеп тора, аңа матур итеп капкач ясап куйганнар. Койма буйлап урман җәнлекләре – төлке, куян, аю, бүре тезелеп баскан. Бурмистровлар аларны иске автомобиль шиныннан ясаган. Җиргә казып күмгән покрышкаларга өстәп агач баганалар утыртканнар һәм аларны жираф иткәннәр. Шулай ук автомобиль камерасыннан кисеп ясалган аккошларга да игътибар итми мөмкин түгел. Өстәвенә, аларны күзне камаштырырлык ак төскә буяп куйганнар. Бурмистровлар әле тагын иске автомобиль көпчәгеннән “кояш” та ясаган.
Биш литрлы пластик савытлардан менә дигән әкәм-төкәм килеп чыккан,  ә менә кечерәк шешәләрне төрле төстәге һәм зурлыктагы чәчәк таҗына әйләндергәннәр. Ярып булмый торган бүкәннәрне дә әрәм итмәгәннәр, алардан, мәсәлән, төрле зурлыктагы гөмбә ясаганнар.
Бурмистровларның иҗаты урамдагы эшләре белән генә чикләнми. Лидия Сергеевнаның күңел җылысын кушып ясаган кул эшләре өй эчен дә бизәп тора. Стеналарда атлас лентадан чигелгән пейзажларга игътибар итәсең, аның әле мендәрләре дә чигеп матурланган. Хуҗабикә иске материаллардан хуҗалыкта куллана торган сумкалар, косметика савыты тегәргә ярата. Сары төсләрне кулланып ясаган зур көнбагыш яфракларына карап та соклану хисләре кичерәсең. Лидия Сергеевна фоамираннан зур чәчәкләр, сәйләннән агачларны да гаҗәеп зур осталык белән ясый. Ул кул эшләре белән ныклап торып әле күптән түгел генә шөгыльләнә башлаган. Күп нәрсәгә авыл китапханәсендә оештырылган түгәрәк утырышларына йөри башлагач өйрәнгән.
– Сүз дә юк, башта катлаулырак тоелды, әмма мавыктыргыч иде, – дип искә ала Лидия Бурмистрова.– Шулай да, матурлык тудырасы килү теләге көчлерәк булды. Өстәвенә, хәзер буш вакытым да күп, иң мөһиме – күңелдә теләк зур...
Әнә шулай элеккеге сыер савучы кул эшләре остасы булып киткән. Лидия Сергеевна утыз елдан артык совхоз фермасында бозаулар үстергән, аннары сыер сауган, хуҗалык терлекчеләре арасындагы ярышта гел алдынгы урыннарны биләп торган. Намуслы хезмәте, югары нәтиҗәләргә ирешкәне өчен берничә тапкыр районның авыл хуҗалыгы алдынгылары слетына делегат итеп сайлаганнар. Күп вакыты совхоз фермасында үтсә дә, Бурмистровлар үз хуҗалыкларында сыер, дуңгыз, сарык, күп итеп кош-корт асраган, бакчада бәрәңгесен, башка яшелчәсен үстергәннәр. Уңган хуҗабикә барысына да өлгерергә тырышкан. Дөрес, ул чакта кул эше турында уйлап та карамаган. Инде менә хәзер барысына да җитешә. Лидия Сергеевна әле тагын “Бизнә таңнары” вокаль ансамблендә җырлый, чиркәүгә барырга да вакыт таба. Гомумән, вакытның кадерен белеп яши ул. Яңа туган һәр көнне зур өметләр белән каршылый, кул эшеннән күңеленә зур канәгатьләнү хисе ала.
                 Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев