Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Әнкәмнең догалары саклады…

    Минниса апа Сәлахова - Бөек Ватан сугышы елларында кулына корал тотып илебез бәйсезлеге өчен көрәшкән батырларның берсе.

    Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ.
    "НЖ".
    Иске Рәҗәп авылында гомер итүче Минниса Билал кызының хәрби хезмәте башкаларныкыннан аерылып тормый кебек. Әмма һәр солдатның кабатланмас үз юлы бар. Бу юлның һәр адымында үлем сагалап торган.
    Кырык икенче елның апрелендә Минниса Билал кызына унсигез яшь тула, 1943 елның июлендә аңа повестка китерәләр. Винницадагы запас полкта яшь сугышчы мәктәбен узгач, Беренче Украина фронтына җибәрәләр.
    - 202нче аерым зенит-артиллерия дивизиясендә төзәүче идем, - дип искә ала Минниса апа.-Сугышның тынып торган чагы сирәк булды, немец самолетлары безнең позицияне туктаусыз бомбага тотты. Аяк астында җир янды…
    … Бервакыт немец самолетлары көтмәгәндә пәйда була. Алар шулкадәр күп. Сугышчылар үз позицияләренә басканчы немецлар берничә орудиене сафтан чыгара. Гөрселдәп шартлаган бомба ярчыгыннан байтак сугышчының гомере өзелә. Минниса апа югалып калмый, корылган зениткадан немец самолетына төбәп ут ача. Бу сугышта тиз һәм куркусыз эш иткәннәре өчен расчет командирына, корып торучыга һәм Минниса апага беренче хәрби бүләк - "Батырлык өчен" медале тапшырыла.
    - Кырык дүртнең августында разведчиклар "тел" алып кайтты, - дип хатирәләрен яңарта Минниса апа. - Тәрҗемәче госпитальдә иде, шуңа күрә немец офицерыннан сорау алырга кеше булмады. Безне штаб каршына тезеп бастырдылар да, сугышчылар арасында немец телен белүчеләр юкмы, дип сорадылар. Аз булса да ярдәм итә алмаммы, дип сафтан чыктым…
    Сугышка кадәр Иске Рәҗәп мәктәбендә олы яшьтәге бер немец кешесе укыткан булган. Минниса апага немец телен шул өйрәткән икән.
    Дөрес, бик үк камил дәрәҗәдә түгел, алай да үз укытучысы белән шактый иркен аралашкан. Ул чакта чит телнең сугышта кирәге чыгар, дип уена да китермәгәндер.
    Әсирлеккә алынган офицер байтак мөһим мәгълүмат бирә, дошман гаскәрләренең һөҗүмгә әзерләнүе турында хәбәр итә. Моның өчен Минниса апага рәхмәт белдерелә.
    Совет гаскәрләре көнбатышка барган саен немецлар тагын да көчлерәк каршылык күрсәтә. Тик бу гына безнең гаскәрләрне туктата алмый. Инде дошманның оясы - Берлинга да ерак түгел. Җиңү турындагы шатлыклы хәбәрне ишеткәч, сугышчылар сабый бала кебек шатланалар.
    Минниса апа туган ягына 1945 елның июлендә әйләнеп кайта. "За отвагу" медаленнән тыш, ул икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, "Варшаваны алган өчен", "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен" медальләре белән бүләкләнгән. Яу кырыннан олыгаеп, җитдиләнеп кайткан кыз иң беренче булып балачак хыялын тормышка ашырырга теләп Спас педагогия училищесына укырга керә. Кулына диплом алгач, яшь белгеч берничә ел Урта Йорткүл авылы балаларына белем бирә, аннары туган авылына кайта. Элекке фронтовикка кияүгә чыга. Ире Хәсән тракторчы, монтер, товарлыклы-сөт фермасы бригадиры булып эшләгән, ул исә балалар укыткан. Алар биш бала тәрбияләп үстергән, 64 ел буе иңгә-иң куеп, бер-берсенә ышанычлы терәк булып яшәгәннәр. Хәсән абыйның вафатына да шактый вакыт үтеп бара. Минниса апа олы кызы Роза тәрбиясендә яши.
    - Ходай миңа озын гомер биргән, - ди әле күптән түгел туксан яшен тутырган Минниса апа. - Сугышта үлем адым саен сагалап торды, бәлки мине әнием догалары саклап калгандыр…
    Бер-бер артлы язмыш сынауларын үтеп тә, бүгенге көнгә кадәр һәр нәрсәдән канәгать булган Минниса апаның тормышын күпләргә үрнәк итеп куярлык. Иске Рәҗәп авыл җирле Советы карары белән Минниса Билал кызы Сәлаховага авылның мактаулы гражданины исеме бирелүе дә очраклы хәл түгел.
    Рәсемдә: ветеранның искә алып сөйләр сүзе күп.
    Автор фотосы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: