Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй...

...Нинди була икән ул урыс теле һәм әдәбиятын укытучы ир-ат кеше?

Югыйсә, бу фәнне хатын-кыз укыта иде, ә монда ир-ат.  Дәрескә кыңгырау шалтырады, без, укучылар, урыннарыбызга утырдык, кызыксынып көтәбез. Ишекне салмак кына ачып, җиңел адымнар белән, интеллигент йөзле, күзлек кигән Рәүф абый килеп керде. “Ярар, карарбыз, нинди урыс теле укытучысы икәнсез сез, Рәүф Хәйруллович?” дигән уй миләрне кытыклап узды. 

 Өстәл артына барып баскан укытучым әкрен генә, сулдан уңга таба барыбызны да күздән кичерде. Аның  карашы һәрберебезнең карашы белән очрашты. Укытучым безнең үзе һәм дәрес хакында ниләр уйлавыбызны эчкерсез күзләребездән укып белгәндер кебек тоелды. Класстагы тынлык тагын берничә минутлап дәвам итте. Укучылар белән серле генә танышып чыкканнан соң, Рәүф абыйның күзләре зураеп ачылды, иреннәре мәгънәле елмайды. Танышу уңышлы узды.

Ул безгә беренче дәрестә урыс теленең бөеклеге, матурлыгы, нечкәлеге, күптөрлелеге, Пушкин, Лермонтов, Достоевский, Толстой кебек язучыларның даһилыгы турында сөйләде. Скрипка кылларыннан агылган симфоник моң сыман тыныч, сихерле сөйләм теле һәр укучыны үзенең уй дөньясына алып кереп китте. Бу онытылмас якты истәлек 1975 нче елның сентябре, аның беренче атнасыннан уелып калган.

Минем Иске Рәҗәп урта мәктәбендәге беренче урыс теле дәресем бик тиз узды, кыңгырау тавышы татлы хыялларымнан, матур уйларымнан аерып алды. Шикләрем эреп юкка чыкты: “Әйе, бу чын урыс теле һәм әдәбияты укытучысы! Афәрин! Хәйруллин Рәүф Хәйрулла улы”.

Рәүф Хәйрулла улы 1918нче елның 19нчы октябрендә районыбызның Чәчәкле авылында дөньяга килә. Бәхетле балачак еллары шушы авылда уза. 1939 нчы елда Куйбышев педагогия училищесын тәмамлагач, Кузнечиха районы Иске Рәҗәп урта мәктәбендә тарих фәнен укыта, директорның тәрбия-укыту эшләре буенча ярдәмчесе булып эшли. 1940нчы елда Кызыл Армия сафларына чакырыла, сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китә һәм фашист илбасарларына каршы көрәшә. 1944нче елда әсирлеккә эләгә. Тоткынлыкның барлык авырлыкларын үз җилкәсендә татый. Ачлык-ялангачлык кичерә, үлем белән күзгә-күз очраша, ләкин сынмый, сыгылмый Рәүф абый.  Хәрби әсирләр белән очраша, ышанычлы, авыр чакта таянырга, сатлык җан булмаган дуслар таба. План корып, иптәшләре белән фашист тоткынлыгыннан качалар һәм илбасарларга каршы көрәшне французларның партизан отрядында дәвам итәләр, атаклы “Сопротивление” хәрәкәтендә катнашалар.
Сугыш тәмамлангач та туган якларына тиз генә кайта алмый, Кызыл Армия сафларында хезмәтен дәвам итә Рәүф абый. 1947нче елда гына Ватан алдындагы бурычын үтәп, туган авылына кайта. 1948-57нче елларда Иске Рәҗәп урта мәктәбендә урыс теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Тырышлыгы, үз эшенә намус белән каравы нәтиҗәсендә укучылар, ата-аналар, җитәкчеләр арасында хөрмәт казана. 1955нче елда Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. 

1958нче елда аны Чәчәкле авылында яңа ачылган 8 еллык мәктәпкә директор итеп билгелиләр. Үзенең бөтен көчен, белемен, оештыру сәләтен җыеп, җитәкче эшенә чума  Рәүф абый. Бу эшендә дә үзен булдыклы, тырыш, авыл тормышында актив катнашучы оста педагог итеп таныта. Олы хезмәтләрен танып, 1966 нчы елда аңа “ТАССР мәктәбенең атказанган укытучысы”  дигән мактаулы исем бирелә. 1971-1982нче елларда Иске Рәҗәп урта мәктәбендә урыс теле һәм әдәбияты укыта, директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары вазыйфаларын үти. Бу чорда да сынатмый. Тырыш педагогик хезмәте, фронтта күрсәткән батырлыклары өчен Рәүф Хәйрулла улы хөкүмәтнең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатларына лаек була. 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “За победу над Германией в Великой Отечественной войне 1941-1945гг.”, Жуков медальләре белән бүләкләнә.

Гаилә тормышы да башкаларга үрнәк булырлык Рәүф абыйның. Тормыш иптәше Җинан апа белән бәхетле тормыш кичерәләр, Илтизәр һәм Рифкат исемле малайлар, Рәмзия исемле кыз үстерәләр. Илтизәр, мәсәлән, мәктәптән соң, Мәскәүнең Кызыл Байраклы югары чик сакчылары командалык училищесын тәмамлый. 1986-89нчы елларда Әфганстан Республикасында совет гаскәрләренең оператив группасында разведка ротасы командиры була. 1989-91нче елларда Ташкентта КГБның югары курсларында укый. 1998нче елда отставкага чыга. “Кызыл йолдыз” ордены, “За боевые заслуги”, “За отличие в охране государственной границы” медальләре белән бүләкләнә.

Мин боларның барысы турында да күп еллар узгач кына белдем һәм чиксез гаҗәпләндем. Күп авырлыклар аша узган, ачлык-ялангачлыкны күргән, әсирлек тәмугында булган, үлем белән күзгә-күз очрашса да күңел сафлыгын һәм гүзәллеген саклаган, йөрәге бозга әйләнмәгән, чын мәгънәсендә кеше булып калган. Рус теле һәм әдәбияты аша матурлыкны яңа буыннарга сеңдерә алган гаҗәеп педагог, күпме малайларны һәм кызларны олы тормыш юлына әзерләгән илаһи зат, һәр бала күңелендә өмет, матурлык уята алган изге кеше иде ул. 

 Хөрмәтле Рәҗәп мәктәбе укытучылары! Матур тормышыгыз, олы хезмәтегез, изге күңелегез, биргән белемегез өчен алдыгызда башым иям һәм рәхмәтемне белдерәм. Исәннәргә Ходай нык сәламәтлек, озын гомер бирсен, балалар кайгысы күрсәтмәсен, бакыйлыкка күчкәннәрнең туфрагы җиңел, урыннары җәннәттә булсын!
Укытучым – якты истәлегем.
Еллар аша сине сагынам.
Якты йөзең килә күз алдына,
Изгелегеңә синең  табынам.
Укытучым – Рәҗәп истәлегем,
Дәрес, парта, кояш, сиреньнәр.
Тормышымның матур мизгеле син,
Синдә узды иң бәхетле көннәр.
Укытучым – якты истәлегем,
Дәвам итәм синең юлыңны.
Тормыш ага, инде мәктәбеңдә
Егерме беренче гасыр буыны.

     
Сарим Нургаязов, Урта Йорткүл төп белем  бирү мәктәбе укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев