Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Изге бурычларын намус белән үтәделәр

Күптән түгел генә илебездә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелде. Минем нәселемдәге барлык ир-атлар да Ватан алдындагы изге бурычларын намус белән үтәгәннәр: фронтта корал тотып сугышканнар, армия сафларында хезмәт иткәннәр. Шуларның икесе турында киңрәк язып үтәсем килә.

Минем бабамның бертуган абыйсы Кәримуллин Нәбиулла 1924 елда Урта Йорткүл авылында дөньяга килә. Әти-әнисе аны укымышлы итеп күрергә телиләр һәм Иске Рәҗәп мәктәбенә укырга бирәләр. Нәбиулла абый, хәзерге вакытта сау-саләмәт гомер кичергән Рәҗәп авылы мулласы Нугаев Әсхәт абый белән бер класста укый. Икесенең дә рәсем ясарга осталыгы зур булганга, ярышып-ярышып рәсем ясыйлар, класстагы стена газеталарын чыгаруда актив катнашалар. Иске Рәҗәп мәктәбе аның өчен чын мәгънәсендә тормыш мәктәбе була. Монда 7 класс тәмамлаганнан соң, ул Урта Йорткүл авылына кайтып укытучы булып эшли.
18 яше тулгач, аны 1942 елның көзендә фронтка, илебезне немец-фашист илбасарларыннан азат итәргә алалар. Көчле һәм таза булганлыктан, диңгез флотына эләгә. Кронштадт шәһәрендә өйрәнү курслары уза һәм пулеметчы булып китә. Кәримуллин Нәбиулла диңгездә һәм коры җирдә барган сугышларда батырлыклар күрсәтә, Ленинград блокадасын өзүдә катнаша, шунын өчен медальләр һәм орденнар белән бүләкләнә.
Сугыш беткәч тә өйгә кайтырга насыйп булмый, язуы матур булганга аны округ штабында писарь итеп калдыралар. Бары тик 1948 нче елны туган якларына әйләнеп кайта. Яшь, энергияле, укымышлы фронтовик ял итәргә уйламый да, шунда ук эшкә тотына. Берничә ел Кузнечихада районның ревком рәисе булып эшли. 1951 елны Спаста педагогия училищесын тәмамлый һәм Урта Йорткүл авылында клуб мөдире булып эшли башлый. Шул ук елларда Нәбиулла абый колхозның партия оешмасы җитәкчесе булып тора. Абыем күп авылдашларын Коммунистлар партиясе сафларына керергә әзерли һәм тантаналы рәвештә кабул итүләрне оештыра.
Шул елларда Казанда партия мәктәбен тәмамлый. 1948 елны авылыбызнын иң чибәр кызларыннан берсе булган Гөлмихая белән тормыш корып җибәрәләр. Бер-бер 7 балалары: Миңнулла, Сания, Наил, Таһир, Суфия, Фәрит, Мансурлары туа .
Ир-атлар шулай ук ил алдындагы изге бурычларын намус белән үтәгәннәр: Миңнулла - Германиядә химия гаскәрендә, Наил - Манчжуриядә ракета гаскәрләрендә, Таһир - диңгез флотында, Мансур Эстониядә танк гаскәрләрендә хезмәт итә.
* * *
Шуларның берсе Нәбиулла абыйның улы Таһир абый турында киңрәк язып китәсем килә. Ул 1955 елның 30 августында дөньяга килә. 1962 елны Урта Йорткүл сигезьеллык мәктәбенә укырга керә, өлкән классларда укуын Кузнечиха мәктәбендә дәвам итә. Мәктәп елларында ук физкультура һәм спортка омтылышы көчле була. Йолдызнамә буенча Арыслан елында туган Таһир абый көчле характерлы, максат куя һәм аңа ирешә белә торган кеше итеп тәрбияли үз-үзен.
Көн дә иртән чаңгыда Кузнечихага беренче дәрескә барып җитә һәм дәресләрдән соң 12 километр яңадан авылга кайтып йөри. Ишегалдында турник, штанга ясап куя, шулай ук гер күтәрергә ярата Таһир абый, чөнки әтисе кебек моряк булырга хыяллана. 1973нче елның көзендә аны военкоматка чакыралар һәм чыннан да аның хыялы тормышка аша: ул әтисе кебек Балтыйк флотына хезмәт итәргә эләгә. Кронштадт шәһәрендә өйрәнү курслары уза һәм "Атом су асты көймәсе турбинисты" дигән белгечлек ала.
Үзенең беренче походына ул 1974 елның язында чыгып китә һәм 6 ай буена аларның су асты көймәсе океаннарны һәм диңгезләрне айкый. Бу чорда әле "Куба кризисы" шаукымы тынып бетмәгән була, Америка белән ике арада зур киеренкелек саклана. Таһир абый хезмәт иткән су асты көймәсендә 2 баллистик ракета була. СССР һәм Куба арасында үзара килешү булганлыктан, су асты көймәләре Азатлык утравын саклыйлар. Хәтта базалары да шунда ук урнашкан була. Билгеле, ул чорда аларга барлык дөреслекне дә сөйләп бетермиләр. Бары тик еллар үткәч кенә, Куба кризисы турында дөреслек билгеле булгач кына, үзенең "үлем белән яшәү арасында" йөргәнен аңлый ул.
Су асты көймәсендә хезмәт итү җиңел түгел, ләкин яшьтән спорт һәм хезмәт белән чыныккан Таһир абый авырлыклар алдында югалып калмый, төрле хәлләрдә һәрвакыт хәрби устав кушканча эш итә. Намуслы хезмәте өчен аны ике тапкыр туган ягына ялга җибәрәләр, күптөрле грамоталар һәм мактау билгеләре белән бүләкләнә.
1976 елда, 3 ел хезмәт иткәч, Таһир Кәримуллин армия хезмәтен тәмамлап туган якларына әйләнеп кайта. Бераз ял иткәч ул Магнитогорск шәһәренә китә: күп еллар сталевар булып эшли, аннары калибровка цехында тимерче булып хезмәт куя.
1977 елда гаилә корып җибәрә. Васил һәм Данил исемле малайлары туа. Таһир абый квартирасының бер бүлмәсендә спорт почмагы ясап куя. Малайлары да кечкенәдән үк спорт белән шөгыльләнеп, нык егет булып үстеләр.
Минем нәселемнең агачы торган саен киңәя һәм яңа тармаклар җибәрә һәм минем туганнарым арта бара. Мин үзем дә үсеп җиткәч нәселемнең данлыклы эшен дәвам итәчәкмен.
Рәзил КӘримуллин, Урта Йорткүл урта мәктәбенен 11 сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев