Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Киләчәккә өметен өзми

    Безнең шәһәрдә яшәүче Людмила Крутелёвага тормышның авыр сынаулары аша үтәргә туры килә. Ләкин бу сынаулар батыр хатынның рухын сындыра алмый, ул гаиләсенең, балаларының иминлеге өчен бөтен кыенлыкларны җиңәргә әзер.

    Марина Зайцева.
    "НЖ".
    Яшь чакта туган якларымнан шундый еракка китәрмен дигән уй аның башына да килми. Тумышы белән Людмила Калуга өлкәсендәге бер авылдан. Шунда мәктәп тәмамлаган, аннары һөнәр лицеенда секретарь белгечлеге алып чыккан. Язмыш аны авылларыннан ерак түгел урнашкан хәрби частьтә хезмәт итүче егет белән кавыштырган. Армия хезмәте тәмамлангач, Александр аны туган Болгар якларына алып кайта.
    Күчеп кайтканга берничә ай үткәч, кызлары Диана дөньяга килә, баланы ул бик авыр таба. Вакытыннан алда туган кызчыкның башта сәламәтлеге шик тудырмаса да, бераздан табиблар, балалар церебраль параличы, дигән диагноз куялар. Яшь ананың мондый авыру турында ишеткәне булса да, үз балаңның авыруы берни белән чагыштырып булмаслык хәсрәт икән ...
    Озак вакытлар ул кызының башка балалардан аерылып торуы белән килешергә теләми. Мәскәү, Казан шәһәрләрендәге, Лаештагы, аннары тагын Казан реабилитация үзәкләрендә үткәрелә торган дәвалау чараларының ярдәменә ышанып яши. Шулай итеп, елына ике-өч ай хастаханәләрдә ятып чыгу алар өчен гадәти хәлгә әверелә.
    Бер елдан соң Максим туа, гаиләдә мәшәкатьләр тагын да арта. Ярый әле, иренең әти-әнисе Геннадий Петрович белән Галина Петровна нык ярдәм итәләр. Өйдә дә булышалар, акчалата да даими ярдәм итәләр. Даруларга, авыру баланы карау өчен кирәк-яракларга, клиникаларга йөрү өчен акча да бик күп кирәк бит...
    Кеше фатирында яшәү шактый чыгым таләп итә. Шуңа күрә икенче балага бирелә торган ана капиталы акчасына "муравейник"тан бүлмә сатып алалар. Шәһәр башкарма комитеты бүлмәгә ремонт ясау, электр чыбыкларын алыштыруда ярдәм итә. Шулай да, авыру бала белән уңайлылыгы булмаган кысан бүлмәдә яшәү бик авырга туры килә.
    Ә язмыш Людмилага тагын да зур сынаулар әзерләгән икән. Ире гриппның авыр формасыннан өзлегеп, үлә. Ә өч айдан көтмәгәндә, йокларга яткан җиреннән, гипертония кризыннан Людмиланың әнисе Мария Васильевна дөнья куя. Бердәнбер кызына оныкларын карашырга килгән ананы туган җиреннән еракта, Болгарда җирлиләр.
    Иң якын ике кешесен югалткан Людмила башта ни эшләргә дә белми. Бу дөньяда япа-ялгыз калудан да авыр хәл юктыр ул. Иренең әти-әнисе булмаса, нишләр иде икән, үзе дә белми. Алар һәм ике сабый баласы аңа бу авыр тормыш сынауларын җиңәргә ярдәм итә...
    Биш яшь ярымлык Диана утыра да, йөри дә алмый, аркасында гына шуыша. Махсус күнегүләр, даими гимнастика ясау нәтиҗәсендә кулларының көчен бераз ныгытканнар. Хәзер инде бала куллары белән карандашлар, китап, кашык кебек әйберләр тота. Уйный да, әкренләп ашый да ала. Акыл үсеше ягыннан бала хәтта кайбер яшьтәшләрен дә уздыра. Ул әйбәт сөйләшә, күп кенә шигырьләр һәм җырлар белә, әлифбаны өйрәнә. Энесе дә аңа күңелсезләнеп утырырга ирек бирми. Апасыннан кечкенә булса да, аны ашата, уйный да, хәтта диваннан идәнгә төшәргә дә ярдәм итә ала.
    Ә Людмила, тормыш авырлыкларына карамыйча, Диананы дәвалау белән мәшгуль. Күптән түгел тагын бер тапкыр неврология диспансерында булып кайтканнар. Санаторийга барырга җыеналар (юлламаны социаль яклау бүлеге аша бирергә вәгъдә иткәннәр). Күп кенә оешмаларның Людмилага ярдәм күрсәтүен дә билгеләп үтәргә кирәк. Мәсәлән, санаторийда бер үк юллама буенча Диананы да, Максимны да кабул итәләр. Балалар иҗат йорты оештырган кичәләргә дә аларның икесен бергә чакыралар. Балалар зоопаркта, "Шүрәле" аттракционнар паркында булганнар, Казанга Яңа ел бәйрәменә барып, әйбәт бүләкләр алып кайтканнар. Ә күптән түгел Людмилага Балалар иҗат йортында кызы белән күнегүләр ясау өчен махсус "Атлант" костюмы биргәннәр. Бу костюмны кигәч, авыру бала үзен судагы балык кебек иркен хис итә, аяк-кулларын үзлегеннән селкетә ала. Бу күнегүләрнең уңай нәтиҗә биреп, физик яктан ныгуда ярдәм итәчәгенә шик юк.
    - Соңгы тапкыр республика хастаханәсенә баргач, безгә аяк сеңерләренә операция ясарга тәкъдим иттеләр. Мускуллары һаман киеренке булганлыктан, Диана хәтта йоклаган вакытта да сызлана, - дип сөйли Людмила. - Дөрес, операция ясату өчен егерме алты мең сум акча кирәк, аны каян табарбыз, белмим...
    Моннан тыш, кызга махсус кресло-арба да бик кирәк. Аңа социаль яклау органнары аша заказ бирергә Людмила әле дә батырчылык итми, чөнки үз баласын инвалид арбасында күрүдән куркып, яхшыга өметләнеп яши. Шуңа күрә кызын инде кечерәйгән җәйге коляскада йөртергә мәҗбүр.
    Фатир мәсьәләсе дә әлегә кадәр хәл ителмәгән. Гаилә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар исемлегендә дүрт елга якын чиратта торса да, уңай үзгәрешләр күренми. Шуңа күрә алар кеше фатирында торып, шактый акча түләргә мәҗбүр. Иренең әти-әнисе үзләрендә яшәргә чакырсалар да, Людмиланың аларны комачаулыйсы килми.
    Кызының сәламәтлеге өчен ул бөтен көчен биреп көрәшергә әзер. Күп кенә китаплардан балалар церебраль паралич авыруын Германиядә нәтиҗәле дәвалаулары турында укыгач, шунда мөрәҗәгать итәргә була. Башта баласы турында Интернет сайтында сөйләргә, акча җыю өчен исәп-хисап счеты ачарга карар бирә. Ул барыбер киләчәккә өметен өзми, ниндидер могҗиза белән баласын терелтү өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләргә әзер...

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: