Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Күңел бер дә картаймый...

    Иске Рәҗәп авылының иң өлкән яшьтәге кешесе Гомәр ага Гәрәев бу яшькә кадәр җитәрмен дип уена да китерми. Туксан яшьлек ветеранга тормышта күпне күрергә туры килә.

    Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ.
    "НЖ".
    Аның яшьлеге авыр сугыш елларына туры килә. Кырык икенче елда, унтугыз яшьлек егетне сугышка алалар. Аңа хәрәкәттәге армия составында Белоруссия, Украина фронтларында сугышырга туры килә, күп кенә авылларны һәм шәһәрләрне азат итүдә катнаша.
    - Гомель шәһәре тирәсендә барган сугышларда безнең 91нче артиллерия батальоны чолганышта калды, - дип искә ала ветеран. - Яхшы коралланган дошман туктаусыз ут яудыра, самолетлар бомбага тота. Без тәүлек буе дошманга каршы тордык, аннары сугыш кирәк-яраклары бетә башлады. Иртән немецлар һөҗүмгә күчтеләр. Патроннар беткәч, кул сугышына тотындык. Өч немецның башына җитүем истә калган, аннары аңымны югалтканмын...
    Ул госпитальдә аңына килә. Соңрак сугышчан иптәшләре сөйләвенә караганда, аңа немец солдаты аткан, тик пуля эчке органнарга зыян китермәгән. Табиблар аны аякка бастыру өчен кулдан килгәннең барысын да эшлиләр. Бу сугышта күрсәткән кыюлыгы өчен Гомәр ага Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
    Батыр солдат Берлинга кадәр барып җитә, аннары милитаристик Япониягә каршы сугышта катнаша. Бу сугыш аның өчен Харбинда тәмамлана, шулай да солдат хезмәте аннан соң да дәвам итә. Аңа 1947 елда гына өенә әйләнеп кайтырга насыйп була. Аның күкрәген "Берлинны алган өчен", "Японияне җиңгән өчен" медальләре бизи.
    Тыныч тормышта башта кырчылык бригадасы бригадиры вазифасын башкара, терлекчелек фермалары, башка объектлар төзүдә катнаша, соңрак Тельман исемендәге колхозда кассир-хисапчы булып эшли. Эштән буш вакытларда үзе өчен дә, авылдашлары өчен дә төрле җиһазлар ясый. Нинди генә урында эшләсә дә, үз бурычын намус белән, җиренә җиткереп башкара, авылдашлары арасында лаеклы ихтирам казана.
    - Сугыш еллары еракта калсада да, мине сугышка озатып калган әниемнең моңсу күзләрен оныта алмыйм, - ди Гомәр ага. - Ул еламады, күрәсең кайгыдан күз яшьләре дә калмаган булгандыр...
    Ветеран йомшак күңелле, мәрхәмәтле әтисен зур дулкынлану белән искә алды. Бала чакта Гомәрнең музыкага тартылганын күреп, әтисе бер сарык сатып, аңа гармун алып кайта. Гомәр бик тиз уйнарга өйрәнә һәм аны авыл бәйрәмнәренә чакыра башлыйлар. Булачак хатыны Миңҗамалны да шунда очрата. Ул Куйбышев педагогия училищесын тәмамлап, мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.
    Кырык елга якын гомерен үсеп килүче буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Минҗамал апаны Иске Рәҗәп халкы әле дә рәхмәт хисләре белән искә алалар.
    Хатынының вафатын Гомәр ага бик авыр кичерә. Әнисенең эшен кече кызы Резедә дәвам итә - ул Чәчәкле мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта. Гәрәевлар биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Олы уллары Ринат - Казанда, Зөлфия - Яр Чаллыда, Ришат - Пензада яши, Рифкат исә әтисе янында төпләнгән.
    ... Еллар үзенекен итә. Соңгы вакытларда ветеранны сугыш яралары бик борчый, аяклары начар йөри. Ләкин ул зарланмый. Әле телевизор да карый, сәясәт белән дә кызыксына, газеталар укый, "Время" программасын карап бара. Шөкер, күзләре дә әйбәт күрә, күзлек кими. Еш кына телефоннан балалары һәм оныклары белән сөйләшә. Хәзер инде гаиләдә 13 онык һәм 9 оныкчыгы бар. Бабасы аларны бик ярата һәм сагынып тора. Юкка гына балалары һәм оныкларының тыныч тормышы өчен кан коймагандыр...

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: