Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Мин кулыма китап алам...

    Шәһәр китапханәсенә кайткан китапларның барысы да иң әүвәл комплектлау һәм эшкәртү бүлегенә китерелә. Биредә эшләүче Марина Леонтьева, Юлия Степанова һәм Ирина Горюнова кулы аша меңләгән әдәбият уза.

    Марина ЗАЙЦЕВА
    Китаплар белән шыплап тулган кабинетны күз алдына китерегез. Аларның авырлыгыннан киштәләр сыгылып төшкән, өстәлләргә әллә ничаклы китап өелгән, идәндә дә басарлык урын калмаган. Читтән караганда бәлки бу тәртипсезлек булып та күренергә мөмкиндер. Әмма бу беренче карашка гына шулай.
    Баксаң, биредәге бөтен әдәбият авыл китапханәләренә җибәрү һәм абонементка, ягъни күршедәге бүлмәгә тапшыру өчен шул рәвешле өеп куелган.
    Китаплар алдан ук инде тиешенчә эшкәртелгән: һәркайсына тиешле номер бирелгән һәм реестрга, шул исәптән электрон реестрга кертелгән, битләргә штамп сугылган һәм абонемент талоны ябыштырылган.
    - Узган ел бүлеккә алты мең ике йөз китап кайтарылды, - ди бүлек мөдире Марина Леонтьева. - Бу басмаларның күпчелеге - татар телендә, арада төрле әдәбият, шигырь китаплары, танылган авторларның драматургия әсәрләре, энциклопедия бар. Үзәк китапханәдә һәм филиалларда татар әдәбияты байтак. Китапханә фонды шулай ук рус классикасы, чит ил авторларының китаплары белән тулыландырыла. Шунысын да әйтергә кирәк, кайбер китапларга сорау аеруча зур, әмма алар бик аз кайткан.
    - Экраннарга "Парфюмер" фильмы чыкканнан соң китапханәдә Патрик Зюскиндның триллерын чират торып ала башладылар. Стефани Майерның "Сумерки" китабын, Пауло Коэльоның психологик әсәрләрен кулдан-кулга йөртеп укыйлар. Мондый әдәбият күбесенчә яшүсмерләр һәм яшьләрне кызыксындыра. Ә менә урта яшьтәге укучыларның соңгы елларда рус әдәбиятына кызыксынуы артты. Лев Толстой, Михаил Шолохов, Константин Симонов, Василий Шукшин әсәрләрен сорыйлар. Китапханәгә авыллардан килеп мөрәҗәгать итүчеләр дә юк түгел, - ди Ирина Горюнова.
    Районның һәр китапханәсендәге кебек үк, көндәлек басмаларга язылу белән шулай ук комплектлау бүлеге хезмәткәрләре шөгыльләнә. Башта филиалларның ихтыяҗ һәм теләкләрен исәпкә алып заявкалар төзелә. Һәр китапханә уртача 12 ләп газета һәм 10 лап журнал алдыра. Әлбәттә инде, болар рус һәм татар телендә чыгучы басмалар. Агымдагы елның беренче ярты елына район китапханәләре бик күп газета-журналларга язылган. Шунысын да әйтергә кирәк, китапханәдә сакланучы иске газета һәм журнал төпләмәләрен сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә бар. Еллар үтү белән ертыла һәм таушала башлагач, аларны утильләштерәләр. Моның белән комплектлау бүлеге шөгыльләнә.
    - Кайвакыт иске басмаларның да кирәге чыга: аларны укырга яратучылар алып китәләр, кайберәүләр газета-журнал битләреннән төрле әйберләр дә ясыйлар әле, - ди Юлия Степанова. - Китапханә элек-электән үзенең укучылары белән тыгыз элемтәдә тора, үзләренә кирәге булмаган китапларны безгә китереп бирүчеләр дә җитәрлек...
    Комплектлау бүлеге өчен ел азагы шактый киеренке була. Чөнки агымдагы бөтен эшләрне тәмамларга, фондка кайтарылган китаплар буенча еллык отчет төзергә һәм барысын да чагыштырып чыгарга кирәк. Китапханәчеләр барысына да үз вакытында өлгерәләр, ни дисәң дә биредә осталар гына эшли.
    Аларның һәркайсы китапханәгә төрле юл белән килгән. Марина Леонтьева моңарчы шактый еллар район Мәдәният йортында рәссам-бизәүче булып эшләгән, Юлия Степанова мәдәният бүлегендә бухгалтер булган. Ә менә Ирина китапханәгә әнисе Татьяна Горюнова киңәшен тотып килгән. Аның әнисе дә биредә эшләгән. Китапханәчеләрнең өчесе дә Алабугадагы мәдәни-агарту училищесын тәмамлаган, инде ярыйсы гына тәҗрибә дә туплаганнар.
    Өчесе дә, төп эштән тыш, җәмәгать эшләрендә дә актив катнашалар, китапханәдә төрле чаралар оештыралар. Марина, мәсәлән, оста итеп күргәзмәләр әзерли, бинаны бизәүгә үзеннән зур өлеш кертә. Ирина исә инсценировкаларда теләсә кайсы рольне җиренә җиткереп башкара.
    Яраткан шөгыль дә эштә нык ярдәм итә, диләр. Алар бүлмә гөлләре үстерергә яраталар, кабинетлардагы тәрәзә төпләрендә, идәннәрдә үсеп утыручы гөлләрне күреп сокланмаган кеше юк. Берсеннән-берсе тәмлерәк ризыклар да пешерә беләләр алар. Кирәкле рецептларны исә китапханәдәге китаплардан күчереп алалар.
    Аларның өчесен дә уртак эш, китап укырга ярату берләштерә. Шуңа күрә коллективта һәрвакыт җылы мөнәсәбәт хөкем сөрә. Тәҗрибәле китапханәчеләр теге яки бу басманы сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең һәркайсына булышырга тырышалар. Шуңа күрә аларны барысы да хөрмәт итәләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: