Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Иҗат – яңа эшләргә рухландыра

Балымерда яшәүче Людмила Бабинец үзен дизайн эшендә сынап карарга булган.

Быел үзмәшгуль булып теркәлүе аңа кызыклы һәм иҗади эш – туйлар, юбилейлар, башка тантаналар өчен зал һәм өстәлләрне бизәү белән шөгыльләнергә мөмкинлек биргән.
Үз шөгыле турында фикерләре, уй-планнары ул хәбәрчебез Марина Зайцева белән уртаклашты.
– Людмила, кешегә ялланып эшләү белән үз эшеңне оештыруның нинди аермасы бар?
– Үз эшеңне оештыру бик зур җаваплылык таләп итә. Аны башлап җибәрү аеруча катлаулы. Зур теләк булса, икътисадый тотрыклылык, “сәламәт” конкуренция шартларында гына уңышка ирешергә мөмкин. Беренче чиратта, үз эшеңне башлап җибәү өчен акча кирәк.
Эшен башлап җибәрергә теләгән һәр кешегә башта эшмәкәрлек, салым салу, бухгалтериянең кайбер нечкәлекләренә төшенү зарур. Эшнең файда китерәме-юкмы икәнен, теге яки бу адымның предприятиегә нинди табыш китерәчәген санап чыгару өчен яхшы икътисадчы да булырга кирәк. Бар эшне дә персоналга ышанып тапшырмыйча, һәр проблеманы, һәр мәсьәләне даими күз уңында тотсаң гына, уңышка ирешергә була. Моны мин үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, чөнки унөч ел буе эшмәкәр булып, ике кибет тоттым. Бу арада төрлесе булды – кибетнең шактый зур табыш китергән чаклары да, үземә зыянга эшләгән вакытлар да. Нәтиҗәдә барыбер бу юнәлештә эшләүдән баш тартырга булдым. Тик мондый тәҗрибә алуыма бер дә үкенмим. Шушы чор эчендә тагын бер хакыйкатьне аңладым – күпләр өчен үз эше табыш алу чыганагы гына түгел, җан тарткан, иҗади сәләтләрен эшкә җигәргә мөмкинлек биргән шөгыль дә. Мин тормышта үз урынын тапкан шундый кешеләргә һәрвакыт сокланып карыйм. Минемчә, бу бик дөрес фикер.
– Сез үзегезне иҗат кешесе дип саныйсызмы?
– Һичшиксез. Мин һәрвакыт матурлыкка, камиллеккә тартыла идем. Балаларым Тимур белән Полина тугач, иҗат белән ныклап шөгыльләнә башладым. Алар балалар бакчасына йөргән вакытта төрле бәйрәмнәргә тырышып әзерләнә идем. Тегү машинасын үзләштереп, костюмнар тегә башладым. Кул астында булган нәрсәләрдән баш киемнәре, аппликацияләр ясый идем. Бакчада, мәктәптә үткәрелгән конкурслардан да читтә калмадым. Балаларым белән бергәләшеп ясаган әйберләребез конкурсларда алдынгы урыннарны да алганы булды.
Авыл җиренә интернет челтәре килеп җиткәч, иҗат өчен мөмкинлекләр сизелерлек артты. Кайсыдыр инструкция буенча сырлы кәгазьдән чәчәкләр ясарга өйрәндем.
Аннары уртасына берәр тәмле әйбер куеп, конфетлардан букетлар ясый башладым. Минемчә, мондый букет һәр хатын-кызның күңеленә хуш киләчәк. Балаларга исә шоколад, ирис, мармелад, карамельдән җыелган букет ошарга тиеш.
Җиләк-җимеш һәм кипкән җимешләр, чикләвек, яшелчәләрдән төзелгән букет теләсә нинди бәйрәм табынын бизәргә сәләтле. Ирләр өчен казылык һәм сырдан букетлар ясаганым бар. 
Тукымалар белән эшләргә яратам. Аеруча өрфия тукыма ошый. Бүгенге көндә кибетләрдә аның нинди генә төсләре юк! Өстенлекләре җитәрлек – ул кыйммәт түгел, тиз юыла, аңардан менә дигән катлы-катлы бәби итәкләр ясарга мөмкин.
Чәчәкләрдән төрле композицияләр ясау аеруча ошый. Монда бар булган иҗади сәләтеңне, фантазияне эшкә җигәргә була. Билгеле, күбесенчә ясалма чәчәкләр белән эшләргә туры килә. Ә матур композиция килеп чыккач, моңа сөенеп бетә алмыйсың! Кайчан да булса фоамиран белән эшләргә өйрәнү турында хыялланам. Менә дигән материал, аның белән эшләү кешедән аеруча пөхтәлек, ясау техникасын камил белүне таләп итә. Фоамираннан ясалган чәчәкләрне чын гөлләрдән аеру да читен, таҗлары нәкъ тере чәчәкләрнеке кебек була.
Хәзерге вакытта һава һәм гелий тутырылган шарлар белән эшләргә өйрәнәм. Алардан да менә дигән композицияләр, скульптуралар ясарга мөмкин.
– Идеяләрегезне тормышка ашыруда кем ярдәм итә?
– Гаиләм – минем терәгем. Кызым Полина һәр эшемдә ярдәм итә. Ирем Сергейны исә минем уң кулым дисәң дә була. Эш өчен кирәкле материалларны ул сатып ала. Кирәге чыкканда, композицияләрнең каркасын ясый, башка бик күп эшләр башкара.
–  Фикердәшләр эзлисезме? Тәҗрибә уртаклашыр, яки, киресенчә, нәрсәгә дә булса өйрәтә алырлык кешеләрегез бармы?
– Билгеле, андый кешеләр бар. Мин берничә дизайнерлык сайтына язылган. Анда фикердәшләр белән уртаклашырга, кызыклы идеяләр табарга мөмкин. Шул ук сайтларда теге яки бу дизайнер проектының төгәл инструкцияләре дә бирелгән. Барысы да түләүсез. Җаның теләгәнне сайлап алып, тормышка ашырырга була.
– Киләчәккә планнарыгыз бармы?
– Алар бик күп. Мәсәлән, мин Яңа ел бәйрәмен бик яратам. Телевизордан бәйрәмчә бизәлгән зур шәһәр урамнарын күргәч, көнләшеп тә куям. Нинди генә аллы-гөлле утлар, сихри композицияләр, иллюминацияләр юк анда! Ә бездә Болгарның үзәк мәйданын гына бизиләр. Ә башка урамнар, биналар аңардан кимме? Бездә дә шундый бәйрәмчә бизәлеш булсын иде. Бу бизәлешнең шактый кыйммәткә төшүен дә яхшы аңлыйм, тик Яңа ел бәйрәме дә елга бер генә килә бит.
– Нишләп үзмәшгуль булырга карар иттегез?
– Беренче чиратта, теркәлүнең гадилеге, шулай ук салым салу системасындагы льготалар да җәлеп итте. Шәхси эшмәкәр булганда, мин дәүләт казнасына керемнән унөч процент күләмендә салым түли идем. Ә хәзер, күбесенчә физик затлар белән эшләвемне дә исәпкә алып, салым бары тик дүрт процент кына тәшкил итә.
Моннан тыш, табыш кермәгән айлардан соң салым каникуллары алу мөмкинлеге дә бар. Бүгенге эшемнән алынган табыш төрлечә була, чөнки төрле айда заказларның саны бик нык аерылырга мөмкин. Табыш булмаса, салым түләргә кирәкми.
Үзмәшгуль статусы оешмалар, юридик затлар белән эшәгәндә дә шактый өстенлекләр бирә. Алар хезмәт күрсәтү турында килешүләргә теләбрәк кул куялар. Ә “Минем салым” программасы чыгымнарга отчет бирү өчен чекларны бастырып, аларны төп документка (килешүгә) беркетергә мөмкинлек бирә.
– Иң зур, иң кыю хыялларыгыз тормышка ашсын, дип теләргә генә кала!
– Рәхмәт! Моның өчен хәлемнән килгәнчә тырышачакмын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев