Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Язмышлар

“КамАЗны бөтен ил төзеде…”

Бу ел йөк машиналары җитештерүче Кама автомобиль заводы өчен истәлекле булды. Күп кенә якташларыбызның язмышы әлеге завод белән бәйле. Заводны моннан нәкъ кырык ел элек төзи башладылар, биш елдан соң инде Яр Чаллы шәһәре урамнарыннан өр-яңа беренче "КамАЗ" йөк машиналары үтте. Үзенә күрә истә калырлык бер тамаша булды бу…

Сергей ПИВОВАРОВ,
хезмәт ветераны.
Конвейерда түгел, ә баш Конструктор идарәсенең тәҗрибә цехында җыелган беренче автомобиль һәркемдә зур кызыксыну уятты. Машина туктаган урынга күп кешеләр җыелды. Шушы йөк автомобилен күреп, алар киләчәктә автозавод конвейерыннан чыккан бихисап күп, ышанычлы һәм заманча машиналарның илебез юлларыннан туктаусыз җилдерәчәген күз алдына китердеме икән? Бу зур һәм авыр йөк сыйдырышлы техниканы дөньяның бөтен почмакларында автомобиль төзелешенең иң зур казанышына тиңлиләр. Ул чыннан да шулай, безнең "КамАЗ"лар һәр яктан караганда да бик ышанычлы. Аларны авыл хуҗалыгында да, илебез оборонасында да файдаланалар. Гомумән, бу йөк машиналарына ихтыяҗ һәрвакыт зур.
Кама буендагы әлеге гигант төзелеш бик күпләр тормышында онытылмас истәлекләр калдырган. Мин дә әлеге төзелештә катнаштым, дип горурланып әйтә алам. Бирегә мине 1972 елның августында КПСС өлкә комитеты юлламасы буенча җибәрделәр. Килүгә үк партия комитеты карамагына билгеләделәр. Хатыным Надежда Михайловна яңа төзелгән 15нче мәктәптә балаларга химия фәненнән белем бирә башлады, аннары берничә ел "Водоканал"да, химия анализы лабораториясендә эшләде.
1974 ел автомобиль комплексын һәм шәһәрне төзүдә хәлиткеч ел буларак тарихка кереп калган. Нәкъ менә шул елда эшләрнең сыйфаты тамырдан үзгәрде, бу кешеләрнең психологиясендә һәм үз-үзләрен тотышында да сизелерлек чагылыш тапты. Колачлы төзелешләрдән төп технологик җиһазларны монтажлауга күчү вакытында кешеләр күңелендә ниндидер күтәренкелек сизелде. Нәкъ менә шул елда Камазда яңа башлангычлар белән чыктылар, патриотик хәрәкәтләрнең активлашуы күзәтелде. Мәсәлән, Галина Филяшина, Виктор Филимонов кебек фидакарь затлар җитәкчелек иткән комсомол-яшьләр бригадасы бөтен илгә танылды. Гомумән, эштә, тормышта һәм иҗатта күтәрелеш чоры иде бу. Күп кенә тулай торакларда яшьләр клублары эшләде, аларда кызыклы очрашулар, үзешчән артистлар һәм шагыйрьләрнең чыгышлары оештырылды. Кичләрен җәмәгать тәртибен сакларга дружинниклар чыкты. Җәйге каникул көннәрендә Яр Чаллыга төзүчеләрнең актив ярдәмчеләре - студентлар отряды килде. ВЛКСМ Үзәк комитетының беренче секретаре Е.М.Тяжельников комсомолга ерак галәм киңлекләрендә булып кайткан Кызыл байрак тапшырды. 1974 елда Чаллыда өй туйлары уздыручылар да күп булды. Бу вакытта автогигант һәм шәһәр төзелешендә илнең 22 шәһәреннән 100 мең эшче һәм инженер-техник хезмәткәрләр эшләде. 60 тан артык милләт вәкиле бар иде. Бу заводның Татарстан җирендә төзелүенә һәркем чын-чынлап горурланды.
Әлеге төзелештән безнең район вәкилләре дә читтә калмады. Мәсәлән, төзелүче шәһәргә беренчеләрдән булып Өчкүлдән Ахчиннар гаиләсе китте. Александра Петровна шәһәрдәге мәктәпләрнең берсендә укытты, ире төзелештә эшләде. 57нче ат заводының элеккеге директоры Лев Михайлович Шугля да гаиләсе белән Яр Чаллы шәһәренә килеп, яшелләндерү идарәсендә эшли башлады. КамАЗ төзелешеннән партия райкомы хезмәткәрләре дә читтә калмады. Алар арасыннан Чаллыда озак еллар үз белгечлеге буенча эшләгән шофер Александр Филиповскийны әйтеп үтәргә кирәк. Элеккеге райком секретаре Камил Шиһап улы Нотфуллин да байтак еллар автотранспортның производство идарәсендә хезмәт куйды. Шулай ук автозавод төзелешенә беренчеләрдән булып партия райкомы инструкторлары Александр Федорович Худяков һәм Юрий Васильевич Решетов китте. Алар "Камгэсэнергострой" трестында һәм башка оешмаларда эшләделәр. Юрий Васильевичны, мәсәлән, күп тиражлы газетага рәссам итеп тә чакырдылар. 1973 елда Чаллыга КПСС район комитетының элеккеге оештыру бүлеге мөдире Петр Кириллович Долинин да китте. Ул күбесенчә төзелеш трестында эшләде, хатыны Нинаның шәһәрдәге хастаханәләрнең берсендә эшләве билгеле.
Без, якташлар, даими күрешеп тордык. Аралашу, нинди дә булса мәсьәлә турында сөйләшү өчен һәрвакыт вакыт таптык. Ял көннәрендә гаиләләребез белән җыелышып табигать кочагына чыктык. Кызганыч, дусларымның күбесе инде вафат, шулай да аларның якты истәлеге хәтердә онытылмый саклана. Хәзер инде завод төзүдә катнашкан якташларыбызның балалары һәм оныклары Яр Чаллы шәһәрендә эшлиләр.
Партия, комсомол комитетлары, политагарту кабинетлары КамАЗның меңләгән коллективлары арасында мәгълүмат системасы булдыру, агитация һәм пропаганда эше белән шөгыльләнделәр. Һәр коллективта да диярлек лекторлар төркеме, агитация-пропаганда активы булдырылды. Күргәзмә агитация буенча совет төзелде, шулай ук идеология комиссиясе, Бөтенсоюз "Белем" җәмгыяте эшләде. КамАЗның партия комитеты белән моңарчы Алабуга педагогия институтында проректор, аннары Татарстан партия өлкә комитетының оештыру бүлеге мөдире һәм икенче секретаре булып эшләгән Аркадий Андреевич Родыгин җитәкчелек итте. Һәр дүшәмбе иртәсендә аның кабинетында партия, комсомол һәм профсоюз активы катнашында планеркалар үтте. Башкарылган эшләргә йомгак ясап, киләчәк планнарны билгеләгәч, без эш урыннарына таралышабыз.
Шунысын да әйтим, кешеләрне фидакарь хезмәткә тартуда күргәзмә агитациянең дә роле зур булды. Лозунглар, өндәмәләр, фотокүргәзмәләр, стенгазеталар, сатирик битләр, матур буклетлар -- болар барысы да төзелештә катнашучыларга нык тәэсир итте. Кешеләр үзләре дә лозунг-чакырулар белән чыктылар. Мәсәлән, беренче елларда, корпуслар өчен тирән котлованнар гына казылган вакытта, күпләр "Трудно очень, волком воем. Все равно КамАЗ построим!" дигән зур хәрефле плакатка игътибар итми калмаганнардыр.
1974 елның гыйнварында тимерче заводы конференциясендә мин партком секретареның идеология эшләре буенча урынбасары итеп сайландым, социологик тикшеренүләр бүлеге төзелгәч, мине аның җитәкчесе урынбасары итеп билгеләделәр. Монда 1977 елга кадәр, Казанга, КПСС өлкә комитетының Политагарту йортына күчергәнче эшләдем. Социологик бүлек белән ул вакытта Нариман Садрый улы Фәтхуллин җитәкчелек итте. Һөнәри әзерлек һәм тикшерү эшләре тәҗрибәсен өйрәнү максаты белән КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Иҗтимагый фәннәр академиясендә стажировкада булдым, эш тәҗрибәсен Мәскәүдәге "АЗЛК" һәм Тольяттидагы "Автоваз"да үттем.
Зур колачлы төзелеш, анда катнашучыларның энтузиазмы язучылар, шагыйрьләр, рәссамнар, артистлар, композиторларны иҗатка рухландырды. Алар КамАЗга багышлап күп әсәрләр яздылар. Танылган язучы Диас Вәлиев "Сиңа тормыш бүләк итәм" пьесасын язды, соңрак аны Мәскәүдәге Ермолов театрында һәм Казанның Качалов исемендәге драма театрында күрсәттеләр. Чаллыга килгән Евгений Евтушенко, Сибгат Хәким дә күләмле әсәрләр яздылар. Шагыйрь Ренат Харис белән композитор Нәҗип Җиһанов үз әсәрләрен КамАЗ төзүчеләргә багышладылар. Чаллыда Людмила Зыкина, Марина Ладынина, Борис Андреев, Валерий Золотухин, Юрий Гуляев, Болгариядән килгән халык хоры чыгышларын кайнар алкышларга күмделәр. Владимир Высоцкий концертын бөтен шәһәр халкы карады.
СССРның халык артисты, дирижер Натан Рахлин җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт оркестры концертын әле дә хәтерлим. Җәйге лагерьда, ачык һавада үтте ул. Октябрь ае, салкынайта башлаган иде. Тамашачылар туңа башлагач, бии-бии җылындылар. Җиңелчә генә киенгән музыкантларга да җиңел булмагандыр ул чакта...
Төзелүче комплекс директоры Лев Борисович Васильев турында да әйтми мөмкин түгел. Мәскәүдәге автомобиль заводының гади слесареннән башлап автомобиль промышленносте министры урынбасары дәрәҗәсенә кадәр күтәрелде ул. Зур коллектив белән оста җитәкчелек иткән бу кеше югары профессионализмы, үзенә һәм башкаларга карата таләпчән булуы белән аерылып торды. Икътисад буенча директор урынбасары Сергей Васильевич Париновны да талантлы җитәкеләрнең берсе булды дияр идем, шәһәр партия комитетының беренче секретаре Рәис Кыям улы Беляев эштә кайнап зур тәҗрибә туплады. Ялкауларны, үз вазифаларына эленке-салынкы караучыларны ул беркайчан яратмады. КамАЗдан соң Татарстан өлкә комитетының идеология эшләре буенча секретаре, аннары Мәдәният һәм сәнгать институты ректоры булып эшләде. Бу кешеләрнең һәркайсы турында аерым китап язарга була.
Төзелешкә СССР Министрлар Советы Рәисе А.Н. Косыгин, КПСС Үзәк Комитетының икенче секретаре А.П.Кириленко, энергетика һәм электрлаштыру министры П.С.Непорожний, автомобиль промышленносте министры А.М.Тарасов һәм башкалар берничә тапкыр килделәр. Завод төзүчеләр ул чакта Татарстан партия өлкә комитетының беренче секретаре Ф.Ә.Табиевның, өлкә комитет секретаре М.Т.Троицкийның даими ярдәмен тоеп тордылар.
КамАЗны бөтен ил төзеде. Заводка йөзгә якын фәнни-тикшеренү һәм проект оешмалары, биш меңнән артык промышленность предприятиеләре хезмәт күрсәтте. Советлар иле күп кенә дәүләтләр белән файдалы хезмәттәшлек төзеде, чит ил матбугаты әлеге төзелешне даими рәвештә яктыртып торды.
Шунысын да әйтергә кирәк, заводка Калифорния штаты губернаторы Мондейл да килде. Төзүчеләрнең энтузиазмын күреп аның исе китте. Автомобиль "патшасы" Форд үзе Чаллыга килми булдыра алмады. Фикрәт Табиев белән әңгәмә барышында төзелешнең төгәлләнәчәгенә шикләнүен белдергән.
Совет кешеләренең патриотизмына, катлаулы шартларда эшләү осталыгына тиешле бәя биреп бетермәгән башка кешеләр дә булган. Әмма ялгышканнар. Завод билгеләнгән вакытта төзелеп, барысын да таң калдырды.
(Фотолар гаилә архивыннан алынды).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев