Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Хыял канатларында – алга таба!

Ким урта мәктәбенең 11 класс укучысы Елизавета Абасева күптән түгел генә «Олимпка юл» республика олимпиадасында физика фәне буенча призер исемен алды. Тик укучы кыз белән әңгәмә барышында аның хыяллары тагын бик күп икәне билгеле булды. Бүген ул нинди омтылышлар белән яши соң?

Ольга Стрелова

Тышкы гадилеге, оялчанлыгы артында үҗәт, максатчан, үз максатларына ирешә белүче, киләчәгенә бүгенгедән үк юл яра башлаучы нык характерлы шәхес яшеренгән кызда. Бу сыйфатлары Лизага теләсә нинди эштә уңышларга ирешергә мөмкинлек бирә. Шулай да аның өчен бүген иң әһәмиятлесе – тырышып уку, чөнки укучы фикеренчә, белем алуда тырышлык киләчәк тормышка, лаеклы һөнәргә һәм бәхеткә юл яра. 
Чыгарылыш класс укучылары быел нинди фәннәрдән йомгаклау имтиханнары тапшырачакларын инде билгеләргә тиеш. Елизавета физика фәнен сайлап алган. Аның фикеренчә, табигать фасыллары, аның хәрәкәте һәм үзгәрешләренә тәфсилләп аңлатма бирүче башка фән юк дөньяда. Моннан тыш, физиканың оптика, термодинамика, молекуляр физика кебек бүлекләре дә шактый кызыклы фактлар белән танышырга мөмкинлек бирә. 
Лиза күңелендә бу фәнгә мәхәббәтнең уянуда укытучысы Лада Сусаринаның өлеше бик зур. Тәҗрибәле остаз, кызыклы булса да, шактый катлаулы бу фәнгә чын күңелдән гашыйк һәм балаларны да аны өйрәнүгә җәлеп итә белә.
Шулай итеп, унберенче класс укучысы үзенең булачак һөнәрен дә сайлап өлгергән инде. Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырганнан соң, Лиза А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренүләр техник университетының лазер техникасы һәм лазер технологияләре буенча инженер белгечлегенә укырга керергә җыена.
– Башта нинди факульетка барырга икән, дип баш ваткан идем, тик уку йортында оештырылган ачык ишекләр көненнән соң лазер технологияләрен өйрәнәсем килә, дигән ныклы фикергә килдем, - дип сөйли укучы кыз.
Күпләргә инженер бары тик ирләр өчен генә кулай һөнәр кебек тоела. Шулай да Лиза нәкъ инженер һөнәрен сайлап алган. Ул кызны нәрсәсе белән үзенә тартып тора соң? Укучы әйтүенчә, инженер – яңа, үзенчәлекле һәм кабатланмас әйберләр ясаучы. Үз фикерләреңне, идеяләреңне төрле әйберләрдә гәүдәләндерү мөмкинлеге һәр кешегә дә бирелми бит...
Хәзер укучы кыз бик тырышып имтиханнарга әзерләнә. Өстәмә әдәбият укый, БДИ буенча сынау имтиханнары биремнәрен эшли, мәсьәләләр чишә. Ә аның укуда һәм җәмәгать тормышында ирешкән уңышларын күргәч, гаҗәпләнеп тә куясың – бар нәрсәгә каян гына вакырттабып өлгерә икән ул?
Унберенче класска җиткәндә, Лизаның төрле грамоталары санап бетергесез җыелган. Һәрберсе аның өчен бик кадерле. Алар арасында “НАНО чоры фикерләве” район тикшеренү конференциясенең “Инженер фикерләве” секциясендә җиңүче грамотасы, А.Н.Туполев исемендәге Казан фәнни-тикшеренү технология университеты тарафыннан игълан ителгән С.П.Горбунов исемендәге физика буенча олимпиаданың дистанцион этабы призеры дипломы аның өчен аеруча зур әһәмияткә ия.
Шулай ук башка бүләкләре да шактый аның: “Глобальләштерү – заманча тормышның чынбарлыгы” республика гуманитар фәнни-практик конференциянең “Математика, физика, информатика” секциясендә күрсәтелгән доклады өчен 1 дәрәҗәдәге диплом, Спас районы командасы составында “Нәрсә? Кайда? Кайчан” программасы буенча Идел буе федераль округы укучылары арасында интеллектуаль олимпиаданың региональ этабы призеры, “Алан” җәйге мәктәбенең физика юнәлешендә 2 дәрәҗә призеры дипломнары бар.
Төп шөгыльләреннән, укудан, җәмәгать эшеннән азга гына бушап торганда  ул җепләр һәм атлас тасмалар белән чигәргә, зур пазллар җыярга ярата.
– Лиза – безнең мәктәпнең горурлыгы, күпкырлы талантка ия булучы чын җәүһәре ул, - ди класс җитәкчесе Нурия Фәтхрахман кызы аның турында. – Җәмәгать эшендә дә, укуда да бик тырыш, һәр нәрсәне җиренә җиткереп башкара. Үҗәтлеге, тапкырлыгы да бар. Берничә айдан аны бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру рәвешендә бик зур сынау көтә. Бу сынауларда, хыял юлында укучыма бары тик уңышлар гына телим!
Безгә дә остазның ихлас теләкләренә кушылырга гына кала.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев