Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Көчле рухлы булуы белән үрнәк

Төрле авырлыкларны, борчыган проблемаларны бары тик үз көчләренә генә таянып хәл итәргә сәләтле кешеләр була. Замандашыбыз Юлия Герасимованы да әнә шундыйлар рәтенә кертер идем.

Ирина ТЕЛИЦЫНА
Ул унике яшеннән инвалид. Үскәндә башка балалардан бер ягы белән дә аерылып тормаган -мәктәптә укыган, дуслары белән мәш килеп уйнаган. Дәрестә кинәт өянәк тотмаса, балачак тормышы шулай үзгәрешсез генә дәвам да иткән булыр иде. Хастаханәдә анализлар тапшырганда, канындагы шикәр дәрәҗәсенең күпкә артуы ачыклана. Аңа инсулин билгелиләр. Авыруы көчәю сәбәпле, ул инде уколсыз тора да алмый. Уколны Юля үзе кадарга өйрәнә. Шикәр авыруының ни икәнен үзе чирләгән кеше генә аңлый, диләр. Ул чыннан да шулай икән.
Табиблар да аңа махсус диета тотарга кушалар. Юля аларның киңәшен төгәл үтәп, калорияне исәпләп чыгара, балансланган ризык кына кулланырга тырыша. Иртән, мәсәлән, берничә кисәк вафли белән чәй генә эчә. Төшкегә тавык итеннән кайнар аш пешерә. Диабеттан интегүчеләргә тавык ите файдалырак, диләр. Көнбагыш яки киндер мае кушып төрле яшелчә салатлары әзерли. Токмачлар да пешергәли, әмма инде иписез генә ашарга туры килә. Өстәвенә, хәзер кибетләрдә дә диабет белән авыручылар өчен махсус ризыклар саталар.
Юля үзе дә төрле әйберләр пешерергә ярата. Мәсәлән, кәбестә пирогы, пилмәнне бик тәмле пешерә. Диабет белән авыручыларга карата кертелгән чикләүләргә килгәндә, Юля артык борчылмый. Иң мөһиме - кандагы шикәр дәрәҗәсен даими үлчәп тору өчен глюкометр кул астында булырга тиеш. Әнә шулай Юляга көн саен үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга туры килә. Нишләтәсең, язмышың шундый булгач, берни дә эшли алмыйсың…
Мәктәптән соң ул бухгалтер курсларын тәмамлый. Бу һөнәр бик кызыксындырган аны. Эшкә урнаша алмаса да, әлегә кадәр өметен өзми. Мондый авырулар өчен махсус эш графигы кирәк…
Юля беренче класста укучы улы Ваня белән яши. Баласын ялгызы гына тәрбияләсә дә, төшенкелеккә бирелми. Тормыш кыенлыкларыннан да курыкмый. Янәшәсендә яраткан улы бар бит аның! Иртән улын елмаеп мәктәпкә озатып кала, кайтканда ачык йөз белән каршылый. Ваня беренче класска нык әзерлек белән укырга кергән. Әнисе аны укырга, саннар танырга өйрәткән. Әле дә аның белемен арттыру өчен тырыша. Иван белән Казанда яшәүче туганнары янына бик еш кунакка баралар. Зоопаркта, музейларда булганнар, төрле аттракционнарны караганнар. Юля үзе дә сәяхәт итәргә ярата. Улы белән ерак чит илләргә барып кайту турында да хыяллана. Бәлки әле бу хыялны тормышка ашыру мөмкинлеге дә табылыр, дип өметләнә ул.
Юляның яраткан шөгыльләре дә аз түгел. Ул, мәсәлән, төрле сувенирлар ясау белән мавыга. Пыяла банка, пластик кашык һәм буяулар ярдәмендә әнисенә бәйрәмгә ваза ясап бүләк иткән. Бик матур килеп чыккан! Әти-әнисе йорты стенасын шулай ук пластик вилкалардан ясаган панно да бизәп тора. Ул күбесенчә гади генә материаллардан да игътибарны җәлеп итәрлек әйберләр ясый ала. Интернет челтәрендәге киңәшләрдән дә файдалана.
Шунысын әйтергә кирәк, Юля социаль челтәрләрдә үзенең танышлары белән дә аралашырга вакыт таба. Беркайчан да боегып утырмый. Шул ук челтәрдән төрле яшелчәләр үстерү серләре белән дә таныша. Аның балконда кыяр һәм помидор үстерүенә дә гаҗәпләнүчеләр юк түгел. Яшелчә салатлары, маринадларны да күп итеп әзерләүнең бер кыенлыгын да күрми. Кызганыч, тик менә боларның берсен дә аңа ашарга ярамый шул. Шуңа күрә туганнарына күчтәнәч итеп алып бара.
Музыка тыңларга да бик ярата. Берәр эш эшләгәндә, өендә гел музыка яңгырап тора. Бу аның күңелен күтәрә, ниндидер көч бирә, вакытның үткәне дә сизелми...
Юля ел саен Казандагы республика клиник хастаханәсендә тикшеренүләр үтә. Анда да вакытны бушка уздырмый. Узган ел, мәсәлән, республиканың диабетиклар җәмгыяте рәисе Илшат Гарипов белән танышкан. Аның булышлыгы белән Юля инсулин помпасын бушлай алу чиратына язылган. Бу җайланма кандагы шикәр дәрәҗәсен даими тикшереп торырга һәм, уколдан аермалы буларак, инсулинны организмга авырттырмыйча кертергә ярдәм итә. Тик менә мондый помпага айлык хезмәт күрсәтү шактый кыйммәткә төшә икән. Әти-әниләре алырга кушкач, ул помпадан баш тартмаган. Казаннан шалтыратуларын көтә, бүгенннән барып алырга әзер.
Кызганыч, шикәр диабеты организмга нык тәэсир итә. Юля, мәсәлән, күзләренә берничә тапкыр операция ясаткан. Авыргач, барысына да түзәргә туры килә, ди ул. Хастаханәдә беркайчан да озак ятарга тырышмый. Уң кулы авыртса, сулының сау булуына сөенә. Гомумән, беркайчан да төшенкелеккә бирелми. Һәрвакыт яхшыга өметләнә. Шул хис аңа яшәү көче бирә дә инде.
Аның зур хыялы бар - районда диабет белән авыручылар җәмгыяте оештырасы килә. Мондый җәмгыять кешеләргә әлеге хастага каршы көрәшергә, ташламаларга кагылышлы булган тиешле мәгълүматларның барысын да тулы күләмдә алырга ярдәм итәчәк. Юля әйтүенчә, авырган бөтен кеше дә үзенә инсулин кадый алмый икән. Моның серләренә ул берничә хатын-кызны өйрәткән.
Тормыш әзерләгән сынауларга бирешмичә яшәргә - Юлия Герасимованың девизы әнә шундый. Киләчәктә дә аның рухы нык, күңеле күтәренке булачагына шик юк. Күптән түгел генә яши башлаган бер бүлмәле фатирында тормыш алып бару өчен бөтен мөмкинлекләр дә җитәрлек. Телефон, санлы телевидение кертү җаен тапкан. Заманнан артта калырга ярамый. Аның бөтен максаты баласына тиешле белем бирү.
Менә шундый көчле рухлы кешеләр башкаларга үрнәк булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев