Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

“Мин шаһит кенә...”

Рухани Владимир Головин дин һәм язмыш турында "Чиркәүгә йөрүемә һәм үземнең дога кыла башлавыма бер ел тулды. Шушы вакыт эчендә инвалид улымның бер дә авырганы булмады. Ул велосипедта узышу буенча чемпион исеме алды". "Әйтергә дә куркабыз, ләкин табиблар балабызда ВИЧ тапмыйлар! Авыру ниндидер могҗиза белән юкка чыккан" - мондый эчтәлекле...

Борынгы Болгар янында нәкъ 25 ел элек ачылган бу гади генә чиркәүгә бөтен Россиядән православие динен тотучылар гына түгел, мөселманнар да килә. Күптән түгел Швейцариядән, АКШтан кунаклар булып киткән. Аларның максатлары бер генә - рухани Владимир Головинның вәгазьләрен тыңлап, аның белән әңгәмә вакытында үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алу.

Ольга Любимова

Үз юлын тапкан

Берәүләр бу руханины изге кеше, ә икенчеләре, киресенчә, алдакчы диләр. «Миңа барыбер, - ди Владимир атакай. - Кешеләрнең минем турында нәрсә уйлавына исем китми. Иң мөһиме - бурычымны җиренә җиткереп үтәү, кешеләрнең күңелендә өмет уяту, яшәргә көч бирү».

Хәзер күпләр руханилар, экстрасенслар, күрәзәчеләр арасында нинди аерма булуын аңлап бетерми. Үзләрен православие, ислам, буддизм диннәрен тотам дип санаучыларның күбесе чынбарлыкта дингә ышанмый. Аларны дин белеме кызыксындырмый, изге китапларны кулларына да алганнары юк. Алар динне үзләре уйлап чыгаралар. Мәсәлән, халык язмышка нык ышана. Ә Тәүраттә (Библия) язмыш дигән төшенчә юк. Программалаштырылган киләчәк юк һәм аның булуы да мөмкин түгел. "Ни чәчәсәң, шуны урырсың". Икенче төрле әйткәндә, синең бүгенге проблемаларың үткәндә кылган гамәлеңә бәйле. Шуңа күрә "Мине ниләр көтә?" дигән сорау "Казаннан Мәскәүгә кадәр ничә килограмм ?" дигән сорауга тиң.

Мин шаһит, ярдәмче, хезмәтче генә. Хезмәтчеләр гадәттә ни эшли? Ишекне ачып-яба, кемнедер ашата, савыт-саба юа... Ә шаһиттан нәрсә сорый алалар? "Ничек котылырга?" Менә кеше проблемадан котылу юлын таба һәм киләчәктә шул юлдан бара. Шулай итеп, мин үз эшемне башкарган булып чыгам. Бәлки, бу эшне кемдер сыйфатлырак та башкарган булыр иде. Чиркәүдә хәзер яшьләр бик күп эшли. Мин аларга сокланып карыйм, чөнки алар безнең буыннан әйбәтрәк, әллә нинди эшләрне башкарып чыга алалар".

Ничек итеп рухани булуы турында сөйләгәндә, Владимир атакай тормышында кискен борылыш ясаган бер очракны искә төшерә. Аңа 11 яшь вакытта, әтисенең абыйсы - күзеңне алмаслык чибәр кеше вафат була. "Без барыбыз да үләчәкбез, - дип елый бала зиратта. - Күмеп куялар да, шунда ук табын янына искә алырга кайтып китәләр! Без ни өчен яшибез соң?"

Әти-әнисенә ул бервакыт: "Сез мине бәхетсез булып яшәргә өйрәтәсез," - дип әйтә. Әнисе, куркып: "Улым, ни сөйлисең син, нигә алай булсын?"- дип сорый. - Менә сез мине урлашмаска, һәрвакыт дөресен сөйләргә өйрәттегез. Ләкин тормышта мин киресен күрәм. Оялмыйча урлашкан кешеләр башкалардан баерак яши, беркемнең дә эшләп баеганы юк. Миңа ничек яшәргә соң? Тормышны файдалы һәм кызык итү өчен кем булырга?" Шунда ул уку елы башланыр алдыннан әбисенең оныгын чиркәүгә гыйбадәткә алып баруы исенә төшә. Ә чиркәүдә рухани, бер төрле сөйләп, икенче төрле эшли торган олылардан аермалы буларак, бары тик дөресен генә сөйли.

Владимир атакай гомере буе намус кушканча яшәргә тырыша. Ул яшерми дә: чиркәүгә килүчеләрнең күпчелеген тормыш проблемалары борчый. Хәтта олыгайган ир-атлар да: җиңел генә баю өчен нәрсә эшләргә? - дип уйланалар. "Әйе, кешеләр биргән сораулар гадәттә болай ук тупас яңгырамаса да, аңа карап мәгънәсе үзгәрми, - ди рухани. - Тормышы җай белән генә барганда бөтен кеше атеист. Ә авырлык килгәч, шунда ук Аллаһының ярдәменә өметләнәләр. Менә кеше үзенең шәхси эшен яңа гына ачып, аны үстерү өчен көне-төне эшли, закон һәм кешеләр куйган киртәләрне ерып чыга. Бу кешедән чиктән тыш зур киеренкелек таләп итә. Нәкъ сугыштагы кебек. Ә сугышта Алланы онытмыйлар...

Хәтта алтмышны тутырган хатын-кызлар да ирләр турында сорашалар. Менә аңа 28-29 яшь, тормыш үтеп бара. Ләкин ул бер нәрсәне аңлый алмый - ул инде ир-атка әверелеп бара. Киеме дә, тормышы да, фикерләве нәкъ ирләрчә. Ә ирләргә ирдәүкә хатын кирәкми...

Хәзер яшьләр арасында язылышмыйча торучылар күбәйде. Ләкин бу "гражданский брак" түгел, бу - җавапсызлык. Мине дә әти гашыйк булып түгел, вакыт җиткәнгә өйләндерде. Кирәк булгач, кирәк! Башта авыр булды. Ләкин мин шунысын яхшы аңладым: хәзер мин хатыным өчен җаваплы, аны бәхетле итү өчен мин аны яратырга тиеш. Туйдан соң сигез ай үткәч, хатыныма үз хисләремне аңлаттым, инде ничә еллар бер-беребезне яратып, бәхетле яшибез".

Руслар арасындагы

татарлар янында

Моннан күп еллар элек Владимир атакайга: "Идел буенда, Ульяновск белән Казан арасында, авыл да түгел, шәһәр дә түгел, руслар арасындагы татарлар янында, шәһәр храмында рухани булырсың", - дип юраганнар. "Болгар - Идел болгарларының ислам динен кабул иткән урыны гына түгел, бай православие тарихлы җир дә, - дип аңлата Владимир атакай. - Христиан Авраамий үзенең изге эшен сукыр мөселманның күзләрен ачудан башлап җибәргән. IV гасырдан VII гасырга кадәр, болгарлар килеп урнашканчы, бу җирләрдә күбесенчә славяннар яшәгән. Русларның ата-бабалары бу җиргә татарлардан өч йөз ел алдарак килеп урнашкан. Болгарлар, суарлар (хәзерге чуашларның ата-бабалары) арасында да христианнар күп булган. Болгарда христиан динендәге әрмәннәр яшәгәннәр, шуңа күрә аның архитектурасы - Кавказ һәм ислам традицияләренең үзенчәлекле синтезы...

Шәһәрдә безнең храмны ачып бераз гына вакыт үткәч, мөселманнар мәчет төзү турында кайгырта башладылар. Чиркәү өчен урын шәһәр читендә генә табылганлыктан, каршылыклар килеп чыкмасын өчен, хакимият мәчетне дә шәһәр үзәгендә төзергә рөхсәт итмәде. Рәсми рөхсәт ала алмагач, мәчет картлары минем яныма килделәр. Картлар, авыру кешеләр безнең кебек еракка йөреп интекмәсеннәр өчен мин шәһәр администрациясенә мөселманнарга шәһәр үзәгендә намаз укырга мөмкинлек бирергә кирәклеге, гасырлар буе бер җирдә яшәгән халыкларга дошманлашырга ярамавы турында хат яздым. Бу хатка ике йөздән артык православие кешеләре кул куйды...

Әйе, диннәр арасында аерма бар. Ләкин безне бәйләп торган туганлык җепләре тагын да ныграк: безнең тамырларыбыз бер, Ватаныбыз - бер, киләчәгебез дә - бер. Исламның төп мәгънәсе - Аллаһының дини кануннары кеше уйлап чыгарганнардан югары. Библия китабында да бу нәкъ шулай диелгән! Шуңа күрә гади мөселман һәм гади православие динендәге кешеләрнең Россиядә бүлешер әйбере юк".

(«Аргументы и факты»).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев