Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Әле дә истән чыкмый...

Татар Такталы авылында гомер итүче Минзакир Мингали улы Низамов - Бөек Ватан сугышы елларында Ватаныбыз бәйсезлеге өчен тылда, ягъни хезмәт фронтында армый - талмый тир түккән кешеләрнең берсе.

Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
Кеше олыгая барган саен үзенең үткәне турында күбрәк уйлый. Әнә, Минзакир ага да, соңгы елларда ян тәрәзәгә ешрак килеп авыл урамнарын, мәш килеп уйнаучы күрше балаларын күзәтергә ярата. Аларга карап күңелен юатканда, әлбәттә инде, үзенең балачак елларын исенә төшерә. Үзәкләргә үткән ачлык-ялангачлык, чатнама суыклар - болар барысы да аның гына түгел, сугыш чоры балаларының хәтеренә мәңге җуелмаслык итеп уелып калган.
Сугыш башланганда Минзакирга унбер яшь тулган була. 1941 елның 22 июнь иртәсендә авыл халкының клуб янына җыелуын әле дә хәтерли: ир - егетләрнең йөзе кырысланып калган, хатын-кызлар һәм балалар ил өстенә нинди авыр кайгы-хәсрәт килүен сизеп елашалар. Авылдагы тыныч тормыш кинәт үзгәрә: урамнар бушап һәм тынып кала, кешеләр дә бер - берсе белән бары ым кагып кына исәнләшәләр... Сугыш башлануның икенче көнендә үк ирләр фронтка китә. Минзакирның әтисе Мингали абзый олырак яшьтә булганлыктан аны сугышка алмыйлар. Ә менә кырык икенче елда унсигез яшен тутырган абыйсы Кадыйрны фронтка бөтен авыл җыелып озата. Яу кырына туганыңны озатудан да авыррак нәрсә юктыр ул. Әтисе белән әнисе хәсрәтләнеп улларын озатканда, унбер яшьлек Минзакир абыйсы артыннан мөлдерәмә тулы күзләре белән карап кала.
Сугыш чоры балалары бик яшьли нужа арбасына җигелгән. Тамак туйдыру, җан асрау нияте белән Минзакирга укуын ташлап колхоз эшенә чыгарга туры килә. Яшьтәшләре белән бергә нинди генә эшкә кушмыйлар аларны! Әлки районындагы Тумба урманына агач кисәргә дә барырга туры килә. Кырык градуслы суыкта хатын-кызлар һәм балаларның кул пычкысы белән урман кисүен күз алдына китерү дә авыр. Ул урманда күргән нужаны һич онытырлык түгел, дип ассызыклый Минзакир ага, аяк-куллар шакырдап ката, суыкта туңган гәүдә берни сизмәс хәлгә килә иде...
Минзакирның аз булса да бәхете булган икән әле: үзеннән олырак авылдашы белән үгез җигеп Ульяновскига һәм Нурлаттагы тимер юлы станциясенә агач ташырга кушалар.
- Ачлыктан башлар әйләнә иде, - дип сөйли Минзакир ага. - Әмма кеше барысына да түзә һәм ияләшә икән... Авыр сугыш елларында үгез җигеп җир сөрергә, ашлык һәм су ташырга да туры килде. Бер дә карышып тормадым, ни кушсалар шуны үтәдем. Без барыбыз да Җиңү көнен якынайту өчен тырыштык.
Кырык дүртенче елда фронттан Кадыйр аягын өздереп кайта, өстәвенә, сугышларда катнашып ике тапкыр каты яраланган да була. Бераз хәл җыю белән ул да колхоз эшенә чыга.
Җиңүдән соң тормышлар акрынлап җайга салына башлый. 1951 елда Минзакирны армия сафларына чакыралар. Саратов өлкәсендә хезмәтен тәмамлагач "Метротоннельстрой"га эшкә урнаша. Мәскәүнең әлеге оешмасы ул елларда Казандагы елга портын төзүдә катнаша. 1955 елда Минзакир биредә Балык Бистәсе районы авылларының берсеннән эшкә килгән Зәйнәпбану белән таныша. Яшьләр гомерлеккә бергә булу турында сүз куешалар. 1959 елда иренең туган ягына - Такталыга кайтып төпләнәләр. Минзакир балта осталары бригадасына урнаша, Зәйнәпбануга да авылда эш тиз табыла. Мәшәкатьләргә бирелеп ел артыннан ел үтә. Низамовлар гаиләсенә шатлык өстәп бер-бер артлы җиде бала: Наилә, Миңнегөл, Мингариф, Миңнероза, Рузалия, Гүзәл һәм Зөлфирә туа. Минзакир иртәдән кичкә кадәр гел эштә булганлыктан, балаларны үстерү мәшәкате күбрәк хатынына эләгә. Әмма Зәйнәпбану зарланмый, гаиләне туендырып торучы ирен эшкә якты чырай белән озатып кала һәм җылы сүзләр әйтеп каршылый. Илле еллап хезмәт стажы булган Минзакир аганы тырышлыгы һәм уңганлыгы өчен хуҗалык җитәкчеләре дә ихтирам иткән, ул бик күп Мактау грамоталарына һәм рәхмәт хатларына лаек булган.
Бу тату һәм үрнәк гаиләнең төп шатлыгы һәм байлыгы - әлбәттә инде, балалар. Узган елның декабрендә гаилә корып бергә яши башлауларына 60 ел тулуны билгеләп үткән Минзакир ага белән Зәйнәпбану апа 17 онык һәм 13 оныкчыкның һәркайсының исемен ялгышмыйча атап чыктылар. Әлбәттә инде, Низамовлар нәселенең дәвамчыларына аларның теләге бер генә: бәхетле булсыннар иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев