Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • “Иҗат итәргә яратам...”

    Декоратив сәнгатьнең күп төрләре белән мавыга торган Куралово мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Наталья Кутлаева әнә шулай ди.

    Наталья Кутлаеваның оста куллары ясаган сувенирлар дөньяга бөтенләй яңача карарга ярдәм итә, көндәлек эшләрдән бер мизгелгә генә булса да аерылып торырга мөмкинлек бирә кебек. Яхшы бүләк булудан тыш, технология дәресләрендә төрле әйберләр ясау балаларның бар игътибарын үзенә җәлеп итә ала.

    Натальяның кул эшләре белән мавыгуы атлас тасмалар белән чигүдән башланып китә. Шушы техникада ясалган чын сәнгать әсәрләрен күреп, үзендә дә шундый матурлыкны ясап карау теләге туа. Карап торышка техника гади генә тоела: киергегә тукыма кигезеп, аның өстенә атлас тасмаларны беркетеп барырга кирәк. Шулай беренче карашка гап-гади алым белән күз явыңны алырлык сәнгать әсәрләре барлыкка китерергә мөмкин икән! Наталья Владимировнаның чигүле картиналары моңа бер дәлил булып тора.

    Аннары ул чигүгә зур игътибар бирү башлый. Борын-борынгыдан килгән, әби-апаларыбыз да бик яратып шөгыльләнгән чигү инде ничә гасырлар буе үзенең популярлыгын югалтмый. Куралово остасы чиккән картиналарда да табигать манзаралары, җанварларга җан өрелгән кебек тоела.

    Тик оста чигү белән генә тынычланырга җыенмый әле. Вакыт узгач, үзе дә көтмәгәндә ул пластилинография дигән сәнгать белән мавыгып китә. Моның өчен кәгазь битенә кара карандаш белән алдан рәсем ясарга кирәк. Наталья мондый рәсемнәрне күбесенчә Интернет челтәреннән эзләп таба. Аннары рәсемне пыяла астын кыстырып, пыялага төрле төстәге йомшак пластилин кисәкләре ябыштырыла. Шулай итеп, бер картинада – уенчак юлбарыс балалары, икенчесендә мәзәк песи баласы килеп чыккан. Егерме дүрт төсле пластилин кулланганга күрә, иң сирәк очрый торган төсләрне дә сурәтләргә мөмкинлек бар. Пластилин белән эшләү аеруча балаларга ошый.

    – Мондый рәсемнәр ясау балага һәр яктан үсәргә ярдәм итә, – ди Наталья Владимировна. – Фикерләү сәләтен арттыра, кулларның моторикасын төрләндерә.

    Иҗади эзләнүдә булган остаз декоратив-гамәли сәнгатьнең яңадан-яңа төрләрен эзләп таба. Аның фикеренчә, кеше гомере буе яңа һөнәрләргә өйрәнергә, камилләшергә тиеш. Үзе дә күптән түгел гамәли сәнгатьнең фелтинг дигән төрен өйрәнә башлаган. Гадиләштереп әйтсәң, фелтинг – йоннан әйберләр басу ул. Хәзерге вакытта сәнгатьнең бу төре белән шөгәльләнү аеруча модага кереп китте. Фелтинг өчен әллә ни күп әйбер дә кирәкми – такта, төрле төстәге йон җепләр, кайчы да җитә. Иң мөһиме – вакыт һәм теләк кирәк. Картиналар өчен башта аның фонын ясарга, аннары кечкенә кыскыч ярдәмендә укмаштырылган йон учмаларын картинага тезеп барырга кирәк. Шулай итеп, менә дигән сәнгать әсәре туа. Наталья Владимировнаның эшләре арасында, мәсәлән, аккошлар, эт баласы, чәчәкләр аеруча игътибарны җәлеп итеп тора.

    Хәзер инде ул киндергә рәсем төшерү белән дә мавыгып киткән. Ситсы тукымага номерлар буенча акрил буяуларын тигезергә кирәк. Төп рәсемгә матур фон да кушып җибәргәч, бик матур картина килеп чыга. Миңа аеруча ике фил төшерелгән рәсем ошады.

    Алтын куллы оста барлык ясаган картиналарын рамнарга куеп бара. Башта аларны палстик плинтуслардан ясаган, хәзер кибеттән әзер рамнар сатып ала. Алдан әйтеп үтелгән шөгыльләреннән тыш, Наталья тагын фоамираннан чәчәкләр, мамык яки холофайбер тутырылган күләмле савыт-саба ясау, модульле оригами һәм башка бик күп нәрсәләр белән мавыга. Картиналарында күбесенчә табигать манзаларалын, чәчәкләр, төрле җанварларны сурәтли. Һәр эшен күңел биреп, фантазия белән башкаруы күренеп тора. Наталья Владимировнаның алтын куллары ясаган төрле әйберләр бихисап. Алар төрле күргәзмәләргә дә куела, күпләре үзенең, бүләк ителгән кешеләрнең фатирларын бизәп тора.

    – Кул эше эшләгәндә җаннар тынычлана, – ди Наталья Владимировна. – Кайчакта көндәлек эшләрдән аерылып, иҗат белән шөгыльләнү бик файдалы...

    Ә ул алып барган технология дәресләрен укучылары нинди түземсезлек белән көтеп алуларын белсәгез икән! Бай фантазияле, иҗат итәргә, тирә-якны хәленнән килгәнчә бизәргә теләге булган укытучы башкаларны да бу эшкә җәлеп итә, балаларга матурлыкны күрергә, аны үз куллары белән ясарга өйрәтә белә.

    Ирина Телицына.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: