Нинель Садриеваның яшәү мәгьнәсе
Нинель Садриева бар гомерен кешеләргә хезмәт итү, туган якның тарихын өйрәнү һәм аны саклауга багышлаган. Җаваплы, һәр эшне җиренә җиткереп башкаручы, үҗәт, сәләтле...
Болгар музей-тыюлыгының “Суар” филиалы мөдире, педагогия хезмәте ветераны, халык мәгарифе отличнигы Нинель Мәсхүт кызына бу сыйфатларның барысы да хас. Ул бөек татар мәгърифәтчесе, педагог, тарихчы, дин эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗәнинең икетуган оныкчыгы гына түгел, эшенең дәвамчысы да.
Ирина Телицына
Юл башы
Балачагында әти-әнисе ягымлы итеп Неля дип йөрткән кызчык чәчәкләргә гашыйк була һәм бакчачы булырга хыяллана. Тик язмышы башкача кушкан икән...
Нинель өлкән классларда укыганда тарих укытучысы Алексей Павлович Амосов аның тирән белемнәрен, өйрәнгән материалны кызыклы итеп сөйли белү сәләтен билгеләп үтә, хәтта үзе урынына дәресләрне алып баруны да ышанып тапшыра. Шуңа күрә кулына мәктәпне тәмамлау турында аттестат алганнан соң, ул үзләренең Кузнечиха мәктәбенә эшкә урнаша.
Шул чорларда ук Нинель Мәсхүт кызы борынгы әйберләр җыю белән кызыксына башлый. Шушы әйберләрдән классларның берсендә тарих почмагы оештыралар.
Казан университетында тапшырган беренче имтиханда ук беренче курс студенты имтихан алучыга билет соравында бирелгән борынгы Имәнкискә шәһәре урыны турында түгел, ә укытучының үтенече буенча үз авылларыннан ерак түгел генә урнашкан борынгы Болгар Суар шәһәре турында сөйли. Укытучы аңа шунда ук “бик яхшы” билгесен куя һәм балалар белән борынгы табылдыкларны эзләүнең тарихны өйрәнүгә зур өлеш кертүен билгеләп үтә. Кыз ул чакта моны бик аңлап та бетерми. Озак еллар узгач, инде Болгар музей-тыюлыгының фәнни хезмәткәре булып эшли башлагач, Нинель Мәсхүт кызы мәдәни учреждениенең күргәзмәләр залында үз укытучысының портретын күрә. Шунда гына ул археология буенча беренче имтиханын күренекле археолог Александра Михайловна Ефимовага тапшыруын белә. Кайчандыр укытучысы үзе дә Болгарда казу эшләрен алып барган, ә куйган югары билгесе кызны тарихи эшчәнлек белән шөгыльләнергә канатландырган, туган як тарихын өйрәнү киләчәк буыннар өчен нинди зур әһәмияткә ия булуына төшендергән.
Нинель Садриеваның тарихи эшчәнлегенә күренекле археолог Алексей Петрович Смирновның иң яхшы шәкерте, профессор Тамара Александровна Хлебникова да зур этәргеч бирә. Җитмешенче еллар башында бер төркем археологлар борынгы Суар шәһәре урынында казу эшләре алып бара. Тарихчылар яши торган Покровка авылыннан Тамара Александровна махсус Кузнечихага килеп, Нинель Мәсхүт кызын эзләп таба. Күренекле археолог белән аралашканнан соң, туган якны өйрәнү эше тагын да активлашып китә.
Югары белем алганнан соң, Нинель Мәсхүт кызын класстан тыш эшне оештыручы итеп билгелиләр. Баян һәм мандолинада уйный белгәнгә күрә, тарих фәненнән тыш, музыка дәресләрен дә алып бара башлый.
“Суар” нидән башлана?
Үз эшенә чын күңелдән гашыйк педагог җитәкчелегендә укучылар борынгы Суар шәһәре урыныннан табылдыклар эзләүне дәвам итәләр. Эзтабарлык эше активлашканнан соң, тарих почмагы әкренләп мәктәп музеена әверелә. Нинель Мәсхүт кызы Болгар музей-тыюлыгы, ТР Милли музее, Мәскәүнең үзәк тарих музее белән даими рәвештә хатлар алыша, тәҗрибәле тарихчылар аңа акыллы киңәшләре белән ярдәм итәләр, музей эшен оештыру буенча китаплар җибәрәләр.
– Туган якны өйрәнү түгәрәгенә балалар бик теләп йөрде, - дип билгеләп үтә остаз. – Алар тарихны гади фән итеп кенә түгел, ә туган авыл, гаиләгә турыдан-туры кагылышлы хатирәләр буларак кабул итә башладылар...
Соңрак Нинель Садриева тарих белән авылның бөтен халкын диярлек кызыксындыра ала. Ул төрле оешмаларда, учреждениеләрдә, хәтта җирле хастаханәдә дә әңгәмәләр, докладлар уздыра.
Аннары педагог туган як тарихын өйрәнү буенча материаллары белән тарих укытучыларының район семинарларында, шәһәр оешмаларында чыгыш ясый башлый, Татарстанның көньягында урнашкан Кузнечиха һәм Суар турында күбрәк кеше белсен өчен тырыша.
Ул алып барган җәмәгать эше үз нәтиҗәләрен бирә, педагог югарырак уңышлаорга ирешә. Аерым алганда, татар язучысы Ренат Харис, ул чактагы район башлыгы Камил Нугаев, тәҗрибәле туган як тарихчылары, археологлар белән очраша, аларның киңәшләрен үз эшендә куллана. Шулай итеп, Нинель Мәсхүт кызының тырышлыгы, үҗәтлеге нәтиҗәсендә кече ватанында “борынгы Суар шәһәре урыны” тыюлыгы барлыкка килә.
1998 елның беренче августында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карары белән Болгар тыюлыгының “Суар” филиалы булдырыла, 1999 елның маенда, Халыкара музейлар көнендә, музейга бина бирәләр. ХХ гасыр башларында төзелгән бу иске бинаны Нинел Мәсхүт кызы мәктәп укучылары белән бергә тиешле тәртипкә китерә, үз куллары белән экспонатлар өчен шүрлекләр ясап куялар.
2000 елның 24 октябре “Суар” музее тарихында аерым урын биләп тора – Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының “Федераль әһәмияткә ия булган археология һәйкәле – Суар шәһәрчегенең Х-XIV гасырларга караган культура катламын өйрәнү, саклау, консервацияләү һәм музейлаштыру, аның Татарстан Республикасы Спас районы Кузнечиха авылындагы территориясен төзекләндерү турында”гы 651нче Карары басылып чыга. Утыз ел дәвамында алып барылган эш уңышлы тәмамлана – Садриеваның туган авылында чын музей ачыла!
2017 елда “Суар” тарихы турында “Культура” телеканалы махсус тапшыру әзерләп күрсәтә, шул ук елда Нинель Мәсхүт кызы “Ел хәйриячесе” исеменә лаек була.
Җәмәгать эше
“Суар” музеен булдырган Садриева турында күп сөйләргә мөмкин. Ул, мәсәлән, мәктәптә укыган еллардан бирле районның “Новая жизнь” газетасы белән хезмәттәшлек итә, озак еллар буе штаттан тыш хәбәрче сыйфатында газетага язмаларын җибәреп торды, газетаның беренче редакторы Андрей Бурумов исемендәге премиягә ике тапкыр лаек булды. Нинель Мәсхүт кызы туплаган бай тәҗрибәсен укучылар белән дә теләп уртаклашты. Мәсәлән, “Яшь хәбәрче” түгәрәге әгъзалары берничә тапкыр республика күләмендә уздырыла торган “Алтын каләм” яшьләр матбугаты фестивалендә катнаштылар.
Нинель Садриева егерме елдан артык Кузнечихадагы ике чиркәүне төзекләндерүгә үзеннән зур өлеш кертте. Бу чиркәүнең хәзер икесе дә эшли. Моннан тыш, ул райондагы ундүрт чиркәү турында альбом булдырды. Алар элеккеге ире, фикердәше Александр Рыбаков белән әлеге чиркәүләр турында бай материал тупладылар.
Бу ханымның активлыгына сокланмаган кеше юктыр. Бер минутны да бушка уздырмый ул, һаман саен эзләнүләрдә, нидер эшли, иҗат итә. 2011 елда Садриева “Ел хатын-кызы” конкурсында актив катнашты, “Сударушка” ансамбле составында ел саен уздырыла торган “Каравон” рус фольклоры фестивалендә дә чыгыш ясаганы бар.
2012 елның августында Кузнечиха авылында очучы Сергей Муравьев белән бортмеханик Константин Пряничников каберләренә куелган истәлек билгесен ачу тантанасы булды. Алар идарә иткән самолет 1941 елның 9 ноябрендә Кузнечиха авылы тирәсендә һәлакәткә юлыга. Очучылар аеруча мөһим бурычны үтәгәндә – Саратовтан Казанга самолетларга запас частьләр һәм башка кирәк-яраклар китергәндә һәлак була. Очучылар каберенә истәлек билгесе урнаштыру турындагы уй белән беренчеләрдән ул янып йөрде һәм тәкъдимен тормышка ашырды. Бу бик зур эш, аның бу изге гамәле әле еллар үткәч тә онытылмас. Тормышта авырлыкларны шактый күргән Садриева башкаларга яхшылык эшләү өчен тырыша. Ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең берсен дә кире борып җибәрми. Балаларга үз акчасына яңа ел күчтәнәчләре сатып ала, таныш-белешләренә күчтәнәчләр тутырып посылкалар җибәргәли.
Мәрҗәни нәселеннән
Аның күңелен туган як тарихы белән кызыксыну хисе ничек һәм кайчан биләп алган? Бервакыт нәсел шәҗәрәсен өйрәнә башлаган. Бик күп материалларны, тарихи әсәрләрне һәм чыганакларны барлап һәм күздән кичереп чыкканнан соң үзенең нәсел очы бөек мәгърифәтче һәм танылган галим, дин белгече Шиһабетдин Мәрҗәнигә барып тоташуын ачыклаган. Ачыклап кына калмаган, ә документлар белән дә раслаган. Димәк, ул затлы нәселдән. Моның белән ул чын-чынлап горурлана!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев