Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Нәрсәгә тотынса, барысын да булдыра

Кулы эш белгән, нәрсәгә тотынса, шуны булдыра ала торган, уйлап табучылык белән кызыксынган кешеләрне бездә Кулибиннар дип йөртәләр. 2нче урта мәктәп укытучысы Дмитрий Никиташинны нәкъ шундый кешеләрнең берсе дип әйтергә була.

Ирина Телицына.
"НЖ".
Никиташиннар гаиләсендә элек-электән дәү әтисе дә, әтисе дә балта осталары булганнар. Шуңа күрә Дмитрий кечкенәдән олыларның кул астына кереп, балта эшенә өйрәнеп үскән. Агач белән эшләүдән башка ул техника белән дә мавыга. Бервакыт туган авылы Никольскида берәүләрдә кулдан ясалган дүрт тәгәрмәчле арба күреп, шуны ясап карау хыялы белән янып йөри башлый. Ә бит бу чакта малайга унбер генә яшь була! Арба ясау өчен кирәк булган велосипед тәгәрмәчләрен һәм башка запчастьләрне Дима иске техника өеменнән эзләп таба. Барлык осталыгын, сабырлыгын эшкә җигеп, ничек итсә итә, ләкин теләгенә ирешә. Шунда ул кул астында булган әйберләрдән, бернинди чыгым тотмыйча, үз кулларың белән хуҗалыкта кирәкле әйберләр ясап булуын аңлый.
Спортны яратканга күрә, сигезенче классны тәмамлагач, ул Тәтеш педагогия училищесының физкультура укытучылары хәзерли торган бүлеккә укырга керә. Укып бетергәч, армиядә хезмәт итеп кайта һәм үз белгечлеге буенча Өчкүл мәктәбендә эшли башлый. Ләкин тиздән аны шәһәрнең 2нче мәктәбенә технология укытучысы итеп күчерәләр һәм ул бүгенге көнгә кадәр шушында эшли. Менә инде утызынчы уку елы үтеп бара. Дмитрий Александрович бу еллар эчендә үзенең укучылары белән бергә технология дәресләрендә чын могҗизалар ясый.
Кабинетында үзләре ясаган шашка һәм шахматлар, күрсәткеч таяклары һәм уклаулар, төрле кубоклар һәм судья чүкече бар. Укучылар суд өчен мондый махсус чүкечләрне район судьялары заказы буенча укытучы белән бергә ясыйлар. Агач акчалар тутырылган "Акча" шкатулкасы да шунда ук игътибарны җәлеп итә. Теккән әйберләрне күрсәтер өчен эшләнгән зурайтыла торган агач өстәл дә бик үзенчәлекле итеп ясалган.
Ә чираттагы Укытучылар көненә укучылар үз укытучыларына сюрпризлар әзерләгәннәр. Мәсәлән, физкультура укытучысына - эстафета таяклары, математикларга - линейкалар, кемгәдер агач куна такталары бүләк иткәннәр. Дмитрий Александрович дәресләрен кызыклы һәм эчтәлекле, мавыктыргыч үткәрү, укучыларга тормышта кирәк булачак күнекмәләр бирү өчен зур тырышлык куя.
Быел мәктәпне тәмамлаучы Константин Сосипатров технология укытучысы җитәкчелегендә дүрт ел рәттән "XXI гасыр Кулибиннары" дигән республика техник иҗат олимпиадасында катнашкан һәм ике тапкыр безнең район исеменнән Казан һәм Яр Чаллыда үткәрелгән конкурсларда чыгыш ясаган. Аның беренче эше - агач эшкәртү өчен бик уңайлы клинлы кыскыч. Билгеле, моны гади тимер кыстыргыч ярдәмендә дә башкарырга була, тик бу очракта эш күбрәк вакытны алачак.
Аннары Дмитрий Александровичның күзенә иске тегү машиналары чалына. Аның тәкъдиме буенча аларны электр лобзигы итеп көйлиләр һәм хәзер укучылар аның ярдәмендә агачтан төрле әйберләр ясыйлар. Узган ел алар ясаган бер әйбергә безнең районның Кулибин олимпиадасында катнашучылар арасында беренче урын бирелгән. Бу - җиңел моторлы техника өчен үзлегеннән блоклана торган әйдәп баручы мост. Ул снегоходлар өчен бик уңай. Ә мондый мостның мөмкинлеген күрсәтү өчен Дмитрий Александрович өч тәгәрмәчәле велосипед сайлап алган. Бу җайланманың эш принцибын хәтта ТНВ каналы буенча да күрсәткәннәр. Яшел Үзәндә яшәүче беренче группа инвалид бу җайланма белән кызыксынып, Дмитрий Александровичтан аның өчен инвалид арбасын үзгәртеп көйләвен үтенгән. Бу кеше бик вак адымнар белән генә йөри ала, уң кулы бөтенләй юк, сулы да гарип. Дмитрий Александрович аңа ярдәм итәргә ризалашып, ике айдан ук кул белән идарә ителә торган велосипед приводлы арбаны көйләп тә бетерә. Ул аяк белән кабызыла, пульт ярдәмендә идарә ителә. Бу эше өчен ул республика дәрәҗәсендә өченче урынга лаек була. Аны Дмитрий Александрович Мамадышта үткән педагогларның август конференциясендә күрсәтә. Моннан тыш, укытучыга "Ел хәйриячесе-2012" дигән бүләк тапшыралар.
Ул нәрсәгә генә тотынса да, алдан ныклап уйлап, барлык фантазиясен эшкә җигә. Ләкин аның өчен иң кадерле нәрсә - укучыларыннан рәхмәт сүзе ишетү. Инде мәктәпне күптән тәмамлап чыккан укучылары да кайвакыт аннан киңәш сорарга керәләр. Дмитрий Александрович белән аралашуы җиңел. Ул бар нәрсә турында да кызык һәм аңлаешлы итеп сөйли. Укучыларны үз фәнең белән кызыксындыру өчен бу аеруча кирәк сыйфат.
Моннан тыш, Дмитрий Александрович балалар-яшүсмерләр автомобиль мәктәбе филиалының директор вазифасын да башкара. Шактый егетләр һәм кызлар аның ярдәме белән машина йөртү буенча теоретик һәм практик күнекмәләр алганнар. Мәктәп профсоюз комитеты белән идарә итүне дә юкка гына аңа ышанып тапшырмаганнардыр.
Бу кеше бер дә эшсез утырырга күнекмәгән. Мәсәлән, инде егерме елдан артык умарталар үрчетү белән шөгыльләнә һәм монда да аның осталыгын белмәгән кеше юк.
Ә гаиләдә ул үрнәк әти. Кызы Александра күптән түгел генә биология фәннәре кандидаты исеме алган. Улы Павел медицина университетының дәвалау факультетын тәмамлап, хәзерге вакытта Севастопольдә армия хезмәте үтә.
Дмитрий Александрович үзе көн саен яңа фикерләр, яңа идеялар белән янып яши. Иң мөһиме - укучыларын да бу мавыктыргыч, могҗизалы иҗат дөньясына җәлеп итә белә. Чын Кулибиннар шундый буладыр инде...
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X