Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Күңелләрдә калган тирән яра

    Күпме генә еллар үтсә дә халкыбызга Җиңү алып килгән май аен без аеруча зур дулкынлану белән көтеп алабыз. Саргайган фоторәсемнәрне, хатларны, документларны, бүләкләрне кабат-кабат кулга алабыз...

    Владимир Корнилов.
    "НЖ".
    Хезмәт ветераны Николай Михайлович Клещев Ватаныбызны фашист илбасарларыннан саклап сугышкан туганнары турындагы материалларны бөртекләп җыя. Исән вакытта сугышта катнашкан әтисеннән, башка туганнарыннан җентекләп сорап калмаганына үкенә. Һаман да шул эш, мәшәкатьләр белән вакыт- көн үткән дә киткән...
    - Искә төшерергә авыр булгандыр инде, алар сугыш турында сөйләргә яратмадылар, - ди ул бу хакта сүз чыкканда.
    Аның туган-тумачалары арасыннан сугышка киткән сигез кешенең дүртесе генә әйләнеп кайткан. Сугышка кадәр Куйбышев районы "Приволжский" совхозына кергән Яңа Мордово авылында яшәгән Клещевларның зур гаиләсеннән дүрт бертуган егет фронтка китә. Өйгә Николай Михайловичның әтисе - бронетанк гаскәрләре сержанты, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Михаил Васильевич кына әйләнеп кайта. Икенче группа инвалид Польшада барган сугышларда яраланып, танкта яна, гәүдәсенең 40 процент тиресе зарарлана...Олы абыйсы Михаил Төньяк флот диңгезчесе, 1941 елда һәлак була. Үз теләге белән фронтка киткән Иван 1942 елда алган яраларыннан Смоленск госпиталендә үлә. Николай Балтыйк буенда барган сугышларда һәлак була.
    Михаил Васильевичны сугышка 1942 елда алалар. Башта ул Владимир шәһәрендәге курсантлар ротасына эләгә. Һөнәре буенча тракторчы булгач, аны артиллерия үзйөрешле установканың механик-йөртүчесенә укырга җибәрәләр. Әнә шулай итеп Идел буенда туып-үскән егет танкист булып китә. Ул 1228нче үзйөрешле Львов артиллерия полкының икенче батареясына килеп эләгә. Күпмедер вакыт резервта торгач, полк 1944 елда 1нче Украина фронты составында Советлар Союзының көнбатыш чикләрендә барган сугышларда катнаша, соңрак Европа илләрен фашистлардан азат итә.
    1944 елның 17 августында Польшадагы авылларның берсендә барган бәрелеш Михаил Клещёв хәтерендә мәңгелеккә кала. Бүләкләү кәгазендә механик-йөртүче Михаил Клещёвның фашист илбасарларына каршы сугышта үзен батыр солдат итеп күрсәтүе турында язылган. Үзйөрешле җайланманы оста йөртүе, командир боерыкларын төгәл үтәве һәм сугыш кырында хәрби машинада бик җитез манёврлар ясау аркасында ул үзенең расчётына дошманның барлык контратакаларын кире кагарга һәм аңа зур зыян салырга мөмкинлек бирә. Аның расчёты бу бәрелештә 1 бронетранспортёр, 3 пулемет, 2 орудие, 2 миномёт һәм 50гә якын гитлерчыны юк итә.
    Әтисенең соңрак Николай Михайловичка сөйләвенә караганда, бәрелеш вакытында аларга чокырлар һәм кечкенә посадка аша үтәргә кирәк була. Разведка мәгълүматларына караганда, бу урында дошман булмый. Тик аларның үзйөрешле җайланмасына немец снаряды тия.
    Экипаждагы дүрт кешедән могҗиза белән Михаил Васильевич кына исән кала: ул соңгы көчен җыеп, яна торган машинаның аскы люгы аша чыга ала. Снаряд кыйпылчыклары белән аның күкрәге яралана, умрау сөяге һәм сул аягының табаны чәрдәкләнә. Ә аңа ул чакта нибары егерме яшь була...
    Аннары танкист тугыз ай буе Иркутск госпиталендә ята. Табиблар аның аягын саклап калып, мөмкин булганча яраларын дәвалыйлар. 1945 елның җәендә Михаил Васильевич яралануы аркасында Кызыл Армия сафларыннан азат ителә.
    Өенә кайткач озак ял итәргә туры килми, су кудырту станциясенә слесарь булып эшкә керә. Илленче еллар уртасында, Куйбышев механикалаштыру мәктәбен тәмамлаганнан соң, "Краснослободский" совхозының Ржавец бүлегенә эшкә җибәрелә, соңрак шул ук хуҗалыкның Приволжски бүлегенә управляющий итеп күчерелә. Ул чорда хуҗалыкта савым сыерларның саны гына да 200 башка җитә, дуңгызчылык югары темплар белән үсә. Михаил Васильевич вакытында дүрт зур дуңгызчылык комплексы төзелә һәм алтмышынчы елларда терлекләрнең баш саны биш меңнән артып китә. Бу тармакны механикалаштыру буенча тәҗрибә алу өчен Михаил Васильевич Новгород өлкәсенә барып кайта. Әкренләп Приволжски дуңгыз фермаларында да терлек азыгы тарату буенча автоматлаштырылган линияләр һәм тирес чыгара торган транспортёрлар барлыкка килә.
    Фронтовикның эштәге уңышлары игътибардан читтә калмый. 1965 елда авылда һәм дуңгызчылык комплексында хәтта ТАССРның КПСС өлкә комитеты беренче секретаре Табеев булып китә. Михаил Васильевич авыл Советы депутаты итеп сайлана һәм үзенең эше турында доклад белән Казанда, Галимнәр йортында чыгыш ясый. Ә 1966 елда ирешкән уңышлары өчен ул СССР Югары Советы Президиумы Указы нигезендә, Почёт Билгесе ордены белән бүләкләнә.
    Алтмышынчы еллар ахырында аны Ким посёлогындагы Зеленково май заводы директоры итеп күчерәләр. Ул башта эшчеләр өчен тиешле шартлар тудырырга була. Күпләр баракларда яшәгәнлектән, эшчеләр өчен торак төзелә, заводка капиталь ремонт ясый башлыйлар. Эшләр тагын да уңайланып китә.
    Ләкин сугыш яралары ветеранны әледән- әле борчып тора. 1973 елда аягына ампутация ясарга туры килә. Протезда йөрү җиңел булмаса да, ветеран барыбер эшен ташламый. Я таякка таянып, я машина белән көн саен яраткан эшенә ашыга. Соңгы көненә кадәр шулай дәвам итә. 1980 елның гыйнварында ул арабыздан китте...
    Михаил Васильевичны булдыклылык, тырышлык, үз сүзендә нык тору кебек сыйфатлар аерып торды. Шуның белән бергә ул бик тыйнак кеше иде, беркайчан да сугыш инвалиды булуын, сугышчан батырлыклары турында сөйләмәде. Үзенең танкист булуы, бурычын намуслы башкаруы белән горурлана иде.
    - Әнием Мария Павловнага да сугышта булырга туры килгән, - дип дәвам итә Николай Михайлович. - Сугышка кадәр ул җиде классны уңышлы тәмамлап, Яңа Мордово авылында балалар бакчасы мөдире булып эшли. Әтием белән дә шунда таныша. Ә армиягә аны 1943 елның җәендә алалар...
    Ул 1872нче запастагы артиллерия полкына эләгә. Кыска вакытлы зенитчылар курсы үткәннән соң, кече сержант Мария Рачкова, 1нче Белоруссия фронты составындагы частьләрнең берсенә җибәрелә. Икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, Жуков медале, юбилей медальләре дә аңа күпне күрергә туры килүе турында сөйли.
    Мария Павловна өенә шулай ук кырык бишенче елның җәендә әйләнеп кайта, ә декабрьдә исә аларның Михаил Васильевич белән туйлары була. Клещёвлар өч бала тәрбияләп үстерәләр, алар барысы да туган районнарында кала. Хәзер инде үзләре дә лаеклы ялда, оныкларын һәм оныкчыкларын үстерергә булышалар. Иң мөһиме - үсеп килүче буын дәһшәтле сугыш уты аша үткән батырлар турындагы хатирәләрне кадерләп сакласын иде, ди Николай Михайлович.
    - Сугышта катнашкан туганнарым турында җыйган истәлекләрне киләчәктә балаларыма тапшырачакмын, - ди ул. - Ата-бабаларының батырлыгын, аларга ниләр кичерергә туры килүен онытмаска тиешләр...

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: ВОВ
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: