Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Игелекле кеше иде ул, Рознаковский…

    Күптән түгел район хастаханәсе табиб-педиатры Александр Рознаковский вафат булды. Күпләрнең күңеленә ул югары эрудицияле, күп нәрсәләр белән чын-чынлап кызыксынучы, олы җанлы, кече күңелле кеше буларак кереп калды.

    Фиркат ГАЛИМОВ,

    Татарстан Республикасының атказанган табибы,

    ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының мактаулы ветераны.

    Александр Рознаковский безнең районга 1979 елда медицина институтын тәмамлаганнан соң килде. Мин ул вакытта хастаханә белән җитәкчелек итә идем. Шунысын әйтим: беренче күрүдә үк яшь табиб күңелемдә әйбәт тәэсир калдырды. Соңрак, ул үзенең яхшы табиб булуын эше белән раслады. Александр Александровичка төрле вазифаларны биләргә -район педиатр һәм балалар бүлеге мөдире булып эшләргә туры килде. Зур җаваплылык йөкләнгән булса да, ул беркайчан сынатмады.

    Аралашучан, бик тынгысыз кеше иде ул, дөреслекне күзгә карап сөйләргә яратты. Холык-фигыле буенча алганда, эшлекле, актив булды, өстәл артына утырып күп язарга яратмады. Шулай да, туры килде, чөнки табиб авыру тарихына кагылышлы бар мәгълүматны түкми-чәчми махсус карточкага теркәп барырга тиеш. Аны балалар, аларның әти-әниләре яратты, ул һәркем күңеленә кирәкле ачкычны таба белде. Рознаковский күп кенә медицина процедураларын фәкать үзе үтәп (мәсәлән, тамырдан организмга кан салу) тә авыруларның игътибарын җәлеп итте. Гадәттә, күп табиблар бу эшне үзләренең ярдәмчеләренә яки шәфкать туташларына йөклиләр.

    Күпләр бу табибның компьютер технологияләре буенча оста белгеч булуын да хәтерли торгандыр. Александр Александрович әле тагын радиотехника белән дә мавыгып, дөньяның күп кенә почмакларында яшәүче үзе кебек үк радиосөючеләр белән даими элемтәдә торды. Бүлмәсе радиосөючеләр бүләк иткән вымпеллар, төрле эчтәлектәге телеграммалар белән тулып торды.

    Әлеге кеше турында бары якты хисләр белән генә искә алып сөйләгәндә, бер очрак турында әйтеп үтәсе килә. Узган гасырның сиксәненче еллары иде бугай. Көтмәгәндә санитария авиациясеннән шалтыраттылар. Безгә Германия Федератив Республикасыннан гуманитар ярдәм җибәргәннәр, шуны транспорт белән килеп алырга куштылар. Дөресен әйтим, мондый ярдәм турында ишеткәнем булмады, нишләргә кирәклеген дә белмәдем, шулай да машина җибәрдем. Шуннан ни дисезме? Соңыннан шунысы ачыкланды: Рознаковский ФРГ да яшәүче бер кеше белән элемтәгә кергән, бу кеше безгә килеп хастаханәне карады һәм аның күңелендә без бик ярлы яшибез, дигән уй туган. Шуннан соң Германиянең Трир шәһәренә (Карл Маркс туган) кайтып медикаментлар, кием-салым һәм… кәстил таяклары җыярга керешкән. Боларның барысын да безгә җибәргән. Бер ай уздымы икән, төнге сәгать унберләр тирәсендә Казаннан шалтыратып, безгә Германиядән немецлар килергә һәм гуманитар ярдәмнең нинди максатларда файдалануың күрергә җыенуларын хәбәр иттеләр.

    Чыннан да, немецлар тиз килеп җиттеләр һәм иң беренче итеп мондый сорау бирделәр - материаллардан ничек файдаланасыз? Мин немецларга рәхмәт әйттем һәм мондый әйберләрне башка җибәрмәскә куштым, чөнки медикаментларның куллану срогы чыккан, киемнәр дә иске - мондыйны хәзер берәү дә кими. Ә менә кәстил таякларының кирәге чыкты… Тагын бер очрак хәтергә уелып калган. Якшәмбе иртәләренең берсендә Рознаковский телефоннан шалтыратып, мине өенә чакырды. Нигә чакырган, нәрсә кирәк моңа, дип уйладым да, өенә кереп чыгарга булдым. Ул үзенең компьютерын кабызып куйган, мониторда исә шахмат тактасы күренеп тора. Бер-ике партия булса да уйнап алыйк әле, ди бу. Әһә, мин әйтәм, менә ни өчен соңгы араларда пятиминуткага җыелучы ир-ат табиблар авызларын ачып иснәнеп утыралар, йокылары туймый икән, дим. Баксаң, алар Рознаковский белән төннәр буе шахмат уйнап утыралар икән… Форсаттан файдаланып, Рознаковский балалар бүлегенә компьютер сатып алырга киңәш бирде. Уңайлы һәм җайлы заман техникасы авыру тарихын язганда, бланклар, төрле мәгълүмат материалларын әзерләгәндә күп вакытны экономияләргә ярдәм итәчәк, дип ышандырды. Аның киңәшен тотып компьютер сатып алдык, эшкә программист алдык. Сәламәтлек саклау министрлыгында безне компьютерлаштыру буенча сәламәтлек саклау учреждениесе базасы итеп теркәделәр. Без Александр Александровичның тырышлыгы белән сәламәтлек саклау буенча еллык отчетны республикада беренчеләрдән булып биш минут эчендә тапшырдык. Бу отчетны оештыру эшләре буенча минем урынбасарым Равил Мәхмүтов һәм шәфкать туташы Тамара Александровна Сосипаторова төзеделәр.

    Александр Рознаковскийның арабыздан иртә китүе бик кызганыч булды. Моңа ышанасы да килми, әйбәт кеше, оста белгеч иде ул. Бүләкләр алырга яратмавын да беләм. Шулай да, намуслы, тырыш хезмәте өчен хастаханә, район җитәкчелеге һәм Сәламәтлек саклау министрлыгының бик күп рәхмәт хатларына лаек булды. Мин әле дә һич бер икеләнүсез Рознаковский югары категорияле табиб иде, дип әйтә алам. Аның турындагы якты истәлек безнең күңелләрдә онытылмый сакланыр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: