Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • ИЛАҺИ ХӘЗИНӘ

    Бу кулъязма минем кулыма очраклы гына килеп эләкте. Аның авторы - Владимир өлкәсе Петушки шәһәреннән Александр Долбенко. Ул безнең якташыбыз, Гөлеш авылыннан Наталья Марулинаның (бәлки фамилиясе үзгәртелгәндер) истәлекләрен әдәби тел белән эшкәрткән һәм шуңа күрә хикәя Наталья исеменнән алып барыла. Нәтиҗәдә мистика катыш кызыклы гына хикәя килеп чыккан һәм ул...

    Наталья МАРУЛИНА.
    Бала чагым үткән кечкенә авылны мин еш искә төшерәм. Мин сабый чакта авыл миңа бик зур булып күренә иде. Ул Татарстанда урнашкан Гөлеш авылы. Бәлки ул хәзер дә шулай дип йөртеләдер. Гаиләбез бик ишле булды: әти-әнидән башка тугыз бала, мин-төпчеге. Әти терлекче булып эшләде, кыш көне терлекләргә азык ташыды, җәй көне атка атланып сыерлар көтте. Минем дә шул атка атланып йөрисем килә иде. Әти безне шаккатырып үзенең осталыгын күрсәтә: озын чыбыркысын һавада болгап, шартлатып җибәрсә, тирә-якта күк күкрәгән кебек була-без сихерләнеп карап торабыз. Әниебез ветврач булып эшләде, ләкин мин аның янына бармый идем, чөнки анда һәрвакыт дару исе аңкып тора. Без терлек-туар асрамадык, ләкин ач та тормадык. Совхозда терлек суйганда безгә терлекләрнең һәрвакыт баш- аякларын бирделәр. Әни алардан ашап туйгысыз тәмле холодец белән щи пешерә. Бакчада бәрәңге генә утырттык. Барыбыз бергә чыгабыз да, алып та бетерәбез. Күршеләр көлеп: "Карагыз әле, Марулиннар көтүе белән чыкканнар!"- дип карап торалар. Безнең тату-дус яшәүгә кызыгып карадылар. Чыннан да, без бервакытта да ызгышмадык. Ярты авыл безне кызганып, кем - ит, кем яшелчә күтәреп килә. Кышын да, җәен дә шулай. Үзләрендә бозау, сарык, дуңгыз суйсалар бөтен эч-башын, аякларын әнигә китерәләр. Ә ул кешеләрнең терлекләрен бушка дәвалый. Бик юмартлары: «синең балаларың күп, аларны кеше итәсе бар», дип әнигә акча бирәләр. Без, тугыз бала, кызык табып, шаярып кеше бакчасына керәбез, алмаларын, сливаларын өзәбез. Бу турыда әниләр белмәде, чөнки хуҗаларының безне күргәне булмады.
    Әти ягыннан әби-бабай күптән үлгән иде, ә әнинең әтисе белән үги әнисе исән. Бабай икенче тапкыр өйләнгәндә әнинең биш баласы булган. Үги әни мәрхәмәтле була, әнине күп нәрсәләргә өйрәтә, ә мин аны бөтенләй хәтерләмим. Ул үлгәндә миңа тугыз яшь иде. Бабай безгә күчеп килде. Мин аны бик тә яраттым, дөньяда аннан да әйбәт бабай булмагандыр. Бөтен оныклары арасында мин аның иң яраткан оныгы булдым. Бервакыт ул башымнан сыйпап: «Кызым, син сайлап кына алынган иң яхшы кеше»,-диде. "Кем сайлаган?"- дип сорадым мин аннан."Аллаһы Тәгалә,--диде ул. Аннары болай дип өстәде: "Балам, син бик матур үсәсең. Вакх сине үзенең җирдәге кәләше итеп сайлады. Килер вакыт, син үскәч, ул сиңа егетне үзе сайлар". Мин ул сүзләрнең мәгънәсен бик аңларга теләсәм дә, бабай елмаеп, кулын гына селти: "Башта үсеп җит әле". Аннары бер китап күрсәтте: «Ул сиңа ярдәм итәр. Мин бит аны үзем белән кабергә алып китмим. Китапны әниең белән сиңа калдырам. Аны миңа әти калдырды, ул нәселдән-нәселгә күчеп килә. Без барыбыз да аны чит кеше күзеннән сакладык, белсәләр сихерчеләр дип, таш ыргытачаклар. Мин аны Тәүрәт китабы дип йөртәм».
    Моңа кадәр мин аны бабам кулында еш күрә идем. Кара тышлы, алтын хәрефләр белән язылган. Йозак белән бикли торган каешы да бар. Бабай да, әни дә аны еш укыдылар. Әллә шушы кара тышлы китап булгангамы, безнең тормыш әйбәт булды, бөтен кеше ярдәм итте. Беркем зыян китермәде.
    Бабам үзе белән балалайкасын, срипкасын, контрабасын алып килде. Гитараны безгә килгәч ясады. Башта урманда агачны бик озаклап сайлады. Аннары кисте, юнды, ышкылады, үзе эчтән генә туктаусыз нидер пышылдый. Мин аннан нинди агачны кисүе, авыз эченнән ниләр пышылдавы турында сорасам да, ул әйтмәде.
    Бервакыт бабам моңсу күзләре белән тутырып карады да, башымнан сыйпап болай диде: "Менә, Наташа, көткән вакыт җитте. Ходай биргән бар гыйлемне сиңа тапшырам. Уен кораллары ясарга туры килмәс сиңа, хәзер моның кирәге дә юк. Бу уен коралларында уйнап, син бөтен дөньяга танылырсың. Синең уйнавыңны ишетеп кешеләр елар, шашып көләр һәм кош тоткандай сөенер. Минем уен коралларына берәүне дә кагылдырма. Аларны гастрольләргә алып йөрмә. Өйдә калдыр. Алар синең талисманың. Син үзең беренче тапкыр күргән уен коралларында да бик оста уйнарсың. Вакх шулай кушты. Сиңа уңышлар телим. Ә хәзер алып уйнап кара», - дип ул миңа пластмасстан йөрәк кебек ясалган әйбер сузды. «Нечкә бармакларың белән кылларны чиртмәссең бит инде».
    Мин сак кына кылларга кагылдым. Шулчак нидер булды, тәнемне чемердәтеп ток суккандай тоелды. Минем өчен башка берәү уйный түгелме? Шунда нинди хисләр кичерүемне сүз белән генә аңлатырлык түгел иде. Мин әйтерсең лә кыллар белән сөйләшәм һәм "уйна" дип әйтәм кебек, ә көй исә үзеннән-үзе агыла, кылларга бармак очлары белән генә кагылам сыман. Бабай миннән бик канәгать калды. Афәрин, дигәндәй бераз кул чабып алды. Мин гел бабам янында булырга тырыштым. Ул әкиятләр, төрле мәзәкләр, үзенең кечкенә вакыты турында, кечкенә чагында Ходай Тәгалә белән очрашуын сөйләде. Кыскарак буйлы, зуррак корсаклы, үзе гел елмаеп торган... Йөзе генә әллә ничек, яшьме, әллә картмы шунда. Ул сул кулына кара китап тотып болай дигән: "Бу синең төп грамотаң. Анда тормышта кирәкле бөтен нәрсә дә бар". Ә уң кулында - чыңлап торган кыңгырау. Ул шәҗәрәләр китабын кадерләп сакларга һәм шуннан киңәшләр эзләп табарга кушкан. Әгәр киләчәк турында белим дисәң, карт эчке сиземләве белән кирәкле битне ача һәм инде кара белән язылган хәрефләр арасында кызыл юллар хасил була. Бу китапны чит бер кеше ачса, хәрефләр җанланып зур бөҗәкләргә әйләнә һәм сикереп йөгерә башлый, кеше минем күзләремә шулай күренә, дип аптырап кала. Текст юллары да барысы бергә кушыла, аны берничек укып һәм аңлап булмый, әйтерсең бөтенләй чит телдә язылган.
    Бабам үз алласын әнә шулай бер тапкыр күргән. Бу аның тормышын тамырдан үзгәрткән. Ул кечкенәдән шук, тиктормас, сугыш чукмары булган. Бәлки, бу могҗизалы китапны күрмәгән дә булыр иде. Тормышы да әллә ничек үтәр иде. Ләкин тылсымлы китаптан соң бабам бер кайгысыз яшәгән. Иҗаты күпләрдә соклану уяткан, акчага беркайчан кытлык кичермәгән, сугыш җиле дә тимәгән аңа, җитәкчеләр дә кыерсытмаган. Бабам музыка уен кораллары ясап саткан. Җырлар җырлаган, көйләр язган, бик мактаулы булган, аны һәр җирдә көтеп алганнар.
    Ни кызганыч, ике елдан соң бабам фани дөньядан мәңгегә китеп барды. Без бик кайгырдык. Күмәргә алып барганда минем кинәт скрипкада уйныйсым килде. Кулга скрипка алдым. Бабам да үзен соңгы юлга озатканда уйнарга кушкан иде. Минем уйнавымны ишетеп, юлда очраган чит кешеләр тыела алмыйча елады. Бабайны җирләдек. Кайтканда кулга гитара алып уйный башладым. Җырладым да, еладым да, шуңа тавышым калтырап чыкты. Кайбер кешеләр миңа: "Наташа, уйнавыңны туктат. Болай ярамый. Мәет күмеп кайтабыз бит".
    Мин: "Бабам шулай кушты, аның әманәтен үтим",- дип кабатлый-кабатлый җырлавымны дәвам иттем. Бу кыз акылдан шашканмы әллә диючеләр дә булды. Бераздан кешеләр миңа игътибар итми башлады. Бу көйне әле беренче генә уйнавым иде. Сүзләрен дә, авторын да белмәдем. Бәлки мин кылларга бармак очлары белән дә кагылмаганмындыр. Бабам янәшәдә генә тора кебек тоелды. Бәлки аның җаны гитарага күчеп, шундый матур көйләр чыгаргандыр.
    Шул көннән миңа нидер җитми башлады. Мин бабамны бик юксындым. Әле ярый безнең янәшәдә генә бер гаилә яшәде. Шундагы яшьтәшем белән дуслашып уйнаганда, бөтен кайгыларым онытылды. Бу малайның әнисе Мәрьям өч баласы белән тол калган. Кошчылык фабрикасында эшләгәндә тавыкларга азык ташыган Әлһам белән танышкан. Аңа- егерме биш, Мәрьямга утыз яшь. Алар арасында мәхәббәт уты кабына. Әлһамның әнисе һәм апа-сеңелләре нишләргә белми, ничек инде өч балалы хатынга өйләнсен? Егетне сихерләп үзенә караткан, диючеләр дә була. Әмма Әлһам берәүнең дә сүзенә колак салмый. Мәрьям белән яши башлый, балалар аны әти дип йөртәләр. Аларның гаиләсендә тагын ике малай туа. Соңгысы, Камил, минем дустым иде. Безне хәтта кияү белән кәләш дип тә үртәделәр.
    Вакыт үтә торды. Бабай үлгәннән соң әти-әни моннан китәргә җыенды. Арзамас тирәсендәге бер авылга. Бу авылда совхоз эшчеләренә бөтен уңайлылыклары булган таш йортлар төзиләр, газы да кергән, пар белән җылытыла. Хәтта суны да краннан гына агызып алалар, чиләк-көянтә асып коега йөрүнең кирәге юк. Мин авылга тиз ияләштем. Малайлар һәм кызлар мине бөек музыкант, дип йөрттеләр. Яшьләр көн саен өерләре белән безнең өй янына килеп, мине гитарада һәм скрипкада уйнарга чакыра. Һәр кич саен төрле уен кораллары алып чыгам. Балалайка алып, мәсәлән, хайваннар һәм кошлар тавышы чыгарганда барысы да хихылдап көләргә тотына. Миңа да күңелле булып китә. Тирә-яктагы авылларга барып та чыгышлар ясадым, туйларга чакыра башладылар. Минем хакта берничә тапкыр газеталарда да язып чыктылар. Үз җырларымны һәркем өчен бик теләп җырладым. Җырның көен дә, сүзләрен дә үзем яздым. Сәхнәгә чыгып скрипкада уйнарга тотынгач, тамашачылар ирексездән елады. Бабам миңа да, уен коралларына да шундый тылсымлы көчне ничек иңдерә алды икән, дип гаҗәпләнгән чакларым күп булды.
    Премияләрне дә күп алдым, концертларда баштанаяк чәчәкләргә күмделәр. Мәскәү кәнфитләрен дә күп бирделәр. Мин гел бабамны искә алып рәхмәтләр укыдым. Аны берничек онытырлык түгел иде. Аның кара тышлы китабы миңа, абыйларыма, апа-сеңелләремә дә бәхет китерде. Укырга чакырып хәбәр килгәндә дә шул китаптан кызыл хәрефләр белән язылган "Музыка училищесына, аеруча Мәскәүгә укырга барма", дигән сүзләрне укыдым. Дөресен әйткәндә, әти-әнине ташлап китәсе дә килмәде. Мине монда барысы да яратты һәм ихтирам итте. Янымда егетләр бөтерелеп йөрде. Әмма тылсымлы китап берсен дә сайламаска кушты. Берсендә бу китаптан мондый юллар укыдым: "Апаң һәм абыең белән машинага утырып туган авылыңа суган сатарга баргач, сөйгәнеңне табарсың". Шулай килеп чыкты да. Миңа унтугыз яшь тулды. Әни безне Никольск авылы белән янәшәдәге Гөлешкә җибәрде. Йөк машинасына утырып суган сатарга киттек. Көзен совхозда тырышып эшләгән өчен миңа, апага һәм абыйга акча да, күп итеп суган да бирделәр. Бер машина суганны ашап бетерә алмыйсың бит инде. Акча һәрчак кирәк. Уйлаштык та, суганны сатарга булдык. Берочтан бабай каберенә дә сугылып чыгасыбыз килде. Суганны юлда барганда ук әйбәт бәя белән сатып бетердек. Әле тагын китерегез дип сорап калдылар.
    Шул кичне балачак дустым Камилне очраттым. Озын буйлы, киң җилкәле, чибәр егет булып җиткән. Баштарак танымый тордым. Ә ул мине онытмаган. Сүз артыннан сүз чыгып, бер атнадан Арзамаста очрашырга килештек. Бил геләнгән вакытта ул килеп җитте һәм калды. Озакламый без өйләнештек. Минем өчен бәхетле тормыш башланды. Дүрт кыз һәм дүрт малай үстердек. Кызлар иремә охшаган: барысы да кара күзле. Улларым исә күбрәк минем якка тарткан. Ә төпчек улым Кирюша - коеп куйган бабасы. Кечерәк кенә борын, зур күзләр, матур иреннәр. Холкы белән дә охшаган. Тавышы да бабайныкы кебек.
    Бервакыт кич бөтен гаиләбез белән Арзамаска концертка киттек. Өйдә әти белән әни генә калды. Бабамның әйткәннәрен истә тотып, музыка коралларын үзем белән алмадым. Дөресен әйткәндә, концерт ошамады. Машинага утырып өйгә кайтып килгәндә ерактан ук нидер булганын күреп алдык. Безнең йорт урынында бүрәнәләр генә пыскып ята.Үземне белештермичә әче тавыш белән кычкырып җибәрдем. Соңыннан ниндидер кешеләрнең безнең өйгә кереп уен коралларын җимерергә тотынуларын белдек.Бу хәлне күреп торган күршеләр дә бернишли алмаган, алар хәтта өйләреннән чыгарга да курыккан.
    Билгесез кешеләр музыка коралларын бәреп-сугып ватканда, мин кулыма гитара тотып сәхнәгә чыкканмын. Бер карауга ук сихри көчемнең беткәнен, уйный алмавымны сизәргә була иде.
    Залда кычкырган тавышлар ишетелә, сызгыралар, ыгы-зыгы башланды. Мине аздан гына үтермәделәр, билетлар бик кыйммәт иде шул. Тамашачыларга өч көндә акчаларын кире кайтардылар, ә миңа китергән зыянны түләргә кирәк иде. Нинди оят! Ул вакытта ниләр кичергәнне үзем генә беләм. Ләкин өйдә мине чын фаҗига көтүен әле белми идем. Котырган эчкечеләр әти-әнине бүлмәгә бикләп куйганнар да, минем бөтен талисманнарны юк иткәннәр, урын өстенә утюгны кабызып ташлаганнар. Әниләр ишекне дөбердәтә башлаганнар, кешеләрне ярдәмгә чакырганнар, ләкин берәү дә килмәгән. Алар янган йорттан чыга аламаганнар. Бабай әнигә: "Син Алексей белән бер көнне үләсең"-дия иде. Ничек икәнен генә әйтмәде. Кешеләр янгынны күргәч, чиләкләр белән сүндерә башлыйлар. Ярый әле газ шартлавын булдырмый калалар. Кара сөрем белән капланган стеналар миңа гүя, барысы өчен дә түләргә кирәк, дип әйтәләр кебек тоелды. Әти белән әнине бергә күмделәр. Алар ничек дус яшәгән булсалар, мәңгелек сыену урынын да бергә таптылар.
    Бу вакытта Кирюшага биш кенә яшь тулган иде. Яшьле күзләрен сөртеп, минем янга килеп басты да, олылар сыман карт бабасының сүзләрен кабалады: "Кайгырма, әни. Үткәннәрне кире кайтарып булмый. Ә киләчәкне төзәтеп була. Мин музыка мәктәбенә укырга керәм. Мин үзләре уйный торган могҗизалы гитара белән скрипка ясарга өйрәнәм дә сиңа бүләк итәм, син яңадан чыгыш ясый башларсың. Үскәч мин Мәскәүгә консерваториягә укырга китәм. Менә күрерсең, мин бөек композитор булам. Мине бөтен дөнья беләчәк". Менә шунда гына ни өчен китапның миңа башкалага барырга кушмавын аңладым. Анда музыкантлар бар да белемле, ә мин хәтта ноталарны да белмим. Мин анда бәлки икенче сортлы да була алмас идем. Вакхның анда җирдәге кәләшләре күп булгандыр. Ә монда мин бер үзем. Мин данга да, акчага да мохтаҗ булмадым.
    Мин үз язмышыма бик рәхмәтле. Ирем дә искиткеч яхшы, балаларым да матурлар, акыллылар. Барысы да сау-сәламәт, шат. Ә менә аларны алда нәрсә көтә? Китаптан башка мин моны белә алмыйм. Ә китап минем үткәннәрем белән бергә утта янды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: