Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Олы хөрмәткә лаек кеше

Билгеле булганча, табиб - җир йөзендә иң изге һөнәрләрнең берсе. Алар халык арасында да иң абруйлы кешеләр. Үз гомерен кешеләр сәламәтлеген саклауга багышлаган Владимир Ергачевны әнә шундыйлар рәтенә кертергә була.

Марина Осинцева,
йогышлы авырулар бүлеге шәфкать туташы.
Безнең район хастаханәсендә үз эшен яхшы белгән, тәҗрибәле табиблар аз түгел. Йогышлы авырулар бүлеге мөдире Владимир Иванович Ергачевны районда белмәгән кеше юктыр. Без шактый еллардан бирле бергә эшлибез, шушы вакыт эчендә аның белгеч буларак та, кеше буларак та олы хөрмәткә лаек булуын күрдек. Табибның хезмәт стажы утыз биш елдан артып китә. Бу вакыт эчендә ул осталык, гаять зур тәҗрибә туплады.
Владимир Иванович үзенең туган шәһәренә медицина институтын бетергәч кайта. Хезмәт юлын 1977 елда табиб-офтальмолог булып башлый. "Беренче вакытларда кыенлыклар аз булмады, - дип искә ала Владимир Иванович ул елларны, -- кирәкле җиһазлар да, тәҗрибә дә җитмәде. Үз-үзеңә ышаныч туплаганчы махсус әдәбиятны бик күп укырга, зур практика үтәргә кирәк иде..."
1990 елда Владимир Иванович табиб-инфекционист белгечлеге буенча эшли башлый һәм аңа хастаханәнең йогышлы авырулар бүлегенә җитәкчелек итүне ышанып тапшыралар. Бу иң кыен тармакларның берсе була, чөнки еш кына монда диагноз куюда икеләнгән, авыр хәлдәге кешеләрне китерәләр. Табиб авыруны җентекләп тикшереп, анализларны карап, дөрес диагноз куярга тиеш. Шуннан соң гына дәвалый башлый, кешене аякка бастыра.
Владимир Иванович авыруларны да кабул итә, аларга карата һәрвакыт игътибарлы, тынычландыра белә, яхшы киңәшләре белән юата. Моның дару белән дәвалауга караганда да ныграк ярдәм итүен тәҗрибәле табиб яхшы белә.
Безнең доктор районда бердәнбер инфекционист, шуңа күрә ул үзенә зур җаваплылык йөкләнүен яхшы аңлый.
Без, аның кул астында эшләүчеләр, табибыбызны бик хөрмәт итәбез. Ә бит хатын-кызлар коллективына җитәкчелек итү җиңел түгел. Төрле сәбәпләр килеп чыкканда да ул барысын да тыныч кына тикшереп, уңай хәл итә белә. Ул синең эчке кичерешләреңне дә тыңлый белә. Владимир Иванович барысын да аңлап, үзенең төпле киңәшләрен бирә.
Ул гаиләдә дә бик хөрмәтле кеше. Хатыны Ирина Викторовна белән 36 ел тату гомер итәләр, өч бала үстерделәр, хәзер инде дүрт оныклары бар.
Эштән буш вакытларда да тик торырга яратмый - умартачылык белән шөгыльләнә, ауга йөри. Коллективта аның гитарада оста уйнавын да яхшы беләләр.
Хастаханәдә оештырылган концертларда, башка чараларда аның катнашмый калганы юк.
Шушы көннәрдә безнең докторыбыз үзенең алтмыш яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Владимир Ивановичны чын күңелдән бәйрәме белән котлыйбыз һәм нык сәламәтлек, иҗади уңышлар, гаилә бәхете, киләчәктә дә авыруларның сәламәтлеге сагында торуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев