Шәһәребездә пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп илле ел бергә яшәүче Хәтимә апа белән Мәүлетшәриф абый Гыймадиевларны белмәгән кеше юктыр. Алар өч бала тәрбияләп үстергән, алты оныклары бар. Инде оныкчыклары да үсеп килә.
Марина ЗАЙЦЕВА
Аларны язмыш үзе очраштырган. Магнитогорск шәһәренең тау җиһазлары ясау заводында эшләүче Мәүлетшәриф Урманасты Йорткүлендә яшәүче әти-әнисе янына кунакка...
Шәһәребездә пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп илле ел бергә яшәүче Хәтимә апа белән Мәүлетшәриф абый Гыймадиевларны белмәгән кеше юктыр. Алар өч бала тәрбияләп үстергән, алты оныклары бар. Инде оныкчыклары да үсеп килә.
Марина ЗАЙЦЕВА
Аларны язмыш үзе очраштырган. Магнитогорск шәһәренең тау җиһазлары ясау заводында эшләүче Мәүлетшәриф Урманасты Йорткүлендә яшәүче әти-әнисе янына кунакка кайтырга җыена. Казанга килеп төшкәч, тулай торакларның берсендә яшәүче дустының хәлен белеп чыгарга уйлаган ул. Тулай торак бусагасын атлап керүгә иң беренче булып Хәтимәне күреп ала. Кара чәчен толымлап үргән яшь, сөйкемле кызга бер күтәрелеп карау белән үк гашыйк булуын сизми дә кала Мәүлетшәриф.
Хәтимә күршедәге Әлки районыннан икән. Димәк, якташлар дип тә әйтергә була: Казанга килеп мех комбинатына эшкә урнашкан. Егет белән кыз бер ел буе хат язышып торалар. Ике арада кабынган мәхәббәт уты тагы да көчәя. Яшьләр, ул елларга хас булганча, тыйнак кына итеп туй уздыралар һәм Мәүлетшәриф белән Хәтимә Урманасты Йорткүленә кайтып яши башлыйлар.
Берничә ел узгач, яшь гаилә район үзәгенә күченеп килә. Биредә Мәүлетшәрифкә эш тиз табыла - 129нчы ПМКга (күчмә-механикалаштырылган колонна) чакыралар. Гаиләсе барлыгын исәпкә алып, агач барактан фатир бирәләр. Яшәү өчен тиешле шартларның булмавы аларның тормышын шактый катлауландыра. Өстәвенә, бу вакытта инде аларның беренче кызлары Әлфинур туган була. Әмма Гыймадиевлар барысына да түзә, тормышларының җайланасына өметләрен өзмиләр. Чыннан да, берничә ел шулай азаплангач, аларга шәһәр Советы белән төзелгән килешү нигезендә, арендага алты сутый җир бирәләр. Күл янәшәсендәрәк кенә урнашкан участок язын кар эри башлагач, тулысынча диярлек су астында кала. Аны шактый туфрак ташып күтәртергә туры килә. Бары шуннан соң гына йорт төзүгә керешәләр.
Әйтүе генә җиңел, әмма үз куышыңны җиткерүнең мәшәкате әйтеп бетергесез күп. Балта остасы эшен биш бармагыдай яхшы белгән Мәүлетшәрифкә ташчы, мич чыгаручы, эретеп ябыштыручы һөнәрләрен дә үзләштерергә туры килә. Хатыны да гел янәшәдә генә, станок аша чыгарганда такта башын да тотып тора, кирпеч тезү өчен измәсен дә болгатып тора. Соңыннан ул кул пычкысы, ышкы белән дә эшләргә өйрәнә. Гыймадиевлар барысын да үз тырышлыклары белән башкарып чыгалар. Мәсәлән, 1972 елда ясалган тәрәзә рамнарына әле дә берни булмаган. Күңел биреп, йөрәк җылысын кушып төзегән йортка еллар да, һава торышы да зыян китермәгән.
Гыймадиевлар производствода да көчләрен кызганмыйча эшлиләр. Мәүлетшәриф Мөбәрәкша улы соңрак төзелеш техникумын тәмамлый Кулына диплом алгач, аны ПМКның производство мастеры итеп билгелиләр.
Хәтимә Сөнгат кызы да иреннән калышмый. Декрет ялыннан чыкканнан соң универмагка сатучы булып урнаша һәм ул да белем алырга омтыла. Читтән торып кооперация техникумына укырга керә. Сүз дә юк, балалар үстерү, йорт мәшәкатьләре (Гыймадиевлар ул елларда ике сыер, бозаулар, күп итеп кош-корт асраган), сатучы эше - болар күп вакыт, көч һәм түземлелек таләп итә. Ә кичләрен, гаиләсе йокларга яткач, ул контроль эшләр язарга утыра. Бу Хәтимә ничек барысына да өлгерә икән, дип танышларының да исе китә.
Еллар сизелми үтә, диләр. Гыймадиевларның балалары бер-бер артлы үсеп җитә. Аларның бүгенге тормышыннан Хәтимә апа белән Мәүлетшәриф абый бик канәгать: барысы да белем алган, гаилә корганнар, әйбәт эшкә урнашканнар. Әлфинур Болгарда яши, Альбина - Магнитогорскида, Илдар - Казанда.
Балалары көн саен телефоннан шалтыратып әти-әнисенең хәлен белешеп торалар, җай килеп чыгу белән кунакка кайталар. Әле шушы араларда гына үзенең җитмеш яшьлек юбилеен уздырган Хәтимә апаны котларга дип төп йортка балалары һәм бик күп туганнары, таныш-белешләре җыелган иде.
Күз тимәсен, Хәтимә апа сигезенче дистәсен вакласа да, әле дә яшьләргә менә дигән үрнәк булырлык. Хуҗалыкта кош-кортны карарга да өлгерә, бакчада күп итеп яшелчә, җиләк-җимеш тә үстерә. Мәүлетшәриф абый хатыныннан алты яшькә олырак булса да, аның кул кушырып утырганын күрмәссең. Гел нидер ясый, һаман саен хәрәкәттә. Ходай аларны бер-берсе өчен яраткан дими, тагын ни дисең?
- Кеше характерында өч алтын сыйфат бар: түземлелек, чама хисе һәм телне тыя белү осталыгы. - Яшьләр минем сүзләремә колак салсын иде, - ди Хәтимә апа. Шунда гына тормыштан ямь һәм тәм табып яшәрләр...
Нет комментариев