Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Ныклы чыныгу мәктәбе булды

Илшат Габдрахманов Ватан алдындагы изге бурычын намус белән үтәп кайткан. Ул "За ратную доблесть" һәм "За службу на Северном Кавказе" медальләре белән бүләкләнгән, өч ел контракт буенча хезмәт итү дәверендә аңа ике тапкыр туган авылына ялга кайту мөмкинлеге бирелгән. Хезмәт иткәндә хәтәр вакытлар булса да, ул бу сынауларны егетләрчә үткән.

Олег Пахомов.
"НЖ".
Илшат Иске Рәҗәптә туып үскән. Армиягә китәр алдыннан лицей каршындагы дүрт айлык курсларны тәмамлап, хәрби һөнәр алган. Армиягә аны 2006 елның декабрендә алганнар һәм Ставрополь өлкәсенең Невинномысск шәһәрендә урнашкан тимер юл гаскәрләре автопаркына билгеләгәннәр. Яңа гына хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен өйрәнү частендә хезмәт итү җиңел булмаса да, Илшат бу сынауны да уңышлы үткән.
Тик аның фикеренчә, армиядә ике ел хезмәт итү җитеп бетми, чөнки бу вакыт эчендә генә үзеңне күрсәтеп, сынап өлгереп булмый. Шуңа күрә командованиедән үзен Георгиевск шәһәрендә урнашкан частькә күчерүләрен сорый, монда махсус батальон белән контракт төзи. Шулай итеп, хезмәт итү срогы өч елга кадәр арта. Монда хәрби хәзерлек дәрәҗәсе бермә-бер югары, яшәү шартлары да әйбәтрәк була (контракт буенча хезмәт итүчеләр казармада түгел, ә тулай торакта яшиләр һәм аларга шактый күләмдә акча түләнә). Илшат гранатомётчылыкка өйрәнү үтә.
Батальонда хезмәт итүчеләрне еш кына Чечнядагы иминлекне тәэмин итү белән бәйле командировкаларга җибәрәләр. Алар Россия гаскәрләренең шәхси составын республикага китерүче һәм кире озатучы эшелоннарны саклыйлар. Илшатка да беренче командировкасын озак көтәргә туры килми - 2007 елның гыйнварында ук иптәшләре белән Моздок-Ханкала маршруты поездын саклый. Иртә белән Төньяк Осетия станциясеннән чыккан состав кичен кире кайта.
Бу эшелоннар боевикларның игътибар үзәгендә була. Махсус батальон солдатлары вагоннарга урнашалар һәм һөҗүмнән сакларга тиеш булалар. Шуңа күрә поездга артиллерия установкалары, гранатомётлар куела, платформада хәтта танк та була. Юлга куелган миналаргә эләкмәс өчен состав алдыннан комлы капчыклар төягән вагон, аның артыннан сапёрлар утырган вагон бара.Ашханә, туалет һәм башка ярдәмче бүлмәләр урнашкан вагоннардан башка, солдатлар утырган вагоннар бронялы була. Бер рейс эчендә 400 һәм аннан артык хәрби солдат озатыла.
Илшат хезмәт иткәндә Чечнядагы хәлләр бераз тотрыкланса да, вакыты-вакыты белән барыбер шартлатулар, атышлар ишетелеп тора. Күрше маршрутлар буенча йөрүче поездларны шартлату очраклары да булган. Болар барысы да киеренке хәл тудыра, теләсә кайсы мизгелдә һөҗүмне кире кагу өчен әзер торырга мәҗбүр итә. Хәрби сакта торучылар һәрвакыт уяу була. Бәлки бу да боевикларны соңгы мизгелдә туктатып калгандыр.
Илшат сүзләренә караганда, баштарак хәлләр куркыныч булып тоелса да, аннары ияләнәләр. Хезмәт итү елларында ул беренче класслы белгеч була. Өйрәнү полигонында атулар вакытында һәрвакыт яхшы билгеләр генә ала, инструкция буенча нормативларны тиз һәм яхшы тапшыра. Тревога сигналы буенча хәрби постка беренчеләрдән булып килеп җитеп, дошманны кораллы каршыларга әзер була. Аның үз бурычына җитди каравын тиешенчә бәялиләр, ул алты ай узгач, командировка срогын тагын өч тапкыр озайта.
Илшат тагын да хезмәт иткән булыр иде, ләкин аларның частен яңадан Георгиевскига чыгаралар. Аңа бу ошап бетми, шуңа күрә ул яңа контрактка кул куймый, өенә кайтырга була.
- Армия миңа чын тормыш мәктәбе булды, - ди Илшат. - Мин анда үземне чын-чынлап сынап карадым. Хезмәт иткән урыннан бирелгән уңай характеристика тыныч тормышта да ярады. Теләгем булса, хокук саклау органнарына да, шәхси сак предприятиеләренә дә урнаша ала идем. Тик кулымда һөнәрем булганлыктан миндә андый теләк тумады. Җәй көне "Востокзернопродукт "Булгар" җәмгыятендә эшләдем. Эштә төрле вакыт була, ләкин армиядә алган чыныгу миңа нык ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев