Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Мәктәбем белән горурланам

Хәзер Ватанга мәхәббәт турында бик еш сөйлиләр. Ә нәрсә соң ул Ватан? Өч йортлы бәләкәй генә авыл да, миллионлаган халык яшәгән зур шәһәр дә, өебез яныннан аккан кечкенә чишмә дә, Идел кебек мәшһүр елга да ул. Һәр кеше өчен Ватан – беренче чиратта якыннары, туганнары яшәгән урын. Шулай ук үзләре яшәгән төбәккә дан китерүче якташларыбыз да ул.

Анастасия Широкова,
П. А. Карпов исемендәге кадет интернат-мәктәбе укучысы.

Реклама

Фашистлар илебез чикләренә үтеп кереп, безнең Ватаныбызга хуҗа булырга теләгән чордан соң инде 70 елдан артык вакыт узды. Бөек Ватан сугышында күп кеше тиңдәшсез батырлык үрнәкләре күрсәтте. Ә без, аларның варислары, бу хакта онытмыйбыз һәм батыр ата-бабаларыбыз белән чын күңелдән горурланабыз.
Бер ел элек кадет мәктәбе бинасына тулы Дан ордены кавалеры Павел Алексеевич Карповның мемориаль тактасы куелды. Безнең мәктәп аның исемен горурлык белән йөртә. Батырның биографиясен һәр укучы яттан белә.
Сугыш башланганчы, Павел Алексеевич игенче, комбайнчы булып эшләгән. 1942 елның августында аны Кызыл Армиягә алалар һәм ул Җиңүгә кадәр сугыша. Павел Алексеевич курку белмәс разведчик һәм артиллерист булган. Батыр солдат яраланганнан соң да яу кырын ташлап китми, ә госпитальдә дәваланганнан соң яңадан иптәшләре янына әйләнеп кайта. Ничә тапкырлар ул дошман яудырган утны үз өстенә алып, Җиңүгә ирешү өчен гомерен куркыныч астына куя. Күрсәткән батырлыклары өчен ул бер ел эчендә тулы Дан ордены кавалеры була. Павел Алексеевич 2008 елда вафат булса да, без аның батырлыгы турында мәңге онытмабыз.
Батыр исемен йөрткән кадет мәктәбендә укуым белән мин бик горурланам һәм киләчәктә мәктәбем өчен горурлык булырмын, Ватаныма файда китерә алырмын, дип ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X