Спас өлкәннәр һәм инвалидлар йортына кеше төрле сәбәпләр аркасында килеп эләгә. Бүгенге көндә монда 58 кеше бердәм гаилә булып яши, аларның 46сы - инвалид. Күпләр балачактан инвалид...
Ирина ТЕЛИЦЫНА
Марина Липатова бирегә өч ел элек килгән. Ул тумыштан авыр хәрәкәтләнә. Өйдә укып, сигез классны тәмамлый, аннары пешекче һөнәренә укыган. Эшли алмаячагын яхшы аңласа да, барыбер һөнәр алу мөмкинлегеннән файдаланырга тырышкан. Чынлап та, мондый үҗәтлек хәтта сәламәт кешеләр арасында да сирәк очрый!
Ул һәрвакыт аякларына басып йөрергә хыялланган. Шуның өчен ике операция кичергән, бүген исә Марина медицина ярдәме, үзенең тырышлыгы, максатчанлыгы аркасында хәрәкәтләнә ала. Таяк белән генә йөргән чаклары да булган, шулай да табиблар култык таяклары белән йөрергә киңәш иткәннәр. Марина хәзер шулар ярдәмендә йөри.
Ул берничә реабилитация үзәгендә, Яшел Үзән неврология диспансерында дәваланган. Миңа һәрвакыт мәрхәмәтле, шәфкатьле кешеләр очрады, ди ул. Бервакыт яшәү урынын алыштырганда югалткан документларын яңабаштан ясаткан. Ә бу эшне кеше ярдәменнән башка ничек башкарып чыгарга? Бу һәм башка проблемаларны чишүдә хәл итүдә безнең район хастаханәсе хезмәткәрләре, интернат персоналы ярдәм иткән. Бу еллар эчендә интернат Маринага туган йортын алыштырган һәм аның моннан беркая да китәсе килми. Монда эшләгән, өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм инвалидларның тормышын хәлләреннән килгәнчә җиңеләйтергә тырышкан хезмәткәрләр иң олы рәхмәткә лаек.
Марина үзе дә бик аралашучан, телевизор карарга ярата. Спутник антеннасы сатып алган, хәзер инде ноутбук турында хыяллана. Ун ел элек эзләп тапкан ике туган апасы да янына еш килеп йөри.

Юрий Михайлович Васильев интернатта егерме елга якын яши. Тиздән ул үзенең сиксән яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Ул интернат оештырылганнан бирле үк монда яши башлаган. Юрий Михайлович безнең шәһәрдә туган, әмма шәһәр ул чакта башка исем йөрткән, башка урында урнашкан була. Аннан соң бик күп сулар аккан...
Киномеханик та, балта остасы булып та эшләгән, үз эшен һәрвакыт җиренә җиткереп башкарырга тырышкан. Үз куллары белән сарайлар да ясаган, йортлар да ремонтлаган. Гаилә корырга насыйп булмаган, ә бертуган апасы инде күптән үлгән. Аягына операция ясатканнан соң, үзлегеннән генә яши алмавын аңлап, интернатка күчәргә карар иткән.
- Монда ашаталар да, дәвалыйлар да, - ди ул. - Безнең өчен барлык шартларны тудырырга тырышалар...
Чынлап та, инвалидалр өчен монда күп нәрсәләр эшләнә. Күптән түгел генә инвалид коляскасында йөргән кешеләр өчен пандуслар ясаганнар. Өлкән яшьтәге кешеләр телевизор карарга яраткач, һәр бүлмәгә телевизор урнаштырганнар.
Коляскасыз йөри алмаган Рушания Төхвәтуллина "Жди меня", "Пусть говорят", "Диалоги о животных" кебек тапшыруларны аеруча яратып карый. Тумышы белән ул Көек авылыннан. Анда сигез классны тәмамлагач, Казанда һөнәр училищесында белем алып, аяк икемнәре ясаучы мастер һөнәренә ия булган. Күпмедер вакыт шәһәрдә яшәгән, эшләгән. Тик сәламәтлеге начарайгач, монда күчәргә мәҗбүр булган. Аңа Бибинур Хәйретдинова бик ярдәм итә. Бергәләшеп урамга чыгалар, эч серләрен уртаклашалар.
Әйе, төрле кешенең язмышы төрлечә һәм инвалид булу куркынычы синең ничә яшьтә булуыңны сорап тормый. Мондый хәл килеп чыккач, бөтен тормышыңны яңабаштан күзалларга, аны үзгәртергә, көтмәгәндә килеп чыккан проблемаларны хәл итәргә кирәк. Ләкин мин бу кешеләрдән бер генә зарлану сүзе дә ишетмәдем. Киресенчә, алар тормышның һәр мизгеленең кадерен белеп яшәргә тырышалар. Тирә-якта мәрхәмәтле, изге күңелле кешеләр күп булганлыктан, үзләрен ялгыз итеп тоймыйлар. Алар үзләрен тыңларга, ярдәм итәргә әзер булган һәр кешегә дә шат. Интернатта эшләүчеләрнең күпчелеге нәкъ шундый сыйфатларга ия.
Ә инвалидлар ункөнлеге барышында интернатта яшәүчеләр өчен музей-тыюлыкка, Никольск авыл чиркәвенә экскурсияләр үткәрү күздә тотыла. Шулай ук монда бәйрәм табыны да оештырырга җыеналар. Боларның барысы да өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар үзләрен җәмгыятьтән аерылган итеп тоймасын өчен эшләнә.
Рәсемнәрдә: Бибинур Хәйретдинова, Рушания Төхвәтуллина һәм Марина Липатованы (сулдан уңга) интернат дуслаштырган; Юрий Васильев интернатта инде егерме ел яши.
Автор фотолары.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев