Титовлар гаиләсенең ике уллары - Олег белән Игорь үсеп килә. Алар тугыз ел элек июль аенда дөньяга килгәннәр. Шунысы аяныч - ике бала да тумыштан инвалид.
Ирина Телицына.
"НЖ".
Дөресен генә әйткәндә, Титовларга мин бик дулкынланып бардым. Ун ел элек өйләнешкән бу пар да, туганда җәрәхәт алып, инвалид булган балалар да чиксез кызганыч тоелды ул чакта... Ләкин алар белән очрашкач, фикерем бөтенләй үзгәрде. Бу гаилә бик кунакчыл, ачык йөзле, тормыш авырлыкларына бирешми һәм урынсызга зарланмый торган кешеләр булып чыкты. Аларның уңганлыгына-булганлыгына, сабырлыгына теләсә кем кызыгырлык.
Ике яшь парның ике яктагы туганнарында да кайчандыр игезәкләре туган булган. Тик башкалар турында ишетү - бер хәл, ә мондый сынау үз җилкәңә төшкәч, бөтенләй икенче хәл икән. Балалар өчен бөтен җаваплылык үзләре дә япь-яшь булган ата-ана өстенә төшә. Игорь бик тынгысыз бала була, озак вакыт утыра алмый, башын да начар тота. Боларның барысы ата-ана күңелендә шик тудыра. Нәтиҗәдә республика хастаханәсендә табиблар аңа балалар церебраль параличы дигән диагноз куялар. Ни кызганыч, бу диагноз дөрес булып чыга. Соңрак Олегка да шундый ук диагноз куела. Аның кул-аяклары начар йөрсә, Игорь авырлык белән сөйләшә һәм ул кеше ярдәменнән башка йөри алмый.
Олег хәзер икенче мәктәпнең өченче классында укый. Көндәлегендә бары тик дүртле һәм бишле билгеләре генә, ә Игорьга коррекция мәктәбе укытучылары ярдәмендә өйдә торып укырга туры килә. Малайларның характерлары да нык аерыла. Олег тыныч, сабыр, йомшак күңелле, рәсем ясарга һәм компьютер янында утырырга ярата. Ә Игорь исә күпкә активрак, өй эшләрендә булыша. Йорттагы терлекләрне ашатырга кирәклеге турында әти-әнисенең әледән-әле искә төшереп тора. Музыка тыңларга яратса да, теләсә кайсы әсәрне түгел, күңеленә хуш килгәннәрен генә сайлап ала. Ул үзе дә, әти-әнисе дә аның аягына нык басып йөри башлаячагына ышаналар. Балаларының үсеш ягыннан башкалардан калышмавы өчен ата-ана кулыннан килгәннең барысын да эшләргә тырыша. Мәсәлән, Игорьны инвалид арбасына ашаган чакта гына утырталар, башка вакытта ул кеше ярдәме белән үзе йөрергә тиеш. Малайларга инде берничә тапкыр операция ясаганнар. Ноябрь ахырында тагын бер операция булырга тиеш булса да, авыру сәбәпле, аны кичектереп торганнар.
Казанга башта бабалары машинасында йөрсәләр, хәзер үзләре чит илдә эшләнгән машина сатып алганнар. Әбиләре белән бабасы гаиләгә рухи яктан да, акчалата да зур ярдәм күрсәтәләр. Шулай да Юлия белән Николай барысын да үз көчләре белән булдырырга тырышалар. Иң мөһиме - бер-берсенә терәк булып, алга карап яшиләр. Бәлки, бәхетле гаиләнең нигезе әнә шулдыр?
Алар үзләре төзегән бөтен уңайлылыклары булган иркен йортта яшиләр. Яшәү шартларын әледән-әле яхшыртып, камилләштереп торалар. Мәсәлән, былтыр гына диварларны җылытып, тигезләп штукатурлаганар. Якын арада идәннәрне алыштырырга, кухняда, кочегаркада ремонт ясарга җыеналар. Николай бөтен эшләрне үз куллары белән башкара, төзелеш материаллары белән дә хәзер проблемалар юк. Моннан тыш, гаилә башлыгы кешегә ялланып эшләүдән дә баш тартмый. Мал-туар да гаилә бюджетын тулыландырырга ярдәм итә, алар сарыклар, дуңгызлар, тавыклар асрыйлар. Бакчада яшелчәсен, җиләк - җимешен үстерәләр, бәрәңгене хуҗалык басуында утырталар, болар барысы да аларга яңа уңышка кадәр җитә.
Юля хәзер эшләми, өй арасында да аңа мәшәкатьләр җитәрлек. Башта сыер да асраганнар, ләкин терлек азыгы кыйммәтләнә башлагач, сыерларын сатканнар.
Хәзергә алар өендә ремонт бара, шуңа карамастан, һәр җирдә тәртип һәм чисталык күзгә ташлана. Николай белән Юля барысын да үз куллары белән эшлиләр, киңәшеп башкаралар. Олег бүлмәсендә ябыштырган обойны зәвык белән сайлаганнар, элек ишек булган урынга китап киштәсе һәм уенчыклар куя торган итеп ясаганнар. Малайларның үз компьютерлары бар, аларга аны үткән ел бүләк иткәннәр. Бу бүләккә әти-әниләре әлегә кадәр рәхмәтле. Компьютерда инвалид балалар өчен махсус программа бар, ләкин хәзергә ул Интернетка тоташтырылмаган. Ә алар моны бик көтәләр.
Балаларның катыргыдан һәм төсле кәгазьдән эшләнгән төрле уенчыкларын алар зур дулкынлану белән күрсәттеләр. Йокысыз төннәр, рухи кичерешләр һәм авыр сынаулар аша үтсәләр дә, алар киләчәккә өметләрен югалтмыйлар. Әйе, кеше өметсез яши алмый. Ата- ана өчен балаларын сау-сәламәт күрүдән зуррак шатлык бармы икән?
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев