Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Язмышлар

Куйган хезмәте бушка китмәс

Ул үз гомерен балалар укытуга багышлаган кешеләрнең берсе. Заһирова Румия Әхәт кызы кечкенәдән укытучы булырга хыяллана. Әмма язмыш син дигәнче генә бармый икән. Тормышы бер җайга барганда, күңел түренә кереп утырган хыялы үзенекен итә. Ул язмыш кушуына буйсынмыйча, балачак хыялын тормышка ашыра.

Бервакыт аны мәктәпкә татар теле укытучысы итеп чакыралар һәм ул теләп риза була. Аннары читтән торып Казан педагогия университетын тәмамлый.
Бу вакыттан соң күп гомер үткән. Беренче категория укытучы Румия Әхәт кызы Бураково гомуми урта белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта. Үз фәнен ярата һәм укучыларында да татар теленә мәхәббәт тәрбияли. Ул һәр баланың сәләтен, мөмкинлеген һәм холык - фигылен белеп эшли белә. Иң мөһиме - һәр укучыга иҗади мөмкинлеген табарга ярдәм итә, аларны үз көчләренә ышанырга өйрәтә.
Укытучы эше - иҗади эш. Бу тәҗрибәле укытучы дәресләрдә төрле методик алымнар куллана, укыту барышында аларны үзгәртә, тулыландыра, иҗади файдалана белә. Укучыларга әледән-әле мөстәкыйль һәм иҗади эшләр биреп, аны катлауландыра баруның әһәмияте зур. Шул вакытта гына укучы авырлыкларны җиңә һәм эшкә өйрәнә ала, акыл эшчәнлеге һәм активлыгы үсә, игътибарлылык арта. Укытучы үз дәресләрендә бу алымның әһәмиятен яхшы белеп эш итә.
Рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты буенча төрле чаралар үткәргәндә татарча язма һәм сөйләм телен үстерү, татар халкының туган теленә, мәдәниятына хөрмәт белән карау һәм кызыксындыру бурычлары куя. Аның татар теле һәм әдәбияты кабинетында һәр дәрестә куллану өчен дидактик материаллар, күрсәтмә әсбаплар, индивидуаль эшләү өчен төрле биремнәр тупланган карточкалар, тестлар, аудио - һәм видеоязмалар, язучыларның тормыш юлларын өйрәнү өчен таблицалар, иҗатларына багышлап төзелгән альбомнар бар.
Замана үзгәреп тора. Балалар һәр яңалыкны отып бара. Румия Әхәт кызы укучылардан артта калмас өчен компьютерда эшләргә дә өйрәнә, төрле проектлар төзеп, презентацияләр әзерләп, җанлы һәм заманча дәресләр үткәрә. Интернет аша күп мәгълүмат алырга өйрәнгән заманча балаларда матур әдәбият белән кызыксыну тудырырга омтыла.
Тәҗрибәле укытучы буларак, ул бер нәрсәне яхшы белә - сыйныфта ничә генә бала булса да, аларның һәрберсе белән индивидуаль эшләп кенә яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була. Ул үз эшендә әнә шуны беренче урынга куя.
Румия Әхәт кызы методик берләшмә эшендә актив катнаша. Район татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинарларында, район күләмендә үткәрелгән төрле конкурсларда, акцияләрдә үз укучылары белән иң актив катнашучыларның берсе. Һәр елның апрель аенда татар теле атналыклары оештырып үткәрә.
Румия Әхәт кызы укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә ирешкән уңышлары өчен төрле дипломнарга һәм Мактау грамоталарына лаек булды. Аерым алганда, үткән ел район күләмендә үткәрелгән "Дәресләрдә яңа технологияләр куллану" дигән темага дәрес үрнәге белән 3нче урынны алып, Мактау грамотасы белән бүләкләнде. 2 нче Бөтенроссия "Мәктәп укытучылары фестивале" дипломына лаек булды. "Ел укытучысы" һәм "Класс җитәкчесе" конкурсларында катнашып, дипломнар алды.
Иң мөһиме - Румия Әхәт кызы үзенең бөтен белемен, сәләтен, тырышлыгын телне саклау, өйрәнү һәм үстерүгә юнәлдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: педагог