Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Курчаклары карап туйгысыз...

Кузнечихада яшәүче Фирүзә Дҗанизакованың иҗаты күпләрне сокландырырлык. Ул авылда курчаклар ясау остасы буларак танылган.

Ольга СТРЕЛОВА

Курчак – планетада иң беренче булып барлыкка килгән уенчыкларның берсе. Борынгы заманнарда аларны төрле материаллардан ясаганнар, һәр уенчыкка тирән мәгънә салынуы турында да әйтергә кирәк. Моннан күп гасырлар элек яшәгән кешеләр курчакларның сихри көчкә ия булуына һәм төрле бәла-казадан, авырулардан саклавына ышанганнар. Шуңа күрә Фирүзә Дҗанизакованың күңелендә курчаклар ясау турындагы уй тууына гаҗәпләнәсе юк. Аның эшләре бер-берсен кабатламый. Әйе, һәр оста үзенең яраткан эшен бөтен күңелен биреп башкара, үзе тудырган матурлыкны башкаларга да күрсәтергә тели. Фирүзә Рәшит кызының төп темасы – милли курчаклар. Традицион образдагы курчак кеше күңелендәге иң кадерле хис-тойгыларны уята, уйланырга, үткәнебезне күзалларга мәҗбүр итә. Аның сувенирга дип ясаган татар курчакларына карап туйгысыз.

Үз куллары белән ясаган курчакларны матур итеп киендереп карыйсы килгән аның. Дөрес, Фирүзәнең кечкенә вакытында, бик күп совет балаларыныкы кебек үк, курчаклары күп булган. Әлбәттә инде, аларны төрле бизәкле киемнәргә киендерергә яраткан. Әнисенең оегыннан кием дә тегеп караган. Аннары инде киемнәрне төрле тукымалардан тегә башлаган.

– Моннан утыз ел элек ясаган курчакларымны каенанам әле дә булса кадерләп саклый, – ди Фирүзә Рәшит кызы.
Хәзер инде ул курчакларны сатып алмый, ә тулысынча үз куллары белән ясый. Карап торасың да, гади генә папье-машедан сәнгать әсәренә тиңләрлек әйберләр иҗат итә ала икән, дип гаҗәпләнеп тә куясың әле. Бу бик гади, нык, җиңел һәм шул ук вакытта җылы материал, аны әллә кайлардан эзләп йөрисе юк. Өстәвенә, эш итәргә дә бик җайлы Курчакның битен акварель, акрил белән буяп чыга. Тулысынча барысы да әзер булгач, кием тегә башлый. Бусы инде бик нәфис һәм үтә мәшәкатьле эш. Озын күлмәкне кул белән тегә, аны төрле төстәге ялтыравык лента, аппликацияләр һәм төймәләр белән бизәп чыга. Башына пайетка һәм сәйләннән эшләнгән калфак кидертә. Татар кызлары күлмәгенә хас булган бер генә элементны да күздән ычкындырмаска тырыша. Тагын шунысын әйтергә кирәк, Фирүзә Рәшит кызы бер генә бизәкне дә кабатламый. Һәр уенчыкка яңа деталь уйлап таба, ниндидер яңалык кертә.

Күз нурын, йөрәк җылысын кушып ясаган курчаклары белән ул халкыбыз традицияләре һәм мәдәниятын саклауга үзеннән азмы-күпмедер өлеш кертә. Һәрхәлдә, чит илдән китерелгән модалы Барбига караганда, авыл шартларында бөтен шартына туры китереп ясалган милли киемдәге курчак күңелне барыбер күбрәк җәлеп итә. Әле өй эчен дә бизәп торырлык. Ул әле татар кызлары курчакларыннан тыш, эшләпәләрен янгарак авыштырып кигән купшы ханымнарны да ясый. Аларга ерактан ук күренеп тора торган беләзек һәм төймәләр тактыра. Ә менә чәч өчен сарык йоны яки парик куллана. Бер курчакны ул якынча алганда биш көн эчендә ясый.

Махсус белеме булмаса да, Фирүзә Рәшит кызы Дҗанизакова декоратив-гамәли сәнгатьнең бер төрен үз тырышлыгы белән үзләштерә алган. Эшләреннән җылы нур бөркелә. Тормышны чын күңелдән яраткан кешеләр генә әнә шундый матурлык тудыра ала торгандыр ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев