Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Олы йөрәкле укытучы, зирәк тәрбияче

Клара Сәлимова, педагогия хезмәте ветераны. Кышның соңгы ае - февраль, бик миһербанлы булды быел. Әнә бүген дә иртәдән талгын гына ябалак-ябалак кар ява. Кышның матурлыгына сокланып, Мөнирә Билалетдин кызы мәктәпкә таба атлый. Аның 35 еллык хезмәт юлы шушы мәктәп белән бәйләнгән. 1958 елның кышында, Ямбакты авылының мәртәбәле, уңган Билалетдин абый...

Клара Сәлимова,
педагогия хезмәте ветераны.
Кышның соңгы ае - февраль, бик миһербанлы булды быел. Әнә бүген дә иртәдән талгын гына ябалак-ябалак кар ява. Кышның матурлыгына сокланып, Мөнирә Билалетдин кызы мәктәпкә таба атлый. Аның 35 еллык хезмәт юлы шушы мәктәп белән бәйләнгән.
1958 елның кышында, Ямбакты авылының мәртәбәле, уңган Билалетдин абый һәм Мөнәвәрә апа гаиләсен сөендереп дөньяга аваз салган ул. 1965 елның беренче сентябре аның балачак хатирәләрнең иң бәхетле мизгелләреннән берседер. Очып китәргә әзер ап-ак күбәләкне хәтерләткән кечкенә кызчык мәктәпкә атлады. Мәктәпне тәмамлагач, иптәш кызлары белән башкалабыз Казанга юл тота Мөнирә.Һөнәри-техник училищеда бер ел белем алгач, Казан җитен комбинатына эшкә урнаша. Ләкин тормыш син дигәнчә генә бармый, ул да урау юллар аша үзенең туган мәктәбенә әйләнеп кайта.
Вакыт арбасы үз агымы белән тәгәри дә тәгәри: 1975-1978 еллар - Казан җитен комбинаты; 1978-1986 еллар - мәктәптә өлкән пионервожатый, шул ук елларда Казан дәүләт педагогия институты филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә читтән торып укулар. 1986 елдан бүгенге көнгә кадәр татар теле һәм әдәбияты укытучысы; 1989-2007 еллар - укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.
Аның иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлык-куанычлары, борчу-мәшәкатьләре, уңышлары, бар сулаган сулышы Мәктәп сүзе белән бәйле. Инде менә утыз биш ел Мөнирә Билалетдин кызы балалар күңеленә белем орлыклары сала. Бу орлыклардан исә балаларда туган телебезгә мәхәббәт һәм горурлык хисләре, игелек, мәрхәмәт, шәфкать, тәүфыйкъ кебек сыйфатлар үсә, ныгый. Шатлык-көенечләр, уңышлар һәм уңышсызлыклар, җиңү һәм җиңелү-ләр тулы утыз биш ел!
Кочак-кочак мәктәп планнары, дәфтәр-ләр, укылган әдәби, фәнни-методик китаплар, квалификацияне күтәрү курслары, аттестацияләр, район, республика дәрәҗәсендә үткәрелгән семинарлар, конференцияләрдә ачык дәресләр, мәктәпнең укыту-тәрбия процессына җитәкчелек итү һ.б.
... Хәйран калам, бу кадәр авыр йөкне тарту өчен кайдан көч һәм энергия алган бу кечкенә генә гәүдәле, олы йөрәкле мөгаллимә?!
Мәктәбебез чын милли татар мәктәбе. Шул исемне югары йөртү өчен халык педагогикасы методларына, халкыбызның күп гасырлар буена тупланган милли традицияләренә, гореф-гадәтләренә нигезләнеп укучыларда милли үзаң формалаштыру өстендә күпкырлы эш алып барыла.
Татар теле һәм әдәбияты буенча үткәрелгән район һәм республика олимпиадаларында аның укучылары даими призлы урыннар яулыйлар.
Аның хезмәт юлында мәктәпкә килгән мәртәбәле кунаклар арасында республика Мәгариф министрлары да, якташыбыз педагогия фәннәре докторы, академик Әнвәр Нуриәхмәт улы Хуҗиәхмәтов, олпат язучыларыбыз һәм шагыйрьләребез Туфан абый Миңнуллин, Фоат Галимуллиннар, балалар язучылары Резедә Вәлиева, Мәрзия Фәйзуллина, Йолдыз һәм башка сәнгать әһелләре бар. Ул алар белән якыннан танышып әңгәмәләр алып баруына чын күңелдән шатлана, укучыларның "тере" язучылар, шагыйрьләр белән очрашуларына чиксез сөенә.
Мөнирә Билалетдин кызы күп еллык нәтиҗәле хезмәте өчен хөкүмәтебезнең, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе Мәгариф министрлыкларының, район мәгариф бүлегенең Мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары, күп санлы грамоталары белән бүләкләнде. Ул - хезмәт ветераны. Әнә шундый зур уңышларга ирешелгән икән, димәк, укытучының хезмәте акланган, аның зур түземлелек аша энә белән кое казуы бушка үтмәгән булып чыга. Үзенә генә хас сабыр, кешелекле, белемгә омтылышлы, гомерен балалар язмышы белән бәйләгән хезмәттәшем алдында баш иям, үземнең укучым булуы белән горурланам.
Мөнирә Билалетдин кызы бүген дә иҗади эшли, һәр баланың күңеленә ачкыч таба, укучының сәләтен үстерә белүче чын укытучы, зирәк тәрбияче.
Ул сыйныф җитәкчесе дә әле. Шуңа күрә әти-әниләр белән еш аралаша, очраша, аларны төрле чараларда катнаштыра.
Мөнирә Билалетдин кызы - үрнәк әни дә. Ике кызы - йөрәк җимешләренә белем, тәрбия биреп, олы тормыш юлына чыгарды. Олы кызы Энҗе - югары белемле тел белгече. Кече кызы Нәркискә Казан технология университетын тәмамларга санаулы көннәр калып бара. Тормышның ачысын-төчесен, нужасын татыса да, авыр, катлаулы минутлар кичергән булса да, ул тормыштан ямь табып яши.
Олы юбилее көннәрендә хөрмәтле хезмәттәшемне барлык укучылары, хезмәттәшләре, авыл халкы, шәхсән үземнең гаиләм исеменнән кайнар котлыйм.Унышларга сөенеп, бәхет хисе кичереп яшә, Мөнирә! Ходай сиңа һәр иртәне шатланып каршы алырлык, сау-сәламәт булырлык, замана авырлыкларын, күңел төшенкелеген читләтеп үтәрлек гомер бирсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев