Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Кул эшләре аңа җан тынычлыгы бирә

Лаеклы ялга чыгуны кайберәүләр түземсезлек белән көтәләр, дөрес, арада коллективтан аерылудан, эшсез калудан куркучылар да аз түгел. Ялга чыккач, кайберәүләр тегү-чигү эшләре белән мавыгып китәләр һәм шуннан үзләренә җан тынычлыгы табалар. Болгарда яшәүче Надеҗда Кузьмичева да шундыйларның берсе.

Ирина Телицына

Аларның йорты бер карауга игътибарны җәлеп итә. Тәрәзә каршындагы бакчада салкыннар башланганчы төрле-төрле чәчәкләр күз явын алырдай матур булып утыралар. Мин ишек алларына кереп, бакчага үтәм. Ирексездән ташлардан өеп ясалган кечкенә тауга игътибар иттем, монда төрле чүлмәкләр, кош сыннары урын алган. Уртада - фонтан. Аның тирәсендә дә төрле төстәге ташлар. Аны гаилә башлыгы Николай Александрович Иделнең икенче ягыннан алып кайткан. Арада бака кабырчыклары да күренә, аларны кызлары диңгез буеннан алып кайткан. Надежда Анатольевна мондый композицияне бервакыт автозаправка станциясендә күреп кайта һәм үз бакчасында ясау турында хыяллана башлый. Аны тормышка ашыру артык кыен булып чыкмый, фонтанны карап тору да авыр түгел икән, айга бер тапкыр суын гына алыштырырга кирәк. Мин бу матурлыктан күзне ала алмыйча, сокланып карап тордым.

Бераз читтәрәк ял итү урыны ясалган, өстәл, эскәмия урнаштырганнар, эссе кояштан саклану өчен җиңел генә итеп түбәсе ябылган. Без әнә шунда сөйләшеп утырдык. Ял итү өчен моннан да әйбәт урын юк. Сукмак тирәләрендә, кер баулары эленгән баганаларга беркетелгән кечерәк кенә савытларда төрле чәчәкләр үсеп утыра. Ничек барысын да оста итеп уйлап чыгара алганнар, бигрәк тә зәвыклы эшләнгән, дип сокланып утырдым.

Үзем хуҗа хатынның сөйләгәнен тыңлыйм, үзем бакчадагы тәртипкә һәм чисталыкка сокланып карап утырам. Бакчада эшләгән кеше булганлыктан, мин монда күпме көч һәм вакыт сарыф ителүен яхшы беләм. Аны даими карап тормасаң, бер-ике көн эчендә бакчаңны чүп баса. Ә аларда мин бер генә чүп әсәре дә күрмәдем. Моны бик тырыш, уңган кешеләр генә булдыра ала. Әле бит өйдәге эшләрне дә башкарырга, пешерергә, керен юарга кирәк. Чигү эше дә үзенә тартып тора. Җәйге көн никадәр озын булса да, мәшәкатьләр белән вакыт үткәне сизелми дә. Шунысы да бар, башкарган эшләргә карап кеше үзенә зур канәгатьлек ала.

Бераз читтәрәк - теплицалары. Анда төрле яшелчәләр үсә. Теплица эченә хуҗа кечкенә генә мич чыгарып куйган. Иртә язда кояш карый башлауга мичкә җылы биргәч, анда кыярлар, помидорлар гөрләп үсәләр. Ләкин минем аларга килүемнең сәбәбе башка иде. Элегрәк Надежда Анатольевнаның бәйләргә һәм чигәргә бик оста булуы турында ишеткән идем һәм мине шул кызыксындырды. Ул үзенә генә түгел, оныкларына да матур-матур костюмнар бәйләгән. Элек бит хәзерге кебек кибетләрдә җаның теләгән киемнәр булмаган, шуңа күрә ул төрле җепләр табып, кешеләрне кызыктыра торган кофталар, башлыклар бәйләгән. Бу гаилә акчасын да янга калдырырга ярдәм иткән.

Шулай да Надежда Анатольевнаның тагын бер яшерен хыялы була - ул картиналар чигәргә кызыга. Кешеләрдә күреп һәрвакыт сокланып карап тора. Ләкин эшләгәндә моңа вакыты булмый. Шактый еллар эшләгән потребкооперация оешмасыннан лаеклы ялга киткәч, бу хыялын тормышка ашырырга була. "Вышитые картины" дигән махсус журнал алдыра башлый. Аны өйрәнеп, чигү эшләренең бөтен нечкәлекләренә төшенә. Журналда шулай ук рәсемнәрнең яңа схемалары да килә. Чигүе кыен булмый, монда һәрбер төс саннар белән күрсәтелә. Чигә башлаганчы барлык төсләрне билгеләп чыгарга кирәк, шуннан соң эшкә тотынырга да була.

Надежда Анатольевна бигрәк тә табигать күренешләрен чигәргә ярата. Шуңа күрә башкарган эшләре арасында ел фасылларына багышланганнары күбрәк. Миңа бигрәк тә нәни колыны белән ат, кечкенә чебешләрен үз янына җыйган кыртлый тавык, җилкәнле көймә һәм күп кенә башка картиналар ошады. Күптән түгел ул энҗеләр белән дә чигә башлаган, әле өйрәнчек кенә булса да, кайбер үрнәкләре миңа бик ошады. Чигү остасының белгәннәре белән генә тынычланып калмавы мине сокландырды да, гаҗәпләндерде дә. Надежда Анатольевнаның һәр бүлмәсен чигелгән картиналар бизәп тора, керүгә кешенең игътибары шуларга юнәлә.

Аңа бу эштә ире дә нык ярдәм итә. Элегрәк чигелгән әйберләр өчен рамнарны кибеттән сатып алсалар, хәзер ул аларны үзе ясый. Пыяла урынына гап-гади слюданы куллана.

Мин аларда булган көнне Надежда Анатольевна танылган рәссам Шишкинның "Утро в сосновом бору" рәсемен ясап бетереп килә иде. Бу рәсемне чигү өчен ул барлыгы илле төстәге мулине кулланган. Ә чигүгә тотынганда егерме төстәге мулинеләр белән генә эш иткән. Әлбәттә, ул осталыгын даими камилләштерә барган һәм шуның белән төсләр дә арткан. Чигү өчен кирәк-ярак "Искусница" дигән махсус наборда була икән, монда канвалар да, җепләр дә, рәсем схемалары да бар. Бу арзан әйбер түгел, аны еш алып булмый. Яраткан эше барлыгын белгән дуслары һәм туганнары Надежда Анатольевнага бәйрәмнәрдә, туган көннәрендә шуны бүләк итәләр.

Бу эшкә ул үзенең сеңлесе Екатеринаны да тарта. Хәзер ул чигү үрнәкләре табуда апасына теләп ярдәм итә. Безнең кибетләрдә җепләрнең булмавы гына бераз кыенлыклар тудыра. Шуңа күрә аларга танышлары, дуслары ярдәмгә килә, башка җирдән алып кайтып бирәләр. Мулинедән башка ул ефәк, йон һәм гади җепләр белән дә эш итә. Йон җепләр, мәсәлән, картиналарны зурайтып күрсәтә.

Надежда Анатольевна җае чыккан саен хезмәттәшләре белән очрашып тора. Алар арасында да чигү белән мавыгучылар аз түгел. Ә бит кайчандыр аларның барысын да ул өйрәткән була.

Бик мәшәкатьле эш булганлыктан, ул бер елга бер рәсем чигә. Биш ел эчендә шактый гына эшләр башкарган. Кайвакыт ул яраткан эше белән ярты төнгә кадәр утыра, андый чакта вакыт үткәне сизелми дә. Чигү остасының сүзләренә караганда, ул аңа берни белән чыгыштыра алмаслык җан тынычлыгы бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев