Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • “Мин – чирәм җирләргә киттем…”

    1956 елда поезд белән Свердловск шәһәренә килеп җиткәч, Елена Ковальчук безнең шәһәрдә яшәүче әнисенә әнә шундый телеграмма җибәрә.

    Ирина ТЕЛИЦЫНА
    Урта мәктәпне тәмамлагач, Елена, башка сабакташлары кебек, Казанга китә. Югары уку йортларының берсенә керергә җыенган була ул. Дус кызы белән Казан урамнарында йөргәндә, Казахстан далаларында эшләү өчен төзелеш отрядлары туплануы турында белдерүне күреп алалар. Озак уйлап тормыйча, комсомолның Киров райкомына барып гариза язалар. Өч көннән соң кызларга комсомол путевкалары тапшыралар. Әлбәттә инде, кулларына акча да бирәләр.
    - Без тимер юл вокзалыннан якшәмбе көнне кузгалып киттек, - дип искә ала Елена Алексеевна. - Унҗиде кешелек отрядыбызны тантаналы шартларда "Казан-Павлодар" поездына утыртып озаттылар. Арабызда студентлар, укытучылар, эшчеләр һәм башка һөнәр ияләре бар иде. Безнең Казахстанга нинди энтузиазм белән китүебезне белсәгез икән! Анда безнең дә ярдәмебез кирәк булуына чын күңелебездән ышандык. Ялгышмаганбыз икән. Минем чирәм җиргә китүем турында башта әти-әнием белмәде. Юлдашларымның берсенә бу хакта сөйләгәч, телеграмма салып булса да белгертергә кирәк, дип киңәш бирде. Без аның белән бергә почтага барып телеграмма җибәрдек. Дөрес, телеграмманы алып укыгач, әнинең йөрәге кузгалып хастаханәгә алып киткәннәр. Шөкер, артык зыянлы булмаган…
    Ике тәүлектән соң поезд билгеләнгән урынга килеп җитә. Павлодардан аларны автобуска утыртып унбиш километр ераклыктагы "Шакат" совхозына алып китәләр. Өч-дүрт кешегә исәпләнгән палаткаларга урнаштыралар. Иртәләрен казах картының юыну өчен учак ягып су җылытуын Елена Алексеевна әле дә хәтерли. Япь-яшь кызларны кызганган булса кирәк ул.
    Совхозда эшлисе эшләрнең иге-чиге күренми. Башта машиналарга ашлык төяп торалар. Аннары кызларны комбайн йөртергә өйрәтәләр. Ерак чакрымнарга сузылган далада кызлар иртәдән кичкә кадәр ашлык суктыралар.
    - Казахстандагы кебек зур далаларны, ындыр табакларында тау кадәрле өелеп торган ашлыкны бүтән беркайда күргәнем булмады, - ди ул. - Шунысын әйтергә кирәк, ашлыкның сабагы артык озын булмаса да, башактагы бөртеге күп иде. Эшне таңнан башладык, Григорий Кислица җитәкчелек иткән бригада планны даими үтәде, безнең фоторәсемнәрне Мактау тактасына куйдылар. Көн саен стена газетасы чыгарылды, кемнең күпме ашлык суктыруын шунда язып тордылар. Әлбәттә инде, алдынгыларны мактадылар, артта калучыларны тәнкыйтьләделәр. Ашлыкны җыеп алгач кар ява башлады. Без көнбагыш уруга керештек…
    Кыш җиткәч, кызлар өчен тракторчылар курсы ачыла. Инженер алар белән теоретик һәм практик дәресләр уздыра. Аннары шәһәрдән имтиханнар алу өчен махсус комиссия килә. Әнә шулай ул тракторчы булып китә. Җирне күбрәк төнге сменада сукалыйлар. Иртән агроном сөрелгән җирнең тирәнлеген тикшерә. Җиткерелгән заданиене даими үтәп бардым, дип искә ала Елена Алексеевна. Тапшырылган эшне ашыкмыйча, җиренә җиткереп башкарырга тырышкан ул.
    Төнлә җир сөрү бер дә җиңел булмаган. Дала киңлекләрендә бертуктаусыз шакаллар йөри, техниканың төзеклеген даими күзәтеп торырга кирәк.
    Трактор туктап калса, шакалларның җыелуын көт тә тор. Сүз дә юк, кыенлыклар бер-бер артлы чыгып кына тора, аларның төркемендә нибары биш кенә кешенең калуын да бәлки шуның белән аңлатыргадыр. Дөрес, күңелне сөендерерлек, истә калырлык вакыйгалар да җитәрлек булган. Мәсәлән, кызларның барысы да өр-яңа тракторда эшләгән, чирәм җиргә килүчеләр бер нәрсәгә дә кытлык кичермәгән. Аларны көненә өч тапкыр ашатканнар. Кибетләрдә җаның теләгән әйбер сатылган. Җиләк-җимеш, төрле яшелчәләрне килограммлап түгел, ә әрҗәсе белән сатып алганнар. Помидорның килосы нибары 8 тиен генә тора иде, дип әле дә искә ала Елена Алексеевна.
    - Көн буе эшләп арысак та, кичләрен клубка чыгабыз, - дип дәвам итә ул. - Владимир Симонов белән Юрий Ненадовның өздереп аккордеонда уйнаулары әле дә хәтердә. Аеруча "Ландыши" җырын яратып җырладык. Күрше авылларга да танцыга бию кичләренә йөрдек. Әйе, тырышып эшләдек тә, ял да иттек. Ул елларда комсомол туйлары да бик күп уздырылды. Безнең туйны да шундыйлар рәтенә кертергә була.
    Аның ире Николай чирәм җиргә Бресттан килә, җылылык трассасы инженеры булып эшли. Яшь гаиләгә бөтен уңайлыклары, шул исәптән бакчасы, булган фатир бирәләр. Бер-бер артлы уллары Виталий белән Сергей туа. Совхозда тиз темплар белән балалар бакчасы һәм мәктәп төзелә.
    - Тулай торакны тиз арада төзеп бетерделәр, - дип искә ала Елена Алексеевна. - Читтән килеп палаткаларда яшәгән бөтен эшчене шунда урнаштырдылар. Чирәм җирләрдә эшләүчеләр өчен бөтен шартлар тудырыла. Җитәкчеләр безнең тормыш-көнкүреш шартлары белән даими кызыксынып тордылар, кирәк вакытта тиешле ярдәм күрсәттеләр. Бригадагагы бер кызның бөерләре авыртты. Аңарга Павлодарда бер бүлмәле фатир бирделәр…
    Чирәм җирләрдә эшләүчеләр уч тутырып хезмәт хакы алган. Елена Алексеевна чирәм җирләрне үзләштерүнең 10 еллыгы хөрмәтенә медаль белән бүләкләнгән.
    Елена Алексеевна Казахстанда гаиләсе белән 1972 елга кадәр яши. Биредә үткәргән елларны әле дә сагынып искә ала. Болгарлар, поляклар, немецлар, кытайлар, казахлар, украиннар - барысы бергә дус гаилә булып яшәгән. Чирәм җирләр минем характерымны ныгытты, күңелдәге ышанычны арттырды, кыенлыкларны җиңәргә өйрәтте, тормышта үз урынымны табарга булышты, ди ул. Ул елларны искә алганда әле дә дулкынлану хисләре кичерә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: