Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Кабул булсын ана теләге

Вожидагы Кукушкиннар гаиләсе язмыш сынауларына бирешмичә яши.

Ирина ТЕЛИЦЫНА

Реклама

Наталья Викторовна улының диагнозы турында туганнан соң ук белгән. Табиблар да өметләндерерлек бер җылы сүз әйтә алмаган. Ничек бар, шулай кабул итәргә туры килер, дигәннәр. Нишләтәсең, язмыштан узмыш булмый, диләр. Тугыз яшеннән икенче группа инвалидлыкка чыккан кызы Анастасияне үстерү өчен никадәр көч һәм тырышлык куйды, инде менә тагын бер сынау... Дөрес, Анастасиянең кимчелекләре ул кадәр үк сизелеп тормый. Беренче группа инвалид Антонның авыруы тагын да катлаулырак: ул хәрәкәтләнә алмый, гел инвалид коляскасында гына утырырга мәҗбүр.
Әмма Наталья Викторовна кыенлыклар алдында куркып кала торганнардан түгел. Улы Антонның күңелен күрү, аны өйдә ялгызын гына калдырмаска теләп хәтта эшен дә ташлаган. Авыру улы өчен ул балалар бакчасы тәрбиячесе булган, хәзер инде укытучы ролендә.
– Антонның укырга омтылышы зур, ул барысын да аңлый, – ди Наталья Викторовна. – Без хәзер аның белән өйдә коррекция мәктәбенең дүртенче класс балалары өчен каралган программаны үтәбез...
Мәктәптә укытучы булып эшләүче апасының да булышлыгын даими тоеп тора. Хәер, Наталья Владимировна үзе дә укыту процессының бөтен нечкәлекләренә кадәр өйрәнә, кирәкле материалларны Интернет челтәреннән эзләп таба. Социаль челтәрләрдә дә актив катнаша, сәламәтлекләре чикләнгән балаларның әниләре белән аралаша, тәҗрибә уртаклашалар, бер-берләренә файдалы киңәшләрен бирәләр, ярдәм итешергә тырышалар. Мондый аралашуларның нәтиҗәсе буларак, Наталья Викторовна Антонга ярдәм итә алырлык клиникаларны эзләп таба, шуларга хатлар яза һәм түземсезлек белән җавап көтә. Алар инде Санкт-Петербургтагы клиникаларның берсенә барып кайтканнар. Әмма табибларның малайга операция ясарга батырчылыгы җитмәгән. Сәламәтлеге өчен курыкканнар.
– Антонга ярдәм итү өчен бер генә мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмыйм, – ди Наталья. – Күңел һаман да өметләнә, бәлки улыбызны терелтеп аякка бастыра алырбыз. Кайвакыт могҗизалар да булып куйгалый бит...
Антон күп нәрсәләрне үзе эшләргә тырыша. Савыт-саба юа, тузан суырта, өй эчен тәртиптә тота. Беркайчан боегып утырмый, һәрчак актив, хәрәкәтчән. Күп нәрсәләрне белә, төрле конкурсларда да катнаша. Бик теләп “Үлемсез полк” акциясенә кушыла, сәгатьләр буе саф һавада булырга ярата.
Әнисе һәм апасына кушылып, кул эшләренбелән дә теләп шөгыльләнә. Аеруча матур курчаклар ясыйлар. Аларны Балалар иҗат йортында оештырылган күргәзмәдә дә күрсәткәннәр, кайбер эшләре  Мактау грамотасына лаек булган. Узган ел, мәсәлән, республикада нәшер ителә торган “Казанские ведомости” газетасы оештырган иң яхшы Кыш Бабай рәсеме конкурсында катнашканнар һәм инде Наталья Викторовна гаиләсен махсус путевка белән бүләкләгәннәр. Кыш Бабай резиденциясенә барганнар алар. Арча районында, Габдулла Тукайның туган ягында, Татарстаннан җыелган балалар өчен мавыктыргыч күңел ачу программасы әзерләгәннәр. Антон мондый чараларда бик теләп катнаша, яшьтәшләре белән күрешү һәм аралашу аңа көч бирә, иңнәренә канат өстәгәдәй була.
– Транспорт эзләп азапланганыбыз юк, – ди Наталья Викторовна. – Олы улыбыз Сергей Казанда яши, шалтырату белән үк кайтып җитә. Ул безне Болгарга экскурсиягә, Казандагы дельфинарийләрнең берсенә алып барды. Халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре һәм Балалар иҗат йорты педагоглары да игътибарсыз калдырмый. Аларга рәхмәтебез зур.
Вакыт сизелми үтә. Инде Настя да шәһәребездәге техникумны тәмамларга өлгергән. Әнисенә бик теләп ярдәм итә. Аеруча куяннар карарга ярата. Кукушкиннар тавык асрыйлар, бакчада кыш буена җитәрлек яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр.
Әлбәттә инде, Наталья Викторовнаның иң якты хыялы – Антонның үз аякларына басып йөргәнен күрәсе килә. Табиблар үз фикерләрен әйтсәләр дә, ана әле барыбер өметен өзми. Бәлки аның теләкләре көннәрнең берсендә кабул булыр...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев