Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Күңел түрендә саклана

    Ни кызганыч, вакыт үткән саен, Бөек Ватан сугышы ветераннары бик аз калып бара. Шулай да һәр Ватан сакчысы, һәр тыл хезмәтчәне турындагы истәлекләрне без күңел түрендә кадерләп саклыйбыз.

    Галина Фомина
    Минем әтием - Павлычев Иван Иосифович Бөек Ватан сугышында катнашкан кеше. Аның турындагы бөтен хатирәләр дә күңелемә бик якын. Әтием Мәскәү өчен барган сугышларда катнаша. Ул дәһшәтле көннәрдә дошман бөтен көчкә Ватаныбыз башкаласына ыргыла. Ләкин безнең сугышчыларның тиңдәшсез батырлыгы Мәскәүне саклап калырга ярдәм итә. Ә дүрт елдан соң Совет Армиясе Берлинга барып җитеп, дошманны үз өнендә тукмый.
    Минем әтием ул елларда гвардия өлкән лейтенанты, Көнбатыш фронтның 14нче кавалерия полкы кылычлы эскадрон командиры булган. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ул Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. Әтиемнең сугыш турында сөйләвен мин бик яхшы хәтерлим, аның сугышчан батырлыгы турындагы истәлекләрне һәрвакыт зур дулкынлану белән укыйм. 1942 елның 10 августында үзенең эскадроны белән Гурково авылын дошманнан азат иткәндә ул үзенең сугышчыларына чын батырлык үрнәге күрсәтә. "Дошманнарның җанлы көче һәм танкларлары күп булуга карамастан, кыю рәвештә атакага күтәрелеп, дошман пехотасының 2 взводын юк итә. Ике тапкыр яралануына карамастан, эскадрон белән командалык итүен ташламый һәм кыю рәвештә Колокольня авылына һөҗүм итә. Дүрт тапкыр яраланганнан соң гына иптәш Павлычев командалык итүне урынбасарына тапшыра. Гурково авылы янында фашистларга һөҗүм иткәндә иптәш Павлычев үз куллары белән автоматтан атып, 4 фашистны, шул исәптән 1 офицерны, юк итә. Хәлләр кискенләшеп, дошман контрһөҗүмгә күчә. Павлычев белән бер төркем сугышчылар чолганышта калгач, аларның берсе дә дошман алдында баш ими һәм кулына корал тотарга хәле булганда, дошманга каршы сугышалар..."
    Бу канкойгыч сугышта яраланган әтием, безнекеләр табып алганчы, сугыш кырында бер немец табибы янына эләгә. Табиб, үзенең исән кала алмаячагын аңлап, әтиемә паегын бирә. Төнлә ул үлә, ә әтиемне безнең солдатлар табып ала. Мәскәү госпиталендә операция ясаганнан соң, аны Себердәге госпитальгә җибәрәләр һәм ул анда сигез ай ятып чыга.
    Фронтка аны бүтән алмыйлар. Өйгә инвалид булып кайтса да, эшен ташламады, һәрвакыт җитәкче урыннарда эшләде. Сыра заводы директоры, район прокуроры ярдәмчесе, промкомбинат директоры булды. Шәһәр Советында эшләп, шәһәрне яңа урынга күчерү эшендә актив катнашты. Әтием белән бергә эшләүчеләр аны һәрвакыт җылы сүзләр белән генә искә алалар. Балаларны бик ярата иде - моны мин үзем белеп үстем. Миннән башка, гаиләбездә тагын әтием бертуганының өч улы тәрбияләнде.
    Кайчандыр мин аның орденын туган якны өйрәнү музеена тапшырып, бик зур хата эшләдем. Мин моны әтиемнең орденын башкалар да күрсен, әтием турында, аның сугышчан батырлыклары турында сөйләрләр дигән өмет белән эшләдем. Ләкин орденны хәзер хәтта мин дә күрә алмыйм, шуңа күңел әрни. Бу бит бер дә дөрес түгел.
    Моннан тыш, шәһәрдәге туган якны өйрәнү музеен хәзер Болгарга күчерделәр. Элек бу тарихи урынга теләсә кайчан, үзең теләгән вакытта керергә була иде, хәзер моның өчен Болгарга кадәр барырга кирәк, ә бу шактый ара, олы яшьтәге кешеләр өчен кыен нәрсә. Минемчә, музейны анда күчереп бер дә дөрес эшләмәделәр. Минем бер тәкъдимем бар. Хәзер элеккеге райбашкарма комитеты бинасы бушап калды. Мәсәлән, музейны шунда күчерсәләр, никадәр әйбәт булыр иде. Әлбәттә, бинага реставрация ясарга кирәк. Беренчедән, ул шәһәрнең үзәгендә урнашкан. Икенчедән, иске шәһәрдән күчерелгән зур тәрәзәле, бу матур бина үзе дә тарихыбызның бер өлеше булып тора.
    Кайчандыр бу бина балконыннан Совет властен урнаштыру турында игълан ителә. Шуңа күрә аны киләчәк буыннарга сакларга кирәк, дип уйлыйм.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: