Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Мәктәпкә инициативалы, көчле яшьләр килә

    Соңгы ике елда Болгардагы 1нче урта мәктәпкә эшкә сигез яшь укытучы килде.

    Марина Зайцева
    Көек мәктәбен тәмамлагач, Руслан Хәлиуллин Казан педагогия колледжына укырга керә. Әле мәктәптә укыганда ук ул укытучы булырга хыяллана. Болгардагы 1нче мәктәпкә эшкә килгәндә ул инде армиядә хезмәт итеп кайта, өйләнә һәм Идел буе федераль университетының татар филологиясе факультетына укырга кергән була.
    Чын укытучы булу өчен кеше бу эшне чын күңелдән яратырга тиеш. Сабырлыгы, зур җаваплылык тоеп эшләве, максатчанлыгы белән Руслан укучылар арасында тиз арада абруй казанды. Шуңа күрә эштә артык кыенлыклар күрми. Әлбәттә, тел өйрәнү җиңел түгел, монда укытучы бик түзем булырга, һәр укучының сәләтен белеп эшләргә тиеш.
    - Дәресләрнең күп өлеше уен формасында үтә, күрсәтмә әсбаплар, хәтта мульфильмнар да кулланабыз. Материалларны өйрәнгәндә аларның файдасы күп,-ди Руслан.- Сүз дә юк, туган телне өйрәнүдә ата-аналар да зур ярдәм итә ала. Моның өчен балалар белән гел татарча сөйләшергә, аларга халык традицияләре, йолалар турында сөйләргә кирәк. Мәктәпне тәмамлап чыкканда балалар үз телләрендә иркен сөйләшә белергә тиеш, киләчәк тормышларында бу аларга бик ярдәм итәчәк.
    Шушы ук мәктәптә эшләүче татар теле укытучысы Алия Хәмитова да нәкъ шундый ук фикердә. Ул бирегә Алабуга педагогия институтын тәмамлап килгән.
    Ә Наталья Сорокина мәктәптә укыганда математика фәнен ярата. Бәлки шуңа күрәдер дә ул икътисадчы һөнәрен сайлый. Ләкин аңа бу белгечлек буенча эшләргә туры килми, мәктәптә укытучы булып эшли башлый.
    Беренче вакытларда яшь белгечкә шактый кыенга туры килә. Туктаусыз тәҗрибәле укытучылардан өйрәнә. Ул үзенең остазы Валентина Павловна Заварихинага бик рәхмәтле, чөнки укытучы яшь белгечкә нык ярдәм итә. Математика, геометрия, алгебра фәннәре күп укучыга авыр бирелә. Бу фәннәр буенча бердәм дәүләт имтиханнары да тапшырырга кирәк бит әле. Шуңа күрә укытучы һәр баланы шушы авыр сынауны уңышлы башкарып чыгарлык итеп өйрәтергә тиеш. Биредә һәр балага аерым игътибар таләп ителә.
    Ирина Котельникова мәктәптә химиядән укыта. Үз дәресләренә ул алдан ук әзерләнә, күп төрле тәҗрибәләр үткәрә, төрле алымнар куллана. Болар барысы да укучыларга фәнне яхшырак үзләштерергә мөмкинлек бирә.
    - Һәр баланың сәләтен, мөмкинлеген, холкын белеп эшләгәндә генә тиешле нәтиҗәгә ирешеп була,- ди Ирина.- Мәктәптә эшләү дәверендә мин укытучының укучылар арасында ышаныч яулавы җиңел булмавына ышандым, аны җитди хезмәт куеп кына яуларга була...
    Бу мәктәпкә килгәчне Елена Башкирова унике ел Иж-Борискино мәктәбендә башлангыч классларны укыта. Туплаган тәҗрибәсе яңа урында аңа нык ярдәм итә. Быел ул икенче классларны укыта. Беренче карашка, башлангыч класста эшләве җиңел кебек күренсә дә, аның кыенлыгын укытучылар үзләре генә белә. Бөтен балалар да бакчага йөрми, шуңа күрә алар башлангыч хәзерлекне үтмиләр. Тагын шунысы да бар, алар класста балалар белән авырдан аралашалар, дуслаша белмиләр... Укытучыга боларның барысын да белергә, сабыр булырга, акрынлап аларның бер гаилә булуларын төшендерергә кирәк булачак. Ул бит укучыларны сикәлтәле белем сукмагыннан алып баручы беренче кеше.
    Ирина Баландина укучыларны сихри музыка дөньясы белән таныштыра. Укучылар чит ил һәм рус композиторларының биографияләрен өйрәнәчәк, барыннан да бигрәк алар җыр дәресләрен көтеп алалар. Яшь укытучы төрле яшьтәге укучылар өчен күп төрле фонограммалар туплый алган.
    Эшли башлавының беренче елында ук Ирина мәктәптә казаклар ансамбле оештыра, аңа барлыгы егерме бала йөри. Алар мәктәптә үткәрелгән чараларда актив катнашалар, казаклар хоры составында район күләмендәге концертта да чыгыш ясадылар. Бу инде укучыларның сәләтләрен үстерүдә менә дигән мөмкинлек.
    Физкультура укытучысы Станислав Бырин исә укучыларда сәламәт яшәү рәвешен актив пропагандалый. Аның җитәкчелегендә укучылар тиешле спорт күнекмәләре алалар, волейбол, баскетбол, футбол кебек команда уеннарында теләп катнашалар. Уен барышында укытучы аларның көчле һәм йомшак якларын күрә һәм бу кимчелекләрне бетерү юнәлешендә эшли. Шуннан чыгып, ул кемгә нинди секциягә йөрергә кирәклеген киңәш итә. Спорт белән шөгыльләнү начар гадәтләрне бетерергә ярдәм итә, компьютер уеннары белән мавыгуны киметәчәк.
    Тагын бер физкультура укытучысы Максим Кузовкин шушы мәктәпне тәмамлаган. Ул үзенең туган мәктәбенә әйләнеп кайтырмын дип башына да китерми, ләкин тормыш син дигәнчә генә бармый. Баштарак кыенлыклар шактый була, ләкин тора-бара алар онытыла. Ул үзе дә спортны бик ярата, балаларны да шуңа тарта. Мәсәлән,Максим район волейбол командасы составында шөгыльләнә. Алар берничә тапкыр республика күләмендәге ярышларда катнашканнар.
    Максим массакүләм ярышлар оештыру традициясен бик хуплый. Бу инде яшьләр арасында спортны үстерүгә зур этәргеч бирәчәк.
    Мәктәпкә инициативалы, көчле, яшь белгечләр килде, ди мәктәп директоры Наденжда Илдарханова. Аларның һәрберсе укыту-тәрбия процессына яңалык алып килә һәм күп эшләрдә башлап йөриләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: