Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Җирдәге тынычлык хакына...

Шәһәрдә яшәүче Александр Кукушкин ил алдындагы изге бурычын Әфганстан республикасында үтәгән.

Марина ЗАЙЦЕВА

Ул совет армиясе сафларына 1978 елда чакырылган, ел ярым Төньяк Осетиянең Цхинвал шәһәрендә хезмәт иткән. Аларның часте вертолет батальонына хезмәт күрсәткән, МАЗ-500 автомобиле белән идарә иткән Александр вертолетларга ягулык салып торган. Армиягә киткәнчегә кадәр ул 5нче СПТУда (хәзерге Спас тармак технологияләре техникумы) махсус курсларны тәмамлап “В”, “С” категорияле йөртүче таныклыгы алган. Цхинвал шәһәрендә ел ярым хезмәт иткәннән соң, аларның частен ашыгыч рәвештә Әфганстанга җибәргәннәр.

Хәрби бәрелешләр барган Әфганстанга юл Каспий диңгезе аша үтә. Үзбәкстанның көньягындагы Термез шәһәрендә бераз тукталыш ясаганнан соң Кундуз аша (Әфганстанның төньяк-көнчыгышы) Кабулга, аннары Нангархар провинциясе үзәгендәге Җәләләбадка килеп җитәләр. Әфганстан демократик республикасының транспорт һәм хәрби частьләрне урнаштыру үзәге саналган шушы шәһәрдә солдатларга ярты ел хезмәт итәргә туры килә.
Частька, Осетиядәге кебек үк, аэропортка хезмәт күрсәтү бурычы куела. Солдатлар мондагы хәрби хәлнең нинди булуын шул ук көнне тоя башлый. Якында гына урнашкан таулар ягыннан көн-төн аткан тавышлар ишетелеп тора. Совет солдатлары белән әфган җирендәге кораллы бандитлар белән бәрелешләр күбесенчә таулар арасында килеп чыга да инде. Мондый сугышлардан соң аэропорт территориясенә десантчылар яки мотоукчылар әсир итеп алган әфган дошманнарын алып кайталар. Бәрелешләрдә һәлак булган совет сугышчыларын табутка салып самолет белән СССРга озаталар...

Аэропорт территориясендә бернинди казарма булмавы турында да әйтергә кирәк. Без землянкаларда яшәдек, дип искә ала Александр Николаевич. Ташлы җирдә метр ярым тирәнлегендә баз казып, аска такта кисәкләре салганнар, землянканы буржуйка белән җылытканнар. Салкын җилдән саклау өчен өстенә палатка куялар. Ә бит солдатларга кышын да шундый шартларда яшәргә туры килгән. Айлар буе өс киемнәрен салмаганнар, юынырга да шартлар булмаган. Әмма бер солдат та зарланмаган. Янәшәдә генә сугыш бара, ничек тә булса хәрби бурычны үтәргә кирәк...

Мөһим объект саналган аэропортны аеруча ышанычлы сакларга туры килә. Совет гаскәрләре бу тирәгә дошманны якын китермәс өчен шактый еракка сузылган полосаны, шундагы хәрби техника, башка кирәк-яракларны көндез дә, төнлә дә ышанычлы саклый. 1980 елда, мәсәлән, бер генә тапкыр да һөҗүм итмәгәннәр. Әлеге транспорт территориясендә һәр солдат үзенә тапшырылган бурычны намус белән үтәгән. Александр Кукушкин да үзенең ягулык салу машинасын һәрвакыт төзек тотарга тырышкан, әле башкаларга да ярдәм итү җаен тапкан. Самолетлар һәм вертолетларның багы ягулык белән тулы торды, дип искә ала ул.
Ярты елдан соң ул хәрби хезмәтен тутырып туган якларына кайта. 1980нче елда туган авылы Иж-Борискинодан район үзәгенә күченеп килә, ремонт-төзелеш участогына урнаша, утыз елга якын автотранспорт предприятиесендә йөк автомобилендә эшли. Хәзер ул мәктәп автобусын йөртә. Тормышыннан канәгать, хатыны Надежда Викторовна белән ике кыз үстергәннәр. Хәзер инде оныклары да зур.

Әфганстанда хезмәт иткән дуслары – Кама Тамагыннан Евгений Сороковкин, Татарстанның Красновидово авылыннан Александр Есин һәм Пермь краеннан Николай Штемцовны еш искә ала. Армия хезмәте алар арасындагы дуслыкны тагын да ныгыткан. Россиядә 15 февральдә Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылган көннең рәсми рәвештә билгеләнеп үтелүе зур әһәмияткә ия, дип саный. Ел саен районда сугышчы-әфганчылар уздыра торган җыеннарда актив катнаша, армиядә узган елларны искә төшерә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев