Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Кырык ел гомерен мәктәпкә багышлаган...

    Шушы көннәрдә Кураловода яшәүче Екатерина Ивановна Поймаловага 80 яшь тула. Гомер бәйрәмен ул иң кадерле кешеләре - балалары, оныклары һәм билгеле инде, элеккеге хезмәттәшләре белән үткәрәчәк.

    Лидия Кострулёва.
    "НЖ".
    Кечкенә буйлы, ап-ак чәчле Екатерина Ивановна безне ачык йөз белән каршы алды: "Минем турыда нәрсә язасың? Гомер буе гади авыл укытучысы булып эшләдем..."
    Моңа өстәп шуны әйтәсе килә, юк, ул гади укытучы гына түгел, ә Куралово балаларының берничә буынын укытып чыгарган, аларның күңелендә тирән эз калдырган остаз да. Үз эшенә тугры калып, кырык ел балаларга аң-белем биргән.
    Укытучы булырга балачактан ук хыялланган. Ә педучилище бик якын - элеккеге Куйбышевта була, җиденче классны тәмамлагач, шунда укырга керә.
    Сугыштан соңгы авыр елларга туры килсә дә, анда укыган вакытны әле дә сагынып искә ала. Яшьлек үзенекен итә шул...
    Училищены тәмамлаганнан соң, Екатерина Ивановна башта Питрәч балалар йортында эшләгән, аннары туган авылына әйләнеп кайткан. Күпмедер вакыт пионервожатый булып эшләгәннән соң, ике ел буе Горновкада башлангыч класслар укыта. Бу еллар турында ул аерым бер җылылык хисе белән искә ала: "Мин бер ук вакытта өч классны укыттым. Башлангыч мәктәптә 11 генә укучы булса да, һәр класска үз программасын укытырга кирәк иде. Аны бит әле сөйләп кенә калмыйча, аңлатып та бирергә кирәк. Ләкин ул чакта балалар бөтенләй башка - бик тырыш, тәртипле иде".
    Һәр ял саен Екатерина Ивановна җәяүләп туган авылына кайтып йөри, ә Горновка белән Куралово арасы - 22 километр, ул елларда хәзерге кебек транспорт булмаган. Ара шактый зур булса да, яшь укытучыны мондый авырлыклар туктата алмый.
    Үз гомерендә аңа шактый күп җәяү йөрергә туры килә. Олыгая төшкәч тә, үзе яшәгән һәм эшләгән Кураловодан балалары яшәгән Ким һәм Никольскига барып килү аңа берни тормый. Екатерина Ивановна дүрт бала тәрбияләп үстергән. Николай Никольскида төпләнгән, ә Наталья Кимда яши. Гаиләне зур кайгыга салган, араларыннан бик иртә китеп барган Татьяна да шушы авылда яшәгән. Ә кызы Надежда исә Кураловода калган. Ялгыз яшәү авыр булганлыктан, хәзер Екатерина Ивановна да аның белән бергә яши. Ярты гасыр иңгә-иң куеп яшәгән тормыш иптәше Иван Александрович җиде ел элек дөнья куйган, Екатерина Ивановнаның да сәламәтлеге шәптән түгел. Шулай да үз аякларым белән йөрим әле, шөкер, дип шатлана ул...
    Үткән елларны искә алганда, беренче чиратта мәктәбен сагына. Аның укырга, язарга, өйрәтеп, белем дөньясына алып кергән укучылары санап бетергесез. Беренче укытучы буларак, ул аларга белем биреп кенә калмыйча, намуслы, тату яшәргә, туган якны яратырга өйрәткән. Дәресләр, класстан тыш чаралар, ачык дәресләр, җәмәгать эшләре бөтен вакытны алып тора, башка укытучыларныкы кебек үк, үз балаларына вакыты да калмаган. Ярый әле, әбиләре Евдокия Ефимовна ярдәм иткән, аңа Екатерина Ивановна әлегә кадәр бик рәхмәтле. "Әниебезне күрми дә идек, - дип искә ала кызы Надежда. - Ул тиз генә кайта да, тагын каядыр чыгып китә. Педсовет, җыелышлар, сәяси дәресләр, ун-йортлыклар... Барысына да ничек өлгергәндер?"
    Төннәрен эшләгәч, өлгерә идем инде, дип елмая Екатерина Ивановна. Бераз ял итеп алганнан соң, дәресләргә әзерләнә, дәфтәрләр тикшерә. Гаиләдә аны аңлап, бөтен эшендә ярдәм итеп торулары да терәк булгандыр. Иртән тагын туган мәктәбенә, коллективы янына ашыга, хезмәттәшләре белән борчыган проблемалар турында фикер алышканнар. Татьяна Павловна Абросимова, Андрей Ефимович Степанов, Анна Дмитриевна Корчагина, Валентина Григорьевна Никифорова, Александра Федоровна Кузнецова, Екатерина Ивановна Федина һәм башкалар аның өчен хезмәттәшләр генә түгел, шатлык-кайгыларны уртаклашып кына калмаганнар, ышанычлы дуслар да булганнар. Белем биргән укучыларын да ел саен мөстәкыйль тормыш юлына озатканнар.
    Аларның күз алдында башта мәктәп урта мәктәптән - төп, аннары башлангыч мәктәп итеп үзгәртелгән. Боларның барысы да авылдагы тискәре үзгәрешләр нәтиҗәсе. Авылның күп кешесе эшсез калгач, авылдан читкә китә. Боларның барысы да бик авыр тәэсир итә. Кешеләргә гомер иткән туган авылларын ташлап китү җиңел түгелдер. Екатерина Ивановнаның авыл мәктәбендә эшләүче кызы да эшсез калган. Әлегә мәшгульлек үзәгендә исәптә тора, ләкин киләчәктә нишләргә?
    Бу сорауга бүген күпләр җавап таба алмый... Ләкин яшәргә, тормышны алып барырга кирәк. Кайчандыр үзенең терлекчеләре, игенчеләре, укытучылары белән данлыклы авыл яңарыр дип өметләнәсе килә. Авылның намуслы хезмәтчәннәре арасында Екатерина Ивановнаның да исеме бар. Үз эшенә тугры калып, ул туган авылы язмышы өчен борчыла. Элек үзендә укып чыккан, авылда яшәүче укучыларын бәхетле итеп күрергә хыяллана.
    Юбилее көнне ирексездән үткәннәр искә төшәр. Без хезмәт ветераны, бөтен гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган укытучыга нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, озын гомер, иминлек телибез...

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: