Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Кулыннан килмәгән эш юк

Болгар махсус (коррекция) мәктәп-интернатындагы биология һәм йорт эшләре кабинеты матур гөлләре белән генә түгел, кулдан ясалган төрле әйберләр - вазалар, паннолар, рәсемнәре белән игътибарны үзенә тартып тора. Боларның барысы да Марина Гусева тырышлыгы белән булдырылган.

Ирина Телицына
Кайвакыт кешенең фантазиясенә сокланып бетә алмыйсың. Алар ташландык кына материаллардан да менә дигән сувенирлар, көнкүрештә кирәкле әйберләр ясап куялар. Мәсәлән, бер генә мисал: ул линолеум тубасына ПВА кләе белән манчылган капрон колготка кидереп, драпировка ясаган һәм аны морилка белән эшкәрткән. Эчкә пластик шешә тыгып куйгач, ясалма чәчәкләр өчен гаҗәеп матур ваза килеп чыккан. Әгәр төрле биеклектә шуны берничәне эшләсәң, ул тагын да үзенчәлекле була.
Болар барысы да Фаина Феоктистова алып барган йорт эшләре дәресләреннән башлана. Марина бу дәресләрне көтеп ала торган була, бигрәк тә бәйләү дәресләрен ярата. Бу зур эшнең башы гына була. Аннары балалар бакчасында тәрбияче, соңрак коррекция мәктәбендә эшләгәндә үзенең осталыгын тагын да арттыра. Хәзер грампластинкалар заманы үтте, ләкин Марина Юрьевнаның оста куллары алардан панно ясарга өйрәнә. Кырыйларын кайнар суга тыгып бөгә дә, уртасын шомарта һәм төрле төсләргә буяп куя. Шулай ук бик матур, оригиналь сувенир килеп чыга.
Марина кечкенәдән рәсем ясау белән мавыга һәм төрле әйберләр ясаганда бу аңа нык ярдәм итә. Мәктәпнең уен, йокы бүлмәләре стеналары аның кулы белән бизәлгән. Тора-бара ул рельефлы картиналар ясауга күчә. Аның нигезе рәсемнән тора, аннары кирәкле урыннарны кләй кушылган пычкы чүбеннән рельеф ясый. Шулай ук киптергән чәй, йомырка кабыклары һәм күп кенә башка әйберләр куллана.
Марина Юрьевна гап-гади салам белән дә эшләргә ярата. Саламны суда җебетеп, үтүкләгәннән соң, бик матур аппликацияләр килеп чыга. Тозлы камыр белән дә оста эшли белә. Шушы материалдан ясалган самавыр, чынаяклар һәм клиндер панносы, саламнан ясалган ашъяулык әллә каян игътибарны җәлеп итеп тора.
Төрле материаллар белән эшләү бигрәк тә матур килеп чыга. Мәктәпнең актлар залындагы "Теремкәй" әкияте буенча эшләнгән рәсемгә күзеңне алмыйча карыйсың. Аюны ул тукымадан, өйне пычкы чүбеннән, фонны киптерелгән үләннәрдән ясаган.
Мәктәптә эшләүдән башка Марина Юрьевна инвалид бала белән дә шөгыльләнә. Алексей Павлов белән икәүләп төрле әйберләр ясыйлар. Мәсәлән, алар ясаган Кече манара бигрәк әйбәт килеп чыккан, биредә алар кулланылган йон әйберләрдән файдаланганнар.
Тәҗрибәле һәм оста куллы укытучының тукыманы яндырып ясау, салфеткалар ярдәмендә төрле әйберләрне бизәве дә үзенчәлекле килеп чыккан. Мәсәлән, майонез савытлары, буш шешәләр һәм күп кенә башка әйберләр матур савытларга һәм вазаларга әйләнәләр. Аның белән сөйләшкәндә гаҗәпләнеп бетә алмыйсың - ул нәрсәгә генә тотынса, барысын да булдыра. Әнисенең юбилеена ул вак энжеләрдән нәсел агачы ясап бүләк итә. Бу берни белән чагыштырмаслык бүләк булып чыга. Иренә гади шпагаттан күзлек тартмасы бәйләгән, кызына җәйге панамка бәйләп кидергән. Ул үзе генә түгел балаларын да кул эшенә тарта. Икенче кластта укучы улы Кирилл һәм тугызынчы класстагы Илья шактый матур әйберләр ясый беләләр.
Марина Юрьевна туганнарын да шатландыра белә, төрле юбилейларга видеороликлар төшерә. Оста итеп уйланган сюжетлы мондый «кино»ларны бөтен дөньяңны онытып карыйсың...
Алтын куллы бу укытучы төрле конкурсларда теләп катнаша. Бервакыт «Яңа ел өстәле»нә дигән салат хәзерли. Тәлинкәнең уртасына «по корейски» ясалган кишер куя, кырыйларына йомырканың киселгән яртышар агын урнаштыра, аларга йомырка сарысын, сырны майонез белән болгатып салып чыга. Ә өскә шул ук кишердән саннар ясый. Шулай итеп, бик матур сәгать килеп чыга. Аны ашарга да кызганалар.
Марина Юрьевнаның төрле дәрәҗәдә күп санлы дипломнары, грамоталары бар. Ул ирешелгәннәр белән генә тукталып калырга уйламый.
Киләчәктә атлас ленталар белән чигәргә өйрәнү турында хыяллана. Аңа һәрвакыт уңышлар юлдаш булсын, ул булдыра алмаган эш юк.
Һәр җирдә ул ясаган әйберләр.
Автор фотосы.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X