Павел Владимирович Сметанин - район урман хуҗалыгындагы тәҗрибәле эшчеләрнең берсе. Бу тармакта эшли башлавына утыз елдан артып киткән.
Марина ЗАЙЦЕВА
Туган як табигатенә ул балачактан гашыйк. Әтисе, балык тотарга яки ауга барганда, аны гел үзе белән ияртә торган булган. Буш вакытларын малай урманда һәм елга буенда үткәргән. Шуңа күрә, мәктәпне тәмамлаганда нинди һөнәр сайлаячагын да алдан белеп торган. Куйбышев урман хуҗалыгыннан юллама алып, Павел Лубян урман техникумына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлаганнан соң армия сафларында хезмәт итә һәм туган шәһәренә кайтып урман хуҗалыгына эшкә урнаша. Яшь белгечне техник-урманчы итеп билгелиләр. Алты кешедән торган коллектив белән җитәкчелек итә һәм тугыз мең гектар урманны контрольдә тота ул. Әлеге бригада үзләренә беркетелгән территориядә тиешле булган барлык эшләрне дә башкара. Мәсәлән, яз килү белән тиешле тәртип урнаштыра башлыйлар, корыган агачларны җыеп ташыйлар, урман киңлекләрен чистарталар. Кар эреп җир җылыну белән агач утыртуга керешләләр.
Җәен урманчыларның мәшәкатьләре сизелерлек арта. Бу чорда, гадәттә, урманга төрле авырулар һәм корткычлар зур зыян китерә. Мисал өчен, вакытында тиешле чаралар күрмәсәң, ефәк күбәләге шактый гектардагы урманны юкка чыгарырга мөмкин. Бөҗәкләр тиз арада яфракны ашап бетерәләр, нәтиҗәдә агач корый һәм соңыннан бөтенләй үк кибеп ава. Бу корткычларга каршы халык ысулы белән көрәшү җаен тапканнар. Зарарлана башлаган агачны һәм аның ботакларын гади солярка белән эшкәртәләр. Шулай да, корткычларга каршы көрәштә санитария авиациясенең роле әйтеп бетергесез зур.
Самолеттан сиптерелгән тәэсирчән матдә зарарлы бөҗәкләрне тиз арада юк итәргә сәләтле. Дөрес, хәзер урманнарны мондый юл белән эшкәртмиләр, чөнки бу бик кыйммәткә төшә…
Урманчыларга елның төрле фасылында төрле эшләр башкарырга туры килә. Җәйләрен, мәсәлән, урман янгыннарына каршы актив чаралар күрергә туры килсә, кышларын исә урманны рөхсәтсез агач кисүчеләрдән сакларга кирәк. Урманчы эшендә вак-төяк саналган нәрсәләр юк - бу хакта яшь белгечкә остазлары да даими искәртеп торган. Павел Владимирович үзенең остазлары Валерий Леонидович Демин, Иван Михайлович Зимовец, Андрей Андреевич Баландинны җылы рәхмәт сүзләре белән искә ала.
Урман хуҗалыгында эшләү елларында Павел Владимировичка производствоның бик күп башка җаваплы тармакларында да хезмәт куярга туры килгән. Тапшырылган эшкә җаваплы каравы белән аерылып торган. Мәсәлән, ун елдан артык баш урманчы булган, беркадәр вакыт питомник белән җитәкчелек иткән. Хәзер ул "Болгарлес" дәүләт бюджет учреждениесендә урман мастеры вазифасын башкара, моннан тыш, ул әле тагын урманчы да. Атап әйткәндә, мәшәкатьләре җитәрлек. Дәүләт урман фондына керми торган урманнарны (мондыйларга юл читләрендәге полосалар, яр-чокыр буйларындагы агачлар керә) саклау да аңа йөкләнгән. Бу эшнең дә үзенчәлекләре байтак. Әйтик, агач утырту өчен туфрак әзерләү, яшелләндерү, янгыннан саклау полосалары булдыру - болар барысы да чаралар планына кертелгән.
Мастер буларак, Павел Владимирович урман кисүчеләр бригадасы белән җитәкчелек итә. Соңгы елларда Алабугада агач эшкәртү комбинаты ачылгач, коллективка тагын да күбрәк агач әзерләү планы җиткерелгән. Ялланып эшләүчеләр ярдәме белән биредә көн саен илле кубометрга якын агач кисеп озаталар. Бу аз түгел.
Кайбер көннәрдә мастерга питомникта һәм урман хуҗалыгының башка участокларында еш булырга туры килә. Шуңа күрә ялга да кышын, урманнарда бераз тынлык урнашкач кына чыгарга туры килә. Кыенлыклар җитәрлек, әмма Павел Владимировичның урман хуҗалыгыннан китәргә уенда да юк. Әлеге учреждениедә илне шаулаткан кризисны, төрле үзгәрешләрне күп кичерергә туры килгән. Мәсәлән, үзгәртеп кору нәтиҗәсендә урман хуҗалыгын ике оешмага бүлгәннәр. Шуңа күрәме икән, төрле шартларда эшләргә күнеккән Павел Владимирович коллектика килеп урнашып та, берничә көннән соң мондагы авырлыкларга түзә алмыйча һәм хезмәт хакын азсынып, эшне ташлаучы яшьләрне берничек тә аңлый алмый.
Әйе, һәркем үзенчә яшәргә, үз юлын сайларга тырыша. Павел Владимирович исә үз тормышыннан канәгать. Елның теләсә кайсы фасылында урманга чыгып, җанга мең төрле шифа бирүче урман һавасын күкрәк тутырып сулау гына да үзе ни тора. Мондагы агачларның матурлыгына аеруча көзен сокланып сәгатьләр буе карап торырга була. Бар матурлыкны һәм байлыкны урман үзенә туплаган, дип юкка әйтмиләрдер шул…
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев